16+

Петуния белән гортензия чәчәкләренең яфрагы саргаямы?

Аның сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин: суны артык күп сипкәннән, талпан, үсемлек бете, хлороздан (туфракта тимер тозлары җитешмәгәнлектән, үсемлекләрнең саргаюы). Әгәр дә корткычлар күренмәсә, хлороздан «дәваларга» кирәк була.

Моның өчен түбәндәге эремәне әзерләгез: бер чәй кашыгы лимон кислотасын аз гына җылы суда эретәбез дә ун литр суга салабыз һәм сибәбез. Файдасы булса, профилактика өчен берничә тапкыр сибәсе була. Әгәр дә булышмаса, түбәндәге катнашманы кулланып карагыз: ярты чәй кашыгы тимер купоросына шуның кадәр үк лимон кислотасы һәм бер литр су салыгыз. Бу катнашманы чәчәк тирәли туфракка сибегез, яфракларына тидермәскә тырышыгыз. Ә туфракка алдан бер кат су сибелгән булырга тиеш.

Руниза Закирова, Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading