16+

Пенсиядән соң: эшләргәме, нишләргә?

Нина Кулик – чәчһәвәс. Аңа – 71 яшь, эш стажы 50 елдан артык, лаеклы ялда булса да, бүген дә эшләвен дәвам итә әле ул.

Пенсиядән соң: эшләргәме, нишләргә?

Нина Кулик – чәчһәвәс. Аңа – 71 яшь, эш стажы 50 елдан артык, лаеклы ялда булса да, бүген дә эшләвен дәвам итә әле ул.

«Чәч кисә белсәң, ач булмассың», – дип, кайчандыр әнисе киңәш биргән булган аңа. 18 яшеннән бирле Нина ханым һөнәренә тугры кала бирә. Үз гомерендә ул эш урынын да өч кенә тапкыр алыштырган. Пенсия акчасына гына иркен тормышта яшәп булмый дип саный ул.

– Аллаһыма рәхмәт, сәламәтлегем булганда эшлим әле, акчасы өчен генә дә түгел, пенсиягә чыккач, кешегә аралашу, яраткан эшен дәвам итүе кирәк. Шуңа да, җанга рәхәтлек алу өчен, әле дә һөнәремне дәвам итәм. Матурлык яратам, башкаларны матурлаудан дәрт алам, – ди Нина ханым.
Бүген республикада пенсия алучы 1 миллион 138 меңнән артык кеше исәпләнә. Аларның 249 932се – эшләүче пенсионерлар. Күбесе элеккеге эшен дәвам итә, лаеклы ялга чыкканнан соң, икенче эшкә урнашучылар да бар. Социологлар уздырган сораштырулар буенча, пенсиягә чыкканнан соң, кешеләрнең яртысыннан күбрәге нәкъ менә өстәмә керемгә өметләнә.

Бары тик 25 проценты гына балалары ярдәменә ышана. 50 яшьтән узгач, эш табуы җиңел түгел. Психологиядә хәтта эйджизм дигән төшенчә дә бар. Ягъни кешеләрнең нәкъ менә яшенә бәйле рәвештә хокукларын чиклиләр. Юристлар аңлатуынча, Россия Хезмәт кодексының 64нче маддәсе буенча, эш бирүче, пенсионер булганы өчен генә, кешене кире борырга тиеш түгел анысы. Җитәкчедән ни өчен эшкә алырга теләмәвен аңлатуны сорап, язмача җавап таләп итәргә дә була. Әмма кагыйдәләр буенча шулай булса да, эш бирүчеләр хәйләсен таба.

Алар нәкъ менә яшь аркасында эшкә алмадык дими, әлбәттә, башка сәбәпләрен күрсәтә. Без дә социаль челтәрләрдәге игъланнар аша, өлкән кеше булып, эш эзләп карадык. Кызганыч, бер-икесе генә, килеп карагыз, диде. Яшь турындагы сорауга 65 диюгә үк, күбесе, вакансия юк шул, дип җаваплады. Ә менә вахтер, ишегалды себерүче, гардеробта киемнәр алып торучы вазифаларына чакыручы бар.

Эйджизм дигәннән, кайбер чит илләрдә бу күренеш белән көрәш алып барыла. Мәсәлән, Чехиядә махсус проект эшли икән. Анда 50 яшьтән узган кешеләрне эшкә алган җитәкчеләргә, социаль салымнар түләгәндә, ташламалар каралган.

Бездә исә пенсионерларны эшкә урнаштыруда 2016 елдан бирле аерым программа гамәлгә ашырыла.
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, былтыр 113 пенсионер укулар узган, аларның 27се эшкә урнаштырылган. Өлкәннәрне көнкүреш техникасын төзәтүче электромонтер, кондитер, аш-су остасы, ЭВМ операторы, ландшафт дизайны һөнәрләренә өйрәткәннәр. Быел программа кысаларында, 22 кеше каравылчы һөнәрен үзләштерә башлаган.

Пенсионерларны хезмәт базарында нәкъ менә ихтыяҗ булган һөнәрләргә өйрәтәләр. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләре, пенсионерларның эшкә дәртен арттыру максатыннан, төрле чаралар уздыра. Вакансия ярминкәләре оештырыла. Былтыр мәшгульлек үзәкләренә, эш сорап, 2 меңгә якын пенсионер мөрәҗәгать иткән булган.

Пенсионерларны эшкә алырга теләмәүнең сәбәпләре төрле: җитәкчеләр өлкән кеше эш урынында имгәнер, еш авырыр, актив булмас, коллективтагылар белән уртак тел таба алмас дип шикләнәләр. Тагын берсе – пенсионерларны компьютерны үзләштерә алмас дип уйлыйлар. Юкка. Республикада, менә инде дүрт елдан артык, пенсионерларны компьютер грамоталылыгына өйрәтәләр. Былтыргы мәгълүматлар буенча, программа эшли башлаганнан бирле, 3 меңнән артык кеше укулар узган, быел тагын 1000гә якын пенсионер заманча техниканы үзләштерәчәк. Кайбер пенсионерлар яшьләрне дә уздыра. Ә иң мөһиме: өлкән буынның алыштыргысыз көчле коралы – еллар буе тупланган тәҗрибәсе бар.


Быелның өч аенда мәшгульлек үзәкләренә 485 пенсионер эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Аларның 142се эшкә урнаштырылган. Өлкәннәрнең күбесе яшьләр дәгъва кылмаган һөнәрләрне сайлый: вахтер, каравылчы, санитар, сатучы, диспетчер... Эшләүче пенсионерлар аеруча Казан, Чаллы, Азнакай, Бөгелмә шәһәрләрендә күп. Эш эзләүче пенсионерлар теркәлү урыны буенча эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала. Анда хезмәткәрләр аларга туры килгән һөнәрне сайларга булышачак. Вакансияләрне «Работа в России» (www.trudvsem.ru) порталы аша да карарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading