16+

Пицца

Гадәттән тыш хәлләр хезмәте. Кич. Диспетчер йокылы-уяулы утыра. Телефон шалтырый.

Гадәттән тыш хәлләр хезмәте. Кич. Диспетчер йокылы-уяулы утыра. Телефон шалтырый.

– Гадәттән тыш хәлләр хезмәте. Саумысыз.
– Ленин урамы, 15, – ди хатын-кыз тавышы.
– Нәрсә анда сезнең?
– Пицца китерә алмассызмы икән?
– Нәрсә?!
– Пицца.

Чираттагы шаяру инде бу. Диспетчер трубканы ташлый.
Юк, була бит шундый талант ияләре... Төн тупсасында шалтыратып, башыңны катыралар. Ул бит әле гади урынга да түгел, ә гадәттән тыш хәлләр белән эшли торган урынга.
Тагын телефон шалтырый.
– Гадәттән тыш хәлләр хезмәте. Саумысыз.
– Саумысыз. Ало...
– Әйе, мин тыңлыйм сезне.
– Ало, ало...
– Әйе, тыңлыйм. Сөйләгез.
– Пиццага заказ бирер­гә иде.
– Сез үзегезнең кая шалтыратканыгызны чамалыйсызмы?
– Чамалыйм.
– Бу шаяра торган урын түгел.
– Беләм.
– Сезнең һәрбер шаяр­туыгыз кемнеңдер язмышын куркыныч астына куя. Шуны аңлыйсызмы?
– Аңлыйм.
– Ә хәзер әйтегез, нәрсә дип шалтыратасыз сез?
– Пицца китерсәгез иде.

Диспетчер трубканы ташлый. Шайтан алгыры. Бу юлы ул үзен тулысынча сыгып ташланган мандарин сыман тоя. Юк, идән мунчаласы. Тулысынча сыгып-корытып идәнгә ыргыталар да өстәвенә аяк­ларын да сөртеп китәләр. Иләде аны теге билгесез хулиган. Диванага чыгарды. Эх, кулга бер килеп эләксәме?!
Ул арада тагын телефон шалтырый.
Диспетчер аңа үрелергә куркып бераз карап тора. Алырга кирәк. Шунсыз ярамый.
– Гадәттән тыш хәлләр хезмәте тыңлый.
– Беләм. Пицца кирәк иде.
Диспетчер инде урыныннан ук сикереп тора. Телефон трубкасын стенага ыргытып, аның чәрдәкләнеп очканын карап алкышлап торасы килә. Дөньядагы бөтен пицца илтү урыннарын үз кулы белән ут төртеп яндырасы килә... Диспетчер котыра. Ләкин тыныч булырга кирәк.
– Гафу итегез, сез үзегезнең кая шалтыратуыгызны беләсезме?
– Беләм.
– Монда бернинди шаяр­ту да урынлы түгеллеген аңлыйсызмы?
– Аңлыйм.
– Ә хәзер әйтегез, нәрсә дип шалтыратасыз монда?
– Пицца китерегез, зин­һар өчен. Ленин урамы, 15. Уртача зурлыктагы пицца кирәк, кипкән сыр һәм колбаса белән, майонезсыз, тоз­сыз...

Шунда диспетчер кабат урынына утыра. Күзе маңгае­на менә. Тәне ­эсселе-суыклы булып китә:
– Сез сөйләшә алмыйсызмыни?
– Әйе. Күпме көтәргә туры киләчәк?
– Димәк, сезнең гомер куркыныч астында?
– Әйе, әйе. Нәкъ шулай булсын.
– Сез үзегез генә түгел, димәк. Ничә кеше икәнен әйтә аласызмы?
– Әйе. Берәү җитә.
– Ул кораллымы?
– Юк, рәхмәт. Көтәм.
Трубканы куялар. Оператив группа чыгып китә. Һәм чынлап та хатынның фатирына җинаятьче кергән булып чыга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X