16+

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә: Татарстанда олимпиада биременә сүгенү сүзләре кергән булган

Татарстанда рус әдәбияты буенча олимпиада вакытында X сыйныф укучыларына сүгенү сүзләре кергән текст биргәннәр.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә: Татарстанда олимпиада биременә сүгенү сүзләре кергән булган

Татарстанда рус әдәбияты буенча олимпиада вакытында X сыйныф укучыларына сүгенү сүзләре кергән текст биргәннәр.

Бу хәл укучыларны һәм ата-аналарны гына түгел, бөтен илне шаулатты.

Олимпиада биремнәре өчен әзерләнгән текст замана язучысы Алексей Слаповскийның “Скрипка Страдивари” әсәреннән алынган булган. Әлеге автор төп мәктәп программасына кермәсә дә, укырга киңәш ителгән язучылар исемлегендә. Биремнәрне төзүчеләрне китапта булган 18+ дигән яшь категориясе тамгасы да гаҗәпләндермәгән.
-Текст уртасында сүгенү сүзләренә тап булгач, башта аптырап калдык, аннан көлә башладык. Аңа карама текст чыннан да тирән фикерле булып чыкты, - дип комментарий биргән 10 сыйныф укучысы Юлия Әхмәтҗанова “Беренче” канал журналистына.

Кайбер мәктәпләр текстны алдан күреп алып, аны Белла Ахмадуллина һәм Владимир Высоцский әсәрләренә алыштырырга өлгергән. Бу вакыйгага озак дәшми торганнан соң Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үз комментариясен бирде.
“Рус әдәбиятыннан Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп туры өчен үрнәк биремнәрне эксперт, педагогика фәннәре кандидаты, укучыларның рус әдәбиятыннан бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы жюри әгъзасы, бөтенроссия дәрәҗәсендәге бәйгеләр һәм грантларда җиңү яулаган, Россиядәге рус теле һәм әдәбияты укытучылары оешмасы әгъзасы әзерләде.

Эксперт тарафыннан сайланган А.Слаповскийның «Скрипка Страдивари» әсәреннән өзектә әдәпсез сүзләр кулланыла. Мондый сүзләр, әлбәттә, биремдә булырга тиеш түгел иде.
Олимпиаданың мәктәп этабы биремнәрен төзүдә һәм җибәрүдә барысы да сер булып калуы шарт, шуңа күрә биремнәр белән танышуга рөхсәт чикләнгән.

Олимпиада биремендә төгәлсезлек булу ачыклану белән, Республика олимпиада үзәге җитәкчелеге муниципаль районнарга 10нчы сыйныф өчен биремнең яңа вариантын (В.Высоцкий һәм Б.Ахмадуллина әсәрләреннән өзекләр) җибәрергә карар кылды. Бу биремнәр районнарга 2018 елның 11нче октябрендә сәг.10.00гә олимпиада башлану вакытына барып җитте», - дип аңлатма биргән Татарстан мәгариф министрлыгы рәсми сайтында.

Шунысы гаҗәп, әгәр текстны вакытында алыштырган булсалар, ни өчен ул балалар кулына эләкте икән?

Фото: ologda-portal.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading