16+

Парижның Лувр музенда күргәзмә оештырган татар егете Әлфиз ни турында хыяллана?

Бик тә үзенчәлекле бер шәхес белән таныштым. Хәзерге көндә балачакка, тарихи үткәнебезгә алып кайткан кебек булды ул мине.

Парижның Лувр музенда күргәзмә оештырган татар егете Әлфиз ни турында хыяллана?

Бик тә үзенчәлекле бер шәхес белән таныштым. Хәзерге көндә балачакка, тарихи үткәнебезгә алып кайткан кебек булды ул мине.

 Сынчы Әлфиз Сабиров белән сезне дә таныштырасым килә. Безнең заман героена әйләнгән Рөстәм Нәбиевнең инстаграмда урнаштырган видеоларында күреп калучылар да булгандыр Әлфизне. Бу хакта соңрак... Мин шул мизгелдә үк аның белән якыннан танышырга теләвемне яздым. Без җырчылар, аларның кем белән гаилә коруы, ничә бала алып кайтуы, кайсы илдә ял итүе турында күп сөйлибез. Ә сәнгатебезнең менә шундый югары кыйммәткә ия өлкәләре читтә кала. Бакырдан сын ясау, дип әйтүе генә җиңел кебек...

Әлфиз шушы көннәрдә үз эшләре белән башкалабызга килде. Чираттагы бик мөһим күргәзмәгә әзерләнеп йөри. Вакыты тыгыз булса да, күрешеп, рәхәтләнеп туган телебездә аралаштык.
– Мин Пермь өлкәсенең Ишим дигән татар авылыннан. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Пермьдәге педагогика училищесында укыдым. Кечкенәдән үк укытучы булу турында хыяллангач, укып бетерәм дә, авылга кайтып балаларга белем бирәм, дип уйладым. Ләкин укыганда, остазларым кул эшенә оста икәнемне күреп алды, алга таба шул юнәлештә белем алырга киңәш итте. Һәм мин Россиянең сынлы сәнгать, сын һәм төзелеш сәнгате академиясенең Пермьдәге филиалына укырга кердем. Шушы чорда бакыр кою техникасы белән таныштым. Беренче эшләремне 3-4 курсларда ясый башладым. “Кылычлы малай” сыны – иң беренче эшем. Ул инде хәзер дөньяның төрле урыннарында саклана. Беренче җыелма күргәзмәләрдә катнаша башлавым да шушы чорга туры килде.

– Ни өчен нәкъ менә сыннар ясау юнәлешен сайладыгыз?
– Мин кечкенәдән әвәләп төрле әйберләр ясарга ярата идем. Академиядә укуны тәмамлагач, армия сафларына алындым. Шул бер ел эчендә сынчылык эшен бик сагынып кайттым, хәтта портретлар, төрле рәсемнәр ясау да минем бу теләгемне сүндерә алмады. Армиядән кайткач, ныклап скульптура белән шөгыльләнә башладым.

– Ләкин бу юнәлешне күп кеше аңлап та бетермәскә мөмкин бит...
– Әйе, кайвакыт үзем дә аптырап куя идем: кайсы өлкәгә кергәнемне дә беләм, аның авырлыкларын да чамалыйм. Кешегә беренче чиратта торак, ашау, кием алу, балаларны үстерү, аларны укыту, киендерү һәм башкалар кирәк. Мәдәни, рухи яктан үсеш алу икенче, өченче планга кала. Бераз акча булса, шул кинога, театрга барып кайтабыз инде. Сыннар сатып алу турында әйтеп тә тормыйм...

– Сыннарымны алучылар булмас, дип тә уйламадыгызмы?
– Уйладым. Алучылар булмаса, үзем өчен ясармын, дия идем. Ә акчаны башка юл белән эшләп табармын, дип уйладым. Иң мөһиме, минем ясыйсы килә, кулларым буш тормасын. 

– Ләкин сез алай уйлап ялгышкансыз...
– Әйе. 2014 елда минем өчен бик мөһим күргәзмә булды. Анда минем үзенчәлекне күреп алдылар. Франциядән килгән белгечләр эшләремне үз илләрендә күрсәтергә тәкъдим итте. Менә шулай иҗатыма карата кызыксыну барлыкка килде. Бер-бер артлы мине күргәзмәләргә чакыра башладылар. Россиянең күп кенә шәһәрләрендә шәхси күргәзмәләр узды. Сыннарымның башкаларга да ошавы тагын да канатланып эшләргә этәрде.

– Эшләрегезнең үзенчәлеге нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Мин башкаларның зәвыгына ярарга тырышмыйм. Үземә ничек ошый, шулай ясыйм. Максатым: сайлап алу мөмкинлеге булсын өчен, күп итеп ясау. Әгәр син сынчы икән, үзенчәлекле булып кал. Кемгәдер ошарга, ярарга тырышу дөрес түгел.

– Иң истә калган күргәзмәгез нинди?
– Парижда булды ул. Галерея Лувр музее каршында урнашкан иде. Ишектә минем исем фамилия эленеп тора һәм аның чагылышында Лувр күренә. Бу минем өчен зур горурлык булды. Казан Кремлендә «Хәзинә» галереясында үткән күргәзмә белән дә горурланам. «Аю бала» күргәзмәсе иде ул. Гомумән, эшләремә дә, күргәзмәләргә дә татарча атамалар бирергә яратам.

– Сыннарыгыз турында тулырак сөйләп китегез әле. Адарны ясау өчен
илһамны каян аласыз?

– Кояштан! Миңа кояш җитми. Җылыны, яктылыкны яратам. Күңелемдәге хис-кичерешләр дә илһамландыра. Хәтта юлда яткан яфрак та ниндидер эмоцияләр уятырга мөмкин. Ләкин төп чыганак – балачактагы хатирәләр, тәрбия, истәлекләр. әкиятләр. Мин бик әкиятләр укырга яратам. Менә шул әкияттәге көч образы да күңелгә кереп калган. Һәр эшем – көч, көчле кешеләр турында. Явыз мәгънәдә түгел, ә ата-бабаларыбыздан, бик борынгыдан күчә торган көчле гореф-гадәтләребез турында. Менә “Аю бала” дигән сынны алыйк. Сабый бар яктан да сакланган. Аның башында аю сынлы шлем бар. Ул көчне аңлата. Без үскәндә, карт әти-карт әниләр: “Аю бала кебек нык бул, аю бала кебек көчле бул”, дип үстерәләр иде. Шул сүзләр йөрәк түремдә саклана. Аннары без хатыным белән бәби алып кайтырга әзерләнә идек. Мин нәсел дәвам итү, ата-бабаларыбыз мирасын саклау турында уйлана идем. Күрәсең, бөтен көч шул юнәлешкә борылган булган, сын үзеннән-үзе ясалды.

– Иң беренче эшем дип, “Кылычлы малай” сынын атадыгыз. Мин анда сезнең чагылышны күрәм.
– Ныклап карасагыз, үзегезне дә күрәсез. Малаймы, кызмы, ансы мөһим түгел. Монда безнең балачак сурәтләнгән. Кечкенә чакта безне бернәрсә дә куркытмый, хәтта кылычны да уйнап тотабыз, һәрвакыт алга омтылабыз. Бу малай да үсәр, туган ягын, милләтен саклар, чөнки аның көчле икәне күренеп тора. Ул – иң яратып алына торган сыннарның берсе. Мин аның буенча рельеф ясадым, шуны Парижда элеп калдырдым. Корсагын сыпырып алган кешеләр, һичшиксез, бәхеткә төренәчәк.

– Бер сын ясау өчен якынча күпме вакыт китә?
– Һәр сынның үз вакыты бар. Зур сыннар бик тиз ясалырга мөмкин. Озак эшләнгәннәре дә бар. Һәркайсы үз вакытында эшләнелә, үз вакытында күргәзмәгә барып җитә. Кул җитмәгән сыннар үз вакытларын көтәдер, дип уйлыйм. Аннары эшкә кәеф тә бик тәэсир итә. Мин элекке заман белән киләчәкне тоташтырасы килгән вакытта ясыйм.
– Ясап бетергәч, үзегезгә ошамаган сыннар бармы?
– Андый очраклар бар шул. Ә күргәзмәдә бөтен кеше шуны сөйләргә мөмкин. Үзем аңламыйча торам инде. Мин бик ошатканнарын телгә дә алмаска мөмкиннәр. Хәтта кайвакыт күргәзмәгә килгән кешеләр дә ни өчен шулай икәнен аңлатып җибәрә.

– Әңгәмә башындагы сөйләшүгә кайтсак... Сезнең белән очрашуыбызның да сәбәпчесе ул. Мең рәхмәт аңа. Укучыларыбызга сер итеп кенә, Рөстәм Нәбиевка сын ясаячагыгыз турында да сөйләп китсәгез иде.
– Мин эшләнмәгән әйберләр турында сөйләргә яратмыйм. Бу сын турында һаман да уйланам әле. Кайчакта эшләүгә караганда уйлауга вакыт күбрәк китә. Сынның әле эскизлары гына бар. Ул уртача зурлыкта булачак.

Заманча скульптура форматында. Минем өчен Рөстәм образы бик мөһим. Ул кешенең рухи көче турында. Әзер булгач, сөйләү яхшырак булыр. Иң мөһиме, Рөстәм бу фикерне хуплады.

Әлфиз кебек татар егетләренә җитмеш төрле һөнәр генә аз. Ул хәзер келәм ясау белән дә шөгыльләнә башлаган. Мәскәү ювелирлары белән балдак та әзерлиләр икән. Иң куанычлысы, нинди генә эшкә тотынмасын, Әлфиз Сабиров халкыбызның бай мирасын нигез итеп ала.

Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X