16+

Питрауда бер булган кеше анда кабат әйләнеп кайта

Күпмилләтле республика булгач, милли бәйрәмнәргә дә бай без. Сабан туен, Уяв, Гырон-быдтон, Семык бәйрәмнәре күңелле генә узып китте. Хәзер халык Питрау бәйрәмен көтә. Республикада яшәүче халыкларның уртак бәйрәменә һәм Мамадыш районының брендына әверелгән Питрау иртәгә үзенең алыштыргысыз урыны Җөри авылында узачак.

Питрауда бер булган кеше анда кабат әйләнеп кайта

Күпмилләтле республика булгач, милли бәйрәмнәргә дә бай без. Сабан туен, Уяв, Гырон-быдтон, Семык бәйрәмнәре күңелле генә узып китте. Хәзер халык Питрау бәйрәмен көтә. Республикада яшәүче халыкларның уртак бәйрәменә һәм Мамадыш районының брендына әверелгән Питрау иртәгә үзенең алыштыргысыз урыны Җөри авылында узачак.

Быел Тырлау аланында Питрау егерменче тапкыр үткәрелә икән. Елдагыча, бәйрәм сюрпризларга, уен, җыр-биюләргә бай булачак. Республикадан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә керәшен фольклор ансамбльләренең килүе көтелә. Хәтта кунакка Франциядән дә киләчәкләр ди.

Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова сүзләренчә, Питрау, күңел ачу чарасыннан битәр, керәшен йолаларын, уеннарын, гореф-гадәтләрен саклау, аларны яшь буынга тапшыру да.
– Бәйрәмгә яшьләр дә теләп килә, алай гына да түгел, алар анда үз мәйданчык­ларын булдырды. Үз проект­ларын тәкъдим итеп, бәйрәм программасын баеталар. Яшьләр өчен махсус этнодискотека оештырыла, – дип сөйләде ул журналистларга.
Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы әгъзасы Геннадий Макаров та Питрау­га махсус программа әзерләнүе, анда борынгы җырларны кертергә тырышулары турында хәбәр итте.

Бәйрәмнең программасына килгәндә, ел да «Керәшен чибәре» конкурсы уздырылып килә иде. Быел әлеге бәйге уздырылмый. Аның урынына соңгы тугыз елда беренче урынга лаек булган кызларны чакырып, «Керәшен чибәре» парады булачак.
Елдагыча, Димче почмагы эшләячәк. Атаклы димче Гөрпи түти – Аграфена Василье­ваның җиңел кулы белән буйдак егетләр, кыз табып, гаилә дә корып куярлар әле. Димче почмагында танышып кавышкан гаиләләребез дә бар, ди республика керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов.

Бәйрәмгә эстрада җырчылары да чакырулы. Алар арасында Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Рифат Зарипов, Хәким, Гүзәлия, Искәндәр Биктаһиров, Фән Вәлиәхмәтов һәм башка бик күп җырчылар бар. Рус эстрадасыннан Виктор Салтыков белән «Рондо» төркеме рок-җырчысы Александр Ивановның да килүе көтелә.
Бәйрәм уеннарсыз, көрәшсез булмый. Быел баш батырга бүләккә машина биреләчәк. Ат чабышлары да үткәреләчәк. Бәйрәм исә салют белән тәмамланачак.
– Питрау Мамадыш районының брендына әверелде. Кунакларның саны елдан-ел арта. Быел да Җөригә 30 меңләп кеше килер дип ниятлибез. Бәйрәм узасы аланны ел да зурайтып торабыз. Безгә бер килгән кеше һичшиксез кабат әйләнеп кайтачак, – дип, Степан Спиридонов журналистларны да керәшен бәйрәменә чакырды.

Фото: tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading