16+

Петрушка - мәңгелек

Казанның Киров районындагы Бишбалта бистәсендә булганыгыз бармы? Анда «Петрушка разъезды» тукталышы һәм «Петрушка ишегалды» дигән кибет бар. Бу атамалар үзләрендә күпме серләр саклый...

Петрушка - мәңгелек

Казанның Киров районындагы Бишбалта бистәсендә булганыгыз бармы? Анда «Петрушка разъезды» тукталышы һәм «Петрушка ишегалды» дигән кибет бар. Бу атамалар үзләрендә күпме серләр саклый...

Казанда атлар тартып йөри торган трамвайлар XIX гасырның 70нче елларында барлыкка килә. Шәһәребезнең №1 трамвай маршруты хәзерге Бауман урамы тимер юл вокзалы яныннан Киров дамбасыннан үтеп, Бишбалтаның Елга тамагы тукталышына кадәр сузыла. Ул маршрут, шәһәрнең иң озын маршруты була. №1 трамвайлар әле XXI гасырның башында да йөри, ә аннары аны бетерәләр. Хәзер ул урамнарда рельслар да юк, юл асфальтланган, машиналар, автобуслар «чаба»... 

Атлы трамвай вагоннары ике катлы була: аскы катта утырып барган өчен – 20 тиен, ә ачык өске катта басып барган өчен 15 тиен түләргә туры килә. Ул вакытта 20 тиенгә 400 грамм сыер ите сатып алырга мөмкин булган. Атлар тартып йөри торган трамвайлар елдан-ел шәһәр казнасына күбрәк табыш китергән. Заманында «Петрушка разъезды» тукталышында атларны алыштырганнар, өченче ат җигә торган булалар, чөнки юл үргә таба бара, атларга тартырга авыр. Шул авыр юлларны һәр көн кушаматы Петрушка дип аталган ат тарткан, ул көчле дә, чыдам да булган. Гади кешеләр атларны кызганып, аларга ашарга биргәннәр.

Аны ни өчен Петрушка дип атаганнар соң? Моның да сере бар. «Тиволи» исемле бакчаның бай хуҗасы Густав Тальквист, бакчасындагы кешеләрнең күңелләрен ача торган, көлдерә торган шамакайлар, петрушкалар кебек, бу атны үзенә реклама ясар өчен төрле төстәге чүпрәкләр белән матур итеп бизи торган булган. 

Петрушка озак еллар яши, кешеләргә хезмәт итә. Еллар уза торса да, аны башка яшь атлар алыштырса да, Петрушканың исеме мәңге үзгәрми, халык күңелендә сакланып кала. 

Бу атказанган атны тарих сәхифәләренә кертеп калдыру, аның образын һәйкәлдә калдыру буенча үзеннән саллы өлеш керткән кешеләрнең берсе – Даниал абый Бикмөхәммәтов. Бу хыял белән ул күптәннән янып яши, хәтта үзенең шәхси кеременең шактый зур өлешен хыялын тормышка ашыру өчен сарыф итә. 

Һәйкәлгә проект 2011 елда ясала. Бронзадан ат сынын 2014 елда коялар. Моның өчен ике тонна бронза китә. Башта Петрушканы Орлов юртагы кыяфәтендә эшлиләр, әмма Даниал абый аны ошатмый: «Бу – Петрушка түгел! Ул – эш аты, ул гади, сикереп-чабып йөрүче ат түгел», – ди. Атның кыяфәтен үзгәртәләр, ул эштән арып-талып кайткан, башын аска игән рәвештә сурәтләнә. 

Бронза атның скульпторы – талантлы рәссам Рөстәм Габбасов. Ул һәйкәлнең башка өлешләрен дә ясый: камытын, тәртәләрен, кучерын да... 

Бронза Петрушканы коеп урынына куйганнан соң да, шактый вакыт ул целлофанга төрелгән килеш тора бирә. Идея авторы Даниал Бикмөхәммәтов фикеренчә, бу һәйкәл тәмамланмаган, аңа кешеләр утырып йөри торган вагонетка җитми икән. Казан шәһәренең метроэлектротрансы җитәкчеләре белән вагонетка хакында сөйләшеп карый – файдасыз. Аннары Даниал абый Мәскәү, Самара, Түбән Новгород, Әстерхан шәһәрләре белән элемтәгә керә, әмма тагын уңышсызлыкка очрый. Уңай җавап Санкт-Петербургтан килә: тиешле 100 мең сумны күчергәч, вагонетка Казанга кайта. Даниал Бикмөхәммәтов кул астында эшләүче эшчеләр вагонетканы чистарталар, буйыйлар, җитешсезлекләрен төзәтәләр. Ниһаять, вагонетка ат янына куела, тиешле эшләрне башкаргач, һәйкәлне ачалар. Хәзер, Даниал абый теләгәнчә, бу – яшьләрнең очрашу урыны, Казанның истәлекле җирләренең берсе.

Нияз Бишбалта, Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading