16+

Өйдә азык-төлек белән “баррикада” ясарга кирәкми

СССР чорында кибет киштәләренең бөтенләй бушап калганлыгын күпләребез хәтерлибез. Коронавирус коткысына бирелеп, халык янә ашамлыклар кибетләренә агыла башлады.

Өйдә азык-төлек белән “баррикада” ясарга кирәкми

СССР чорында кибет киштәләренең бөтенләй бушап калганлыгын күпләребез хәтерлибез. Коронавирус коткысына бирелеп, халык янә ашамлыклар кибетләренә агыла башлады.

- Республикада азык-төлек запасы зур. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне үзе контрольдә тота. Ашамлыкларны күпләп алып, черетү яки ашамлыклар туплап, өйдә “баррикада” ясап, качып утыру-мәгънәсезлек. Кибетләрне азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүне тикшерүгә алачакбыз, - диде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе җитәкчесе Илдар Сафиуллин.

Узган ел кулланучылар базарындагы 39 җинаять фаш ителгән, гаеплеләр җавапка тартылган. Быел финанс-кредит өлкәсенә кагылышлы законнарны бозулар өчен, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 6 нчы бүлегенең 171.1 матдәсе нигезендә, 207 җинаять эше кузгатылган. Коронавирус шаукымында баеп калырга ниятләгән сәүдә челтәрләренең һәм эшкуарларның “кара исемлеккә” эләгүләре бик ихтимал. Шунлыктан, сәүдә кагыйдәләрен бозмавың хәерле.

Вазифаңны, астыртын рәвештә, үз мәнфәгатьләрең өчен файдалану да хәерлегә түгел. Былтыр 283 җитәкченең кырын эше тикшерелгән, быел вазифадан файдалануның 8 очрагы ачыкланган. Мәсәлән, бер оешманың җитәкчесе (ул инде эшеннән азат ителгән) Куйбышев сусаклагычында ярларны ныгыту чаралары өчен федераль бюджеттан акча алган.  Эшләр 168 миллион сум күләмендә башкарылды, дип, акт төзелгән. Ләкин, чынлыкта 113,8 миллион сумлык кына эш үтәлгән, ә 55 миллион сум җитәкче кесәсендә “онытылып” калган.


- Узган ел дәүләткә китерелгән зыяннан 10 миллиард сум акча мәҗбүри кайтарып алынды, - диде полиция полковнигы Илдар Сафиуллин.
Закон белән тыелса да, комарлы уеннар оештыручылар һаман табылып тора. Быел шундый 6 урын ачыкланган, 219 берәмлек уен җиһазы тартып алынган. Ялган аракы һәм спирт катнашмалы продукция сату белән шөгыльләнү факты буенча 7 җинаять эше кузгатылган. Балигъ булмаган яшьтәгеләргә спиртлы эчемлек сату катгый тыела, шушы законны бозган бер кибетче җинаять җаваплылыгына тартылган. Үсмерләргә “елап” сорасалар да аракы сатмагыз, җавабы каты булачак.
Казандагы бер эшкуар рөхсәтсез рәвештә тәмәке продукциясе җитештергән, аны маркасыз саткан. Лицензия алып, тынычлап эшлисе бит инде, югыйсә. Хәзер, әнә, эшкуар дигән исеменә “җинаятьче” тамгасы да өстәлде. 


Кайбер оешмалар үзмәшгульләр аша акча “йөртергә” ихтимал икән, әлегә мондый җинаять факты теркәлмәгән. Илдар Сафиуллин үзмәшгульләрне кызыктыруларга алданмаска, канунга каршы булган мондый гамәлләрдән сак булырга чакырды. Шулай ук, зур процентларга кызыгып, финанс пирамидаларында һәм криптовалюта уеннарында да катнашмагыз.


Урамда яки башка җәмәгать урынында таныш булмаган кеше акча ваклап бирергә сораса, үтенечен тыңламагыз. Чын акчаларыгызны биреп, ялган акча тотып калуыгыз мөмкин. Әлеге ялган акча белән кибеттә түләү башкарсагыз: мәшәкате һәм җавабы да килеп туа. Быел республикада ялган акча белән алыш-бирешнең 186 очрагы күзәтелгән инде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading