16+

"Пенсионерның үзе турында гына кайгыртмавы шатландырды..."

Бүген Казанда көн дәвамында өлкән яшьтәге кешеләрнең, ветераннарның, инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “Хатын-кыз игътибары” телефон линиясе эшләде. Аны «Мәрхәмәт - Милосердие» Дәүләт Советы депутат берләшмәсе әгъзалары  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә уздырды.

"Пенсионерның үзе турында гына кайгыртмавы шатландырды..."

Бүген Казанда көн дәвамында өлкән яшьтәге кешеләрнең, ветераннарның, инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “Хатын-кыз игътибары” телефон линиясе эшләде. Аны «Мәрхәмәт - Милосердие» Дәүләт Советы депутат берләшмәсе әгъзалары  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә уздырды.

«Кайнар линия хатын-кыз депутатларның республика халкын борчый торган актуаль темалар буенча аралашуының традицион формасына әйләнде. Чөнки сорауларның бер өлеше инде кайнар линия барышында хәл ителә, - дип белдерде «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева. - Әлбәттә, республиканың муниципаль районнарыннан күп кенә сораулар килде.  Халык район хастаханәләрендә аерым төр белгечлекләр буенча табиблар, мәсәлән, кардиологлар, җитмәүгә зарлана. Күп кенә сораулар сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге кешеләрне тернәкләндерүнең техник чаралары, гигиена һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итү белән бәйле".

Сорауларның бер өлеше пенсияләр билгеләү, рәсмиләштерү һәм индексацияләүгә кагылган, эшләүче пенсионерлардан үзләренә тиеш булган социаль ташламалар буенча мөрәҗәгатьләр булган. «Кайнар линия кешеләргә реаль вакыт режимында үзләрен күптән борчыган проблемаларга һәм сорауларга аңлатмалар алырга мөмкинлек бирә. Кайвакыт конкрет тема буенча консультация алу да җитә, әмма моның өчен һәрвакытта да ведомстволарга барып җитү мөмкинлеге юк, бигрәк тә бу өлкән яшьтәгеләргә кагыла, - дип  басым ясады ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская.

Татарстанлылар банк счетлары, дару һәм пенсия белән тәэмин итү, электр энергиясе исәпләү приборларын алыштыру проблемалары турында хәбәр иткәннәр, кредитларны реструктуризацияләү белән кызыксынганнар. Эшләүче пенсионерларның хокукларын яклау мәсьәләләре актуаль булып чыккан. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичёва сүзләренә караганда, республикада якынча 132 мең кеше яше буенча пенсиягә чыкканнан соң да эшли, ә бу гомуми эшләүчеләр санының 15 % ын тәшкил итә.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина район үзәкләренең берсеннән шалтырату алган. Ханым шәһәрне төзекләндерү проблемалары турында хәбәр иткән: базар җиһазланмаган, "күгәргән" фонтан картинаны боза, эскәмияләр җитми - өлкәннәргә утырып ял итәргә урын юк. "Мине пенсионерның үзе турында гына кайгыртмавы шатландырды - ул туган районының патриоты, аны шәһәрнең башка кешеләренә кагылышлы сораулар борчый. Өлкән буын вәкилләре үзләренең тормыш тәҗрибәләреннән чыгып  безгә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтә. Мәсәлән, кайбер җирлекләрдә пенсионерлар Өлкәннәр көненә традицион бүләкләр алмаган, моны да ачыкларга кирәк", - диде Лилия Маврина. Дәүләт Советы Секретаре әйтүенчә, кайнар линия барышында хатын-кызларга кергән барлык шалтыратулар аларның шәхси контроленә алына, һәр сорауга, һичшиксез, белгечләрнең җавабы биреләчәк.

Кайнар линия эшне 15:00 сәгатьтә төгәлләде. Татарстанлылар сорауларына “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе әгъзалары һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән бергә социаль иминият фонды, пенсия фонды, сәламәтлек саклау, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, медик-социаль экспертиза бюросы вәкилләре җавап бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading