16+

Пенсия турында 2 сорауга ҖАВАП

Себердә дүрт ел эшләдем. Моның өчен пенсиягә акча өстәлерме икән? Рафаил Ханнанов, Казан.

Себердә дүрт ел эшләдем. Моның өчен пенсиягә акча өстәлерме икән? Рафаил Ханнанов, Казан.

Сорауга Киров районы пенсия бүлегендә пенсияне билгеләү һәм исәпләү бүлеге башлыгы Нинель Сабитова җавап бирә.
– «Иминият пенсияләре турында»гы 400нче Федераль законның 17нче маддәсе кысаларында, Себер стажы өчен иминият пенсия­сенең фиксацияләнгән өлешен арттыру каралган. Моның өчен гражданнарга Себердә кимендә – 15 ел, Себергә тиңләштерелгән урында кимендә 20 ел эшләргә кирәк. Моннан тыш, ир-атларның эш стажы кимендә – 25 ел, хатын-кызларныкы 20 ел булырга тиеш. Әлеге таләпләр үтәлгәндә яки 2002 елның 1 гыйнварына кадәр Себер территориясендә эшләгәнлеккә белешмә булганда, «Хезмәт пенсияләре турында»гы 173нче Федераль закон буенча пенсия күләме шулай ук үзгәрергә мөмкин.

Мин 1948 елгы, 28 июльдә туганмын. 1965 елдан 2001 елга кадәр эшләдем. Инвалид түгелмен. Армиядә хезмәт итмәдем, тотлыгам. Минем пенсиямнең тупланма өлеше бармы икән? Виктор Семенов, Казан.
 
Сорауга Киров районы пенсия бүлегендә бүлекчә җитәкчесе Сиринә Мингалимова җавап бирә:
– Тупланма өлеш турындагы барлык мәгъ­лүмат та шәхси лицевой счетта саклана. 1967 елгы кешеләр өчен тупланма өлеш – эш урыныннан Пенсия фондына күчерелеп барган иминият кертемнәре хисабына, 1953-1966 елгы ир-атлар, 1957-1966 елгы хатын-кызларның 2002 елдан алып 2004 елга кадәр эш бирүчеләре иминият кертемнәрен хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә күчерүе хисабына туплана. Шулай ук дәүләт софинанслау программасында катнашучыларның, ана капиталын булачак пенсиясе өчен күчергән кешеләрнең дә тупланма өлешләре җыела. Тупланма өлеш турында мәгълүмат белү өчен, теркәлү урыны буенча Пенсия фондына да мөрәҗәгать итә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading