16+

Парижда үткәрелгән Сабан туе безгә ник кирәк?

Хәзер Сабантуйларның ниндие генә юк. Ул Парижга кадәр барып җитте. Ни өчен әлеге милли бәйрәмне төрле җирдә, төрле форматта оештыралар, кирәкме ул безгә? Әлфия апагыз, Казан 

Әлеге сорауга Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров җавап бирде.
Безнең өчен Сабантуй татарлыкны саклап калу механизмы. Әле күптән түгел Чабоксар шәһәрендә федераль Сабан туе узды. Биредә Россиянең 41 төбәгеннән 500гә якын делегат килгән иде. Тиздән Курган өлкәсе Әлмән авылында Федераль авыл Сабантуе була (14-15 июль). Киләсе елга Эстониянең Таллин шәһәрендә Европа Сабантуе булачак. Ул ике елга бер тапкыр гына оештырыла. Ык буе авылары Сабантуе безнең Башкортстан белән дуслык күпере булып санала. Быел ул Азнакайда булды, киләсе елга Актанышта үткәреләчәк. Сабантуена ниндидер чара буларак кына карарга кирәкми, бу эшләр барысы да татар милләтен күрсәтү буларак оештырыла.  
  
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу чаралар, чын барлыкны каплау калу чарасы гына бит.....

    Мөһим

    loading