16+

«Әпипә»гә рәхәтләнеп биер идек 

Нинди генә чаралар узмый Казаныбызда. Башкалада яшәү кызык та, күңелле дә.

«Әпипә»гә рәхәтләнеп биер идек 

Нинди генә чаралар узмый Казаныбызда. Башкалада яшәү кызык та, күңелле дә.

Әле менә беркөнне генә өч яшькәчә сабыйлар өчен ярышлар узды. Кайсысы беренче булып үрмәләп финишка килеп җитә. Бу ярышта нәниләр өчен әби-бабайлары, әти-әниләре дә җан атты. Барлыгы 50гә якын бала катнашты. Алар алты метр араны узарга тиеш иде. Бу ярыш инде алтынчы тапкыр уздырыла. 

Сабыйлар катнашындагы ярыштан кызыклы мизгелләр онытылырга да өлгермәде, испан биюе «Фламенко»га багышланган Бөтенроссия фестивалендә катнашырга туры килде. Испаниядән килгән кешеләр белән аралашу үзе бер шатлык булды. Алар испанлылар тормышы белән таныштырды. Баксаң, аларда игенчелек өстенлек итә икән. Йөзү кораблары ясау буенча Испания алдынгы урында тора. Фламенко исә ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән мәдәни байлык. Фестивальдә 20 шәһәрдән 30 коллектив катнашты. Чит ил кунаклары бик күп иде. Гөлсинә Галимуллина җитәкчелегендәге бию коллективы күпләрне үзенә җәлеп итте. Татар кызлары испан биюен бик дәртле башкардылар. Гөлсинә ханым моның өчен Испаниядә махсус укып кайткан. «Фламенко» биюе хөрмәтенә фестиваль уза, киләчәктә Казаныбызда татар биюе фестивальләре дә гөрләсен иде. Рәхәтләнеп бер биер идек «Әпипә»гә! 

Равилә Мөбарәкшина, Казан. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading