– Армия, хәрби тормышның нәрсә икәнен аңлый идем инде. Ләкин без махсус операциядә кулланган корал яңа төрле иде һәм мин хезмәт үткән вакыттагы кораллардан аерыла иде. Махсус хәрби операция барышында мин үз хезмәтемне шулай ук пулеметчы сыйфатында башладым. Взвод командиры вафат булганнан соң, мин аның урынына боерык белән билгеләндем. Яраланганчы, җиде ай дәвамында взвод командиры вазыйфаларын башкардым, – дип сөйли ул. – Безне Донецкига күчергәч яраландым. Бу безнең дүртенче хәрби задание иде. Ул чакта без барыбыз да үз постларыбызда идек, безгә арта (ред. артиллерия) белән һөҗүм булды. Утның бер өлеше кулымны, аягымны һәм уң як гәүдәмне яралады. Хәтерлим, ул көн гадәти түгел иде, бу якларга хас булмаган көчле буран чыккан иде. Шушы һава шартларыннан файдаланып, без һәлак булган иптәшебезне алып чыгуга ирештек. Аны озак вакыт таба алмадылар, ә аннары чыгара алмадылар, чөнки урын даими күзәтү астында торды, атыш барды. Буран сәбәпле, без аны тәүлекнең якты вакытында чыгара алдык.
Иң авыры – сугышчан иптәшләрне югалту. Илвир хәрби хәрәкәтләр вакытында очраган авырлыклар һәм махсус хәрби операциядән соң аякка басу процессы турында да уртаклашты.
– Кызганычка каршы, анда бик күп егетләр “калды”. Исән калганнар хәзер Россиянең төрле шәһәрләрендә тернәкләнү уза. Мин алар белән элемтәдә торам, вакыт-вакыт аралашам, аларның хәле, тернәкләнү процессы, планнары һәм уңышлары белән кызыксынам, – дип сөйли сугышчы. – Яраланганнан соң мин төгәл бер ел госпитальләрдә дәваландым, тернәкләнү уздым. Баштарак нәрсә һәм ничек булачагы турындагы билгесезлек тә авыр булды. Мин Казанда, Самарада дәваландым. Дәвалану һәм миңа карата күрсәтелгән ярдәм югары дәрәҗәдә булды дип саныйм.
Илвир Карипов “Батырлык өчен”, II дәрәҗә “Кыюлык өчен” медальләре, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены белән бүләкләнгән. Реабилитациядән соң ул үзенең элеккеге эш урынына кайткан. Гаиләдә барысы да аның янәшәдә булуына бик шат һәм бәхетле.
– Элек авыр проблема булып тоелган тормыш вак-төякләре махсус хәрби операциядә булып кайтканнан соң проблема түгел икәнен аңладым, боларның барысын да хәл итәргә мөмкин. Төзәтеп булмаган әйбер – хәрби дусларымның һәлак булуы. Аларны инде кире кайтарып булмый, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Мин өйгә кайткач, гаиләмдә кызларымның кәефе дә, тәртибе дә үзгәрде, дулкынлану, борчылу юк. Гомумән алганда, барысы да яхшы: тернәкләнү узам, тыныч гражданлык тормышына әкрен генә әйләнеп кайтам кебек. Хәзер анда булган егетләргә сабырлык, батырлык телим. Бу хәлләрнең барысы да тизрәк бетүен, илгә тынычлык килүен, ә госпитальләрдә булганнарның барысына да сәламәтлек телим. Ә гади гражданнарга, бүгенге көнгә кадәр фронтка, хәрбиләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен, рәхмәт белдерәсем килә. Аларның булышуы хәтта вак-төякләрдә дә сизелә, бөтен ярдәм сугышчыларга барып җитә. Барысына да бик зур рәхмәт. Барыбызга да тыныч күк йөзе телим.
Комментарийлар