16+

Пенсиягә чыгар алдыннан укыталар

Пенсиягә чыгарга биш ел калып баручылар янә парта артына утырды. «Метроэлектротранс» предприятиесендә Татарстанда беренче тапкыр пенсия алды яшендәгеләр өчен укыту төркеме ачылды.

Пенсиягә чыгар алдыннан укыталар

Пенсиягә чыгарга биш ел калып баручылар янә парта артына утырды. «Метроэлектротранс» предприятиесендә Татарстанда беренче тапкыр пенсия алды яшендәгеләр өчен укыту төркеме ачылды.

Бар да җитди, уку йортындагы кебек. Дәресләр, тәнәфесләр... Уку эштән соң сәгать 18.00 дән 21.00гә кадәр дәвам итә. Хәтта, шимбә көнне дә дәресләр уза Июль аенда курслар тәмамланганч, «Метроэлектротранс» предприятесендә укыган 300дән артык кешегә «Хәрәкәт итүче составны ремонтлау буенча слесарь», трамвай, троллейбус йөртүче кебек белгечлеккә таныклык биреләчәк.

Фәим Ганиевка 57 яшь. 37 ел трамвай ДЕПОсында эшләгән, пенсиягә чыгар алдыннан өстәмә һөнәр үзләштерергә булган. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр бит, һөнәр артык булмый. Укулар оештырылачагын белгәч тә, бирегә килдем, бәлки киләчәктә трамвайдан метрога күчәрмен, кем белә?» – ди ул. Ә менә Мөхәммәтҗан абый Мирхәмитов метро өлкәсендә 1981 елдан бирле эшли. Башта Ташкентта тәҗрибә туплаган, хәзер яраткан эшен Казанда дәвам итә. Метроны биш бармагы кебек белсә дә: «Өстәмә белемнең зыяны юк, һөнәрнең һәрчак кирәге чыга», – ди ул. Әлеге проектны пенсия алды яшендәгеләр өчен бик отышлы дип саный.

«Укучыларны» Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да котлады. «Дүрт»ле, «бишле»ләргә укырга, дәресләрне сәбәпсез калдырмавыгызны телим», – дип тә шаяртты. ул. Чынлыкта исә «Демография» илкүләм проекты кысаларындагы пенсия алды яшендәге кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән «Өлкән буын» федераль проекты зур мәгънәгә ия.

Пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләргә – быел алар 1959, 1960, 1961, 1962, 1963нче елгы ир-атлар һәм 1964, 1965, 1966, 1967, 1968нче елгы хатын- кызларга өстәмә белем бирү социаль программасы Россия Хөкүмәте карары белән гамәлгә ашырыла. Эльмира Зарипова әйтүенчә, төп максат пенсиягә чыгу яше якынлашкан кешеләрне көндәшлеккә сәләтле итү.

Әлеге программада республиканың 77 оешмасы катнашырга теләк белдергән. Әйтик, «КАМАЗ» оешмасында 370 кеше насос җайланмалары машинисты, йөк төяү машинасын йөртүче һәм башка белгечлекләр буенча һөнәр үзләштерәчәк. «Водоканал» предприятиесеннән 865 кеше экскаватор машинисты, химик анализ лаборанты кебек белгечлекләр буенча укыячак. Казан Халыкара аэропортында пенсиягә чыгу яше якынлашып килүче 98 кеше өстәмә белем алачак. «Карпов исемендәге химия заводында да 30 кеше өчен котельный операторы һөнәре буенча укулар уза.

– Илкүләм проект кысаларында пенсиягә чыгарга биш ел калганнар өчен Татарстан республикасы беренчеләрдән булып укулар оештырды. Быел әлеге социаль программа буенча 2027 кешегә өстәмә белем бирү күздә тотыла. Шулай ук әлеге категориягә кергән эш эзләүче кешеләр дә программада катнаша ала. Аларга стипендия дә каралган. Пенсия алды яшендәгеләр 118 һөнәр буенча белем алачак. Күп очракта укулар вакытында программада катнашырга теләк белдергән оешмалар белән килешенеп эшләнә, аларда ихтыяҗ аеруча зур булган һөнәрләр исәпкә алына, – диде Эльмира Зарипова.

2024 елга кадәр республикада барлыгы 12 меңнән артык пенсиягә чыгу яше якынлашкан кешегә өстәмә белем биререгә ниятлиләр.

 

Ничә сум стипендия түләнә?

Пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләр өчен укулар оештырыла дип ишеттем, аларга укыганда стипендия дә түләнә икән. Стипендия ничә сум, ул бөтен кешегә дә тиешме?

Әхәт Батыршин, Казан.

– Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге белгечләре аңлатуынча, илкүләм проект кысаларында оештырыла торган пенсия алды яшендәге кешеләр өчен укуларда бу категориягә кергән эшләмәүче кешеләр дә катнаша ала. Сүз 1959-1963 елгы ир-атлар, һәм 1964-1968 елгы хатын-кызлар турында бара. Эшләмәүчеләргә айлык минималь хезмәт хакы күләмендә стипендия түләү каралган. Бүген бу сумма Татарстанда 11280 сумны тәшкил итә. Эшләүче пенсия алды яшендәге кешеләргә исә стипендия түләнми.

Фотолар: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading