16+

“Онытылган” керемнәрең булса эшсез каласың!

Татарстанда 10 меңнән артык кеше үзләренең керемнәре хакында салым инспекциясенә хәбәр итәргә тиеш. Әмма аларның барысы да керемнәрен дөрес күрсәтми, яисә бөтенләй дә, “онытып” ук калдыралар икән. Хәтерсезләрнең хәтерләрен яңартыр өчен Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе даими рәвештә тикшерүләр уздырып тора.

“Онытылган” керемнәрең булса эшсез каласың!

Татарстанда 10 меңнән артык кеше үзләренең керемнәре хакында салым инспекциясенә хәбәр итәргә тиеш. Әмма аларның барысы да керемнәрен дөрес күрсәтми, яисә бөтенләй дә, “онытып” ук калдыралар икән. Хәтерсезләрнең хәтерләрен яңартыр өчен Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе даими рәвештә тикшерүләр уздырып тора.

Узган ел һәм быелның беренче кварталында шундый 641 тикшерү уздырганнар һәм 580 очракта салым инспекцияләренә дөрес булмаган мәгълүмат тапшырылганлыгы ачыкланган. Шуңа бәйле рәвештә, 425 кешене җаваплылыкка тартырга туры килгән.

Татарстан Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе вәкиле Салават Рәхимов билгеләп үткәнчә, тикшеренүләр саны да, җаваплылыкка тарту очраклары да арта бара.

“Бездә үсеш 2 тапкырдан да артып китте. Дүрт очракның өчесендә җаваплылыкка тартылу бара. Аеруча да ышанычны акламау сәбәпле, эштән китәргә мәҗбүр булганнар күбәйде. 2020 елда мондый 3 очрак булса, 2021 елда шундыйлар саны 6 га җитте. Алар арасында депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр һәм дәүләт органнарында эшләүчеләр бар”, - ди Салават Рәхимов.



Россия күләмендә ышанычны акламау сәбәпле, вазыйфасыннан азат ителгәннәр реестрында 3 меңнән артык кеше исәпләнә. Шуларның 29ы Татарстан вәкилләре.


Салават әфәнде коррупция өлкәсендә иң күп хокук бозучы дәүләт органнарын һәм районнарны да атады. Бу антирейтингны Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкли икән.

Районнарга килсәк, “кызыл зона”да Азнакай, Әлмәт, Арча, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Әлки исәпләнә.  

Тикшерүләр гади хезмәткәрләргә дә, җитәкчеләргә дә кагыла. Агымдагы елның беренче кварталында 14 тикшерү үткәрелгән һәм 13 очракта дөрес булмаган мәгълүмат тапшырылганлыгы ачыкланган. Алты кеше җаваплылыкка тартылган да инде. Мисал өчен, Чаллы шәһәре депутатларын биш тапкыр тикшергәннәр. Барлык очракларда да хокук бозу ачыкланган. “Бер депутат автомобилен һәм 200 мең сум акчасы салынган банк счетын күрсәтмәгән. Хатынының керемнәре хакында да “оныткан”. Иптәшенең 18 банк счеты һәм 700 меңнән артык кереме булган. Икенче бер депутат 12 счетын күрсәтмәгән һәм милек сатканнан кергән 8 млн сумнан артык акчасы хакында да хәбәр итмәгән. Өченче депутат 140 мең, дүртенчесе милек сатып алган 1,5 млн сумын, бишенчесе 1,6 млн сумын һәм хатынының өч банк счетын күрсәтмәгән”, - диде Салават Рәхимов. Бу депутатлар хакында мәгълүмат Президент Рөстәм Миңнехановка һәм шәһәр Советына юлланган.

Булган керемне “оныту” бер хәл. Ә менә белә торып, керемне киметеп күрсәтү инде икенче мәсьәлә. Хәер, Балык Бистәсендәге вазыйфаи затлар андый эштән тарсынып тормый икән. Берәү булган автомобильләрен саткан да, керемнәрен кечерәйтеп биргән. Хатынының да 300 меңнән артык булган акчасын “яшереп” калдырган.

“Лаешта тагын бер кызыклы очракка тап булдык. Анда вазыйфаи зат керемнәрне дөрес күрсәтмичә, 250 мең сумын “оныткан”. Өстәвенә, муниципаль милек хисабыннан, торак бүлеп биргән. Иң кызыгы, ул торакны әлеге зат үзенә бүлгән”, - диде Салават Рәхимов коррупция өлкәсендә “кызыклы” очракларны мисалга китереп.
Сүз уңаеннан, әгәр дә коррупция белән бәйле очракларга тап буласыз икән, ул чагында “Халык контроле” порталы аша бу хакта хәбәр итәргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading