16+

Өйдә ятасыңмы, көмешкә куасыңмы, теләсәң нишлә – пожалысты...

Хәзерге «теләсә нәрсә эшлә» дигән әрсез, демократик заманда халык арасында «пожалысты» дигән сүз, көннән-көн киң кулланылыш табып, үзенә зур абруй яулый бара. Нәрсә эшләргә маташма, нинди генә гамәл кылма, hәр җирдә сине «пожалысты» дигән сүз белән каршы алалар.

Өйдә ятасыңмы, көмешкә куасыңмы, теләсәң нишлә – пожалысты...

Хәзерге «теләсә нәрсә эшлә» дигән әрсез, демократик заманда халык арасында «пожалысты» дигән сүз, көннән-көн киң кулланылыш табып, үзенә зур абруй яулый бара. Нәрсә эшләргә маташма, нинди генә гамәл кылма, hәр җирдә сине «пожалысты» дигән сүз белән каршы алалар.

Ирекле җәмгыятьтә торуыбызга шатланып туя алмыйбыз: кибет ачасың киләме, фермер хуҗалыгы оештырасыңмы – бернинди киртә юк, heрвакыт сиңа баш иеп, «пожалысты», дип каршы алалар үзеңне. Теләгәнеңне яз, теләгeнеңне әйт – hәммәсенә дә яшел юл hәм, «пожалысты, пожалысты», дип кыстаулар яңгырый да яңгырый гына.

Хезмәт урыныңда берәр низаг чыгып, нәчәлеңне сүгеп ташлыйсыңмы - пожалысты. Демократия чоры бит, пожалысты, акыр-бакыр, телең тик көтүченең чыбыркысы кебек озыная барсын. Югарыда әйткән гамәлең өчен телеңне түгел, бары эш урыныңны кыскартулары гына ихтимал.

Әгәр озын телең аркасында эш урының кыскартыла икән, ул вакытта сине, «пожалысты», дип мәшгульлек үзәге (центр занятости населения) көтә. Монда сине: «Эш табaрбыз, рәхим ит»,- дип каршы алалар hәм соңыннан «всегда пожалысты» дигән эш урыны тәкъдим итәләр.

Инде бу «всегда пожалысты» дигән эш урынындагы нәчәлне сүгү генә түгел, аны биредә кыйнап ташласаң да, эш урының беркайчан да кыскартылмый икән. Чөнки мәшгульлек үзәге үзеңә шундый эш тәкъдим итә - биредә озын телеңне сузып, кыска хезмәт хакы алып, билеңне катырып, бөкреңне чыгарып хезмәт ит кенә, пожалысты.

Ай-hай, бу «пожалысты» дигән сүз тормышның hәр почмагына, hәр ноктасына, бизнес, сәүдә, сату итүнең түренә үтеп керде бит, җәмәгать. Мәсәлән, син хатын-кыз ди, бала табарга больницага барасың hәм сиңа анда: «Гинекологыбыз үзе дә бәби табарга шәhәргә китте, шәhәрдә баланы яхшы таптыралар икән, аның белән бергә бала табу - зур бәхет, шәhәргә барыгыз, пожалысты», – дип ягымлы гына озатып калалар үзеңне.

Инде хәзер беркайда эшләмәсәң дә, укып йөрмәсәң дә ярый, өйдә ятып торасыңмы, көмешкә куасыңмы – ул синең эш, теләсәң нишлә – пожалысты.

Әгәр кәеф-сафа кору өчен көмешкә куа алмасаң, ул нәрсә безнең авылда «Тыкрык Әсма»да сатыла, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ал да эч, пожалысты! Әгәр инде «Тыкрык Әсма»ның көмешкәсенә тончыгып үлсәң, бу очракка туры китереп, бездә бизнес нокталары ачылды. Ул-бу була калса, авылда тимерче Таhир мал туплау нияте белән зират челтәрләре ясый, комсыз Хафиз кәфенлек кибете ачты, ә кабер казучы гастарбайтерлар «Зират йортында» ук яши. Гомумән алганда, теге дөньяга ишекләр ачык hәм «всегда пожалысты»...

Рөстәм Арифуллин, 
Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы.
2017 ел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading