16+

Үпкәләтсәң, әйдә үпкәләт...

«45 яшькә җиткәндә, янда бер-ике ышанычлы дус, бер-ике якын туган кала, ә калганнары белән мөнәсәбәтләр үзеннән-үзе туктала. Артыгы кирәк тә түгел», – дигән иде бер мәҗлестә шактый уңышларга ирешкән ханым, уенын чынын-бергә кушып.

Үпкәләтсәң, әйдә үпкәләт...

«45 яшькә җиткәндә, янда бер-ике ышанычлы дус, бер-ике якын туган кала, ә калганнары белән мөнәсәбәтләр үзеннән-үзе туктала. Артыгы кирәк тә түгел», – дигән иде бер мәҗлестә шактый уңышларга ирешкән ханым, уенын чынын-бергә кушып.

Барлый башласаң, һәркемнең үзе яки аны бик өнәп бетермәгән кешеләре булырга мөмкин. Андыйлар дуслар, хезмәттәшләр, туганнар, хәтта әниләр арасында да була. Якын итеп, сереңне бүлешүче, икенче көнне каныңа тоз салып үпкәләтүче, «салкын мунча кертүчеләр» белән үзеңне ничек тотарга соң?

«Совет чоры» кешеләре, кайда сез?

Үзара мөнәсәбәтләрнең яхшы булмавы ярсу, күрәлмау һәм курку кебек хисләргә китерергә мөмкин, ди психологлар. Әле 10-15 ел элек кенә дә туган – туганына, дус дустына йөрешеп, кечкенә генә бәйрәмнәрне дә бергәләп, күңелле итеп уздыра, аралаша иде. Мөнәсәбәтләр ихлас, кешеләр бер-берсе өчен кайгыра яки шатлана белде. Тик тора-бара үзара мөнәсәбәтләр дә базар мөнәсәбәтләренә күчә башлагач, мондый җылы элемтәләр өзелеп бара кебек. Россиядә үзара мөнәсәбәтләрдәге торгынлыкны «совет чоры» кешеләренең юкка чыга баруы белән бәйле дип тә аңлата белгечләр. Чөнки ул чорда үзара мөнәсәбәтләр гадирәк, тормыш дәрәҗәсе бертөрлерәк булган, үзләреннән көчлерәкләргә берсүзсез буйсыну һәм көчлеләргә буйсындыра белү гадәти күренеш саналган. Хәтерләсәгез, ул чорларда укытучыларга аеруча хөрмәт белән карап, аннан бала гына түгел, хәтта аның әти-әнисе дә шүрләп тора иде. Ә хәзер исә башка вазгыять: туганда ук закон белеп туган бала да, аның әти-әнисе дә укытучының котын алып торырга мөмкин.

Сезгә ошамый һәм сезне ошатмый торган кешеләр күп дип, гел эш яки яшәү урынын алыштырып йөреп булмый. Шунлыктан бер карарга килеп, дөрес итеп яши белергә өйрәнү мәслихәт.
Кайчак үзара мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә бик кыен хәлгә калган вакытлар була. Мондый очракта кыенлыкларны кеше түгел, ә һава торышы тудыра дип күз алдына китереп карарга кирәк икән. Мәсәлән, иртәгә яңа туныгызны киеп эшкә барасы идегез дә, ләкин урамда җепшек кар. Мондый очракта һава торышына ләгънәт укып, кайгырып, төнлә йокламый ятмыйбыз бит. Һава торышына туры килерлек итеп киенәбез дә китәбез. Кешеләр белән дә нәкъ шулай. Аралаша торган кешеләрегез арасында кәефегезне кырып, сезне бик өнәп бетермәүче бар икән, үртәлеп: «Мин аңа күпме яхшылык кылдым, ул мине ник шулай мыскыл итә?!» – дип борчылып яшәгәнче, үз юлыгызда була белегез. Сүз куерту, нәрсәне дә булса дәлилләргә тырышу – барыбер файдага булмаячак. Сез бит үзегез дә әдәпле, тәрбияле кешеләрнең кешечә гамәлләргә сәләтле икәнлеген беләсез. Ә бик үк адекват булмаган кешеләрдән вакытында яхшы гына арына белергә кирәк.

Канга тоз салучылар

Күпләрнең дус дип йөреп тә, кайчак дошманын хәтерләтүче кешеләре булырга мөмкин. Андыйлар сезнең эч серләрегезне башкаларга илтеп чәчә, артыгызда сезнең турында теләсә нәрсә булса да сөйли, сезне гаепли, максатларыгызга ирешүдә комачаулык итә. Алар үзләрен дөресен генә сөйләүче, гадел кеше дип саный, әмма андыйлар, үз чынбарлыкларын гына дөрес дип санап, сезне түбән төшереп, үзләре югарыга омтылалар.

Дус кем дә, дошман кем?

Һәркемнең үзенең шәхси, башкаларга керү тыелган чиге була. Дөрес чик куя белеп, үзең дә башкаларның «территория»сенә кермичә яши белергә өйрәнергә кирәк. Әлбәттә, ул рәхәт нәрсә түгел, кайчак чикне билгеләп тә, аны саклап калу хәйран авырга туры килергә мөмкин. Тик башкара алмаслык эш түгел.
Тирә-юнегезгә күз салсагыз, сезнең гел кәефегезне кырып, кылган изгелегегезгә рәхмәт тә әйтми, начарлык белән кайтаручылар арасында туганнар, дусларыгыз да булуы күңелле хәл түгел. Мәсәлән, сезне бик өнәп бетермәүче туганыгыз авырып китте ди. Аңа акчалата яки башкача булыша алганча ярдәм итәргә була, тик аны көйләп, аның сезнең һәм башкалар өстенә чәчкән пычрагын тыңлап тору сезнең эш түгел. Тагын шундый очраклар булырга мөмкин: ир хатынын мыскыл итеп, изеп яши, теләсә нинди сүзләр белән мәсхәрәли. Бу очракта ир – хатынның дошманы, ул аңа начар мөнәсәбәттә, әмма ул аның хисабына – пешергәнен ашап, юганын киеп, үзенә кирәкле итеп куллана белә. Шулай булгач, дошман белән бер өйдә яшәү кирәкме соң?

Мәсәлән, әниләр, башкалар белән чагыштырып, күңелегезгә бик үк хуш килмәгән сүзләр белән күңелегезне яраларга мөмкин. Әни – изге кеше, аңа каршы әйтергә ярамый, әмма ул да үз баласын кимсетергә, авырткан җиренә тиеп, канына тоз салып торырга тиеш түгел. Мондый очракта «игнор» төймәсен кушарга кирәк яки җайлап кына: «Әни, мин сине яратам, ярдәм дә итеп торачакмын, тагын миңа шундый сүзләр әйтсәң, мин синең белән сөйләшми башлаячакмын», – дияргә була. Үзенең җитәкчесенә яки кайбер туганнарыгызга әниегез сезгә әйткән төсле әйтми бит, димәк, ул үзенә кирәк кеше алдында тыелып тора белә.

Начар мөнәсәбәтләрдән ничек котылырга?

Әлбәттә, үзара бик үк яхшы булмаган мөнәсәбәтләрне бер кискен хәрәкәт белән өзәргә киңәш ителми, чөнки алай эшләгәндә, төрле кирәкмәгән күңелсез сөйләшүләр, савыт-саба шалтыраулар булырга мөмкин. Дөресе: каныгызга тоз салып торучы кешеләргә битараф булып, аралашуларны чикләргә кирәк. Андыйларга, беренчеләрдән булып, шалтыратуны туктатырга, әгәр сезгә шалтыратсалар, сүзне кыска тотарга өйрәнергә кирәк. Күпләр моннан үзләрен уңайсыз һәм гаепле итеп хис итәргә мөмкин, әмма сезнең гомер кемнедер көйләп, сезнең тарафка юнәлтелгән караны җыю өчен бирелмәгән.

Фикердәшләрне кайдан табарга?

Кеше үз эше белән мәшгуль булып, мөнәсәбәтләр җайлауга көчен сарыф итмәсә, аның кебек үк фикер йөртүче дуслар, фикердәшләр тапмый калмый. Яшүсмер вакытта гына дусларның, аралашкан кешеләрнең саны күп булу мөһим. Акыл утырткан кеше өчен сан түгел, сыйфат кадерле.

Фото: Smartafisha.ru

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тулысынча килешэм. Бик дорес сузлэр.

    Мөһим

    loading
    2
    X