16+

Популяр җырлар авторы Венер Фәттахов гаиләсендә кайгы

Популяр җырлар авторы Венер Фәттахов гаиләсенә зур кайгы килде. Хатыны Гүзәлия ханым яман чирдән дөнья куйды.

Популяр җырлар авторы Венер Фәттахов гаиләсендә кайгы

Популяр җырлар авторы Венер Фәттахов гаиләсенә зур кайгы килде. Хатыны Гүзәлия ханым яман чирдән дөнья куйды.

Гүзәлия ханым кызының туган көнендә – 6 декабрьдә якты дөньядан киткән.

Венер абый Гүзәлия апаның китүен авыр кичерүе турында хәбәр итте. “Бәлки хатынны югалту берни түгелдер, ләкин мин фәрештәмне югалттым. Җанымнан башка ничек яшәргә? Акылдан язармын, ахры” - дип өзгәләнә ул.

Венер абый сөеклесенә багышлап шигырьләр иҗат итә. Берсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

“ҖАНЫМНЫ ҖИРЛӘДЕМ”

Әйтегезче, ничек яшим хәзер,
Елый-елый җанны җирләдем,
Һәм бүгеннән сагышлар йоктырып,
Сызлау чире белән чирләдем.

Үзем исән кебек, тик җансызмын,
Тамырларда ага сары кан,
Елмаймакчы, көлмәкче дә булам,
Тик күзләрдән сагыш сарыккан.

Әйтегезче, җансыз нигә генә
Кеше саны булып яшәргә?
Сары кан ич бирми, һич тә бирми,
Элеккедәй ярсып яшьнәргә.

Үзем исән кебек, ашыйм, йөрим,
(Барысын да гадәт кабатлый).
Җан булмагач сөеләсе килми,
Сөюләрне күңел яратмый.

Сөйгәнемнең тәне белән бергә
Җанымны да таптап җирләдем.
Бары гадәт кенә инде хәзер
Кеше булып җирдә йөргәнем. 

Венер абыйның, кызлары Эльзаның, барлык туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Гүзәлия ханымның урыны оҗмахта булсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Их ! Күзләр тигәндер фотоларыгыз аша ! Сабырлык кына юлдаш булсын , Йа Аллам !!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигерэк зур,ачы хэсрэт.мондый вакыттасабырлык та юкка чыга??

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шулай, тормыш парынны, озелеп сойгэн ярынны югалту-башка сыймаслык хэл бит дусларым... Ходайдан сабырлык кына сорарга кала. Биргэн сэдакалэрегез, укыган догаларыгыз кабул булсын Амин.

        Мөһим

        loading