Кеше затын башка җан ияләреннән фикердә, сүздә, гамәлдә намус һәм тугрылык сыйфатлары аерып тора. Бу әхлак кагыйдәләре – татар халкының гасырлар аша килгән рухи мирасы
Яхшы фикер юкка чыкмаган, ул һаман хәрәкәттә. Ә шул намус кануннары буенча яшәүче егетләребез безнең арада. Шундыйларның берсе – Шаһинур Мостафин.
Табигатьтән талант аңа үлчәп кенә бирелмәгән. Ул – шагыйрь һәм журналист, эзтабар, язучы. Өстәвенә ул матур баритон тавышлы җырчы, кайберәүләр аны драма театры артисты булып китәр дип тә фаразлаган иде. Тик тормышта ул бик авыр һәм җитди юл сайлады.
...Күпкырлы талант иясенең хезмәтендәге иң игелекле бер юнәлешен алып, аны күзәтеп узам. Ул 50 ел дәвамында йөзләрчә сандагы Бөек Ватан сугышы батырларын, исемнәрен хәбәрсез югалганнар арасыннан алып, халык алдында аклап, дан югарылыгына күтәрде. Шаһинур Мостафин татар халкының батырларны эзләп табучы игелекле язучылары: Гази Кашшаф, Шамил Рәкыйпов, Рафаэль Мостафин, Самат Шакир төркемендә, аларның дәвамчысы.
Шаһинур Мостафинның язмышына битараф булмавымның сәбәбе бар. Ул университет елларында сабакташым иде. Бүгенгедәй хәтеремдә, без университетка укырга кергән 1966 елда ул «Прометей» шигырен иҗат иткән иде. Кешелек дөньясының борынгы мифында сөйләнгәнчә, кешеләргә Аллалардан ут урлап биргән өчен мәңгелек газапларга дучар ителгән Прометей батырлык, түземлелек, горурлык, кешелек бәхете өчен көрәшнең мәңге тере символы булып менә инде ике мең ярым ел буена шагыйрьләрне, фәлсәфәчеләрне, галимнәрне рухландырып тора. Шаһинур Мостафин да шул Прометей кебек, тарихи-патриотик публицистика жанрында 50 ел буе армый-талмый эшләп, үзен-үзе аямыйча кешеләргә хезмәт итеп, халык хөрмәтен яулады. Ул гомере буе иле өчен корбан булганнарны барлады. Бөек Ватан сугышында якыннарын югалтканнан соң, гомер буе канлы яшь түгеп яшәгән балаларга – аталарының, аналарга – улларының, хатыннарга ирләренең намуслы исемнәрен мәңгелеккә кире кайтарган, ил өчен гомерләрен биргән батырларга дан һәйкәле куйган кеше.
Шаһинур Мостафинның әтисе – Әхмәтсафа. Авылда колхозның беренче тракторчысы, Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елда үзе теләп фронтка китә, анда матросовчы геройларның берсе була. Ул 1943 елны Псков өлкәсе Великие Луки районында амбразураны күкрәге белән каплый. Каты яраланган, тәне теткәләнеп беткән була. Ләкин ул үлемгә үч итеп терелә, аякка баса. 1944 елның 5 маенда туган ягына сугыштан дөм сукыр булып кайта.1945 елның 9 маенда авылның үсмер егетләре аны, ике тәгәрмәчле арбага утыртып, урам әйләндерәләр. Ул шул чагында үзе иҗат иткән «Җиңү маршы»н уйный. Бу вакыйга үзе үк илне сөю, Ватан язмышы белән яшәү үрнәге була. Әтисе Шаһинурга: «Күкрәге белән амбразура каплаучылар күпме булды икән? Аларны барларга иде»,– дип, улы тормышының киләчәк юнәлешен билгели. Шаһинур гомер буе әтисенең шул васыять-әманәтен үтәп яши.
Әниләре – Гөлзәйнәп Ибраһим кызы. Ире белән бергә бер дистә балалар тәрбияләп үстергән Герой-Ана. Шаһинур гаиләдә – иң өлкәне. Ул 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы, Арташ авылында туа. Эзтабарлык эшчәнлеге белән Шаһинур Татарстанда «Кар десанты» хәрәкәте башланган 1968 елдан бирле шөгыльләнә. Ул, үз экспедициясен булдырып, аны «Хәтер яктысы» дип атый.
Сугыш барган җирләрдәге фронт тарихын өйрәнү өстенә, эзләнүчеләр Россия, Украина, Германия, Балтыйк буе илләре архивларында эшлиләр.
Россия Федерациясе һәм СССР Оборона Министрлыгы архивында армый-талмый эшләү нәтиҗәсендә, андагы хезмәткәрләр булышлыгы белән, ул 478 матросовчыны таба. Батырлар арасында укчылар, диңгезчеләр, танкистлар, разведчиклар була. 65 кеше инде Александр Матросовка кадәр үк бу батырлыкны эшләп өлгергән була. Матросовчыларның бүгенге көнгә билгеле булганнары – 478 кеше, аларның 9ы исән калган булган.
Немец-фашистларның ут чәчеп торган амбразураларын күкрәкләре белән каплау кебек дөньякүләм әһәмияткә ия батырлыкларның соклангыч үрнәкләрен җыйганда, Шаһинур Мостафин тарихи гаделлекне торгызу максатыннан көне-төне эшли. Кыюлыгы һәм куркусызлыгы белән дөньяны шаккатырган 159 каһарман гына Советлар Союзы геройлары исемен алган, күпләре исемсез калган. Шуның өчен дә төрле милләт вәкилләре булган 9 матросовчының язмышларын Шаһинур җентекләп өйрәнгән. Алар: казах Сабалак Оразалинов, украин Владимир Майборский,еврей Товье Райз,грузин Георгий Майсурадзе, руслар – Леонтьий Кондратьев, Степан Кочнев, Александр Удодов; татарлар – Мансур Вәлиуллин, Әхмәтсафа Мостафин.
1941 елның августында ук үлемсезлеккә юл салган егет Александр Панкратов булган. Татарстанлылар арасында 1942 елның мартында амбразурага ташланган кеше Кукмара район газетасының беренче редакторы Сәмигулла Кәримуллин була. Шаһинур Мостафин үзе башлап йөреп, аңа Кукмара туган якны өйрәнү музеенда бюст куйдырырга ирешә. Каһарманнарны эзләү һәм табу елларында, Шаһинур Мостафин ярдәме белән, Татарстандагы элек билгесез булган 34 батырга һәйкәл куела. Алар арасында матросовчы Кукмара егете Нух Идрисов та бар.
Эзтабар язучы. Ш.Мостафин матросовчылар һәм татар егетләрен хөрмәтләү белән генә чикләнми, бәлки башка милләт каһарманнарын да онытмый. Мәсәлән, ул чуваш егете очучы Сергей Федоров турында язды. Сергей Федоров – легендар Алексей Маресьев язмышын кабатлаган кеше. Ике аяксыз калса да, ул очарга рөхсәт алган, сугыштан соң Татарстанда аэроклуб оештырган. Мөслим районында туган очучы Фәрдетдин Сәхәбетдинов турында китап язды.Ул – Николай Гастелло батырлыгын кабатлап, дошман ныгытмасына таран ясаган батыр.
Батырлар белән еш аралашу аңа гаять зур тәҗрибә бирә. Кайбер каһарманнар сугыштан соң мактала, кайберсен күрмәмешкә салышалар, кайберләре эзәрлекләүләргә дучар була. Шундыйлардан Муса Җәлилнең көрәштәше Әмир Утяшевның язмышын уңай хәл итүдә Шаһинур Мостафин да катнаша. Кукмара районыннан Зәки Җәләлиевка да ярдәм итә. Ул Биектау районыннан дусты Габделхак Галиуллин белән әсирлектән Югославия партизаннарына качкан һәм алар сафында батырларча сугышкан. Архив материалларын Шаһинур Мостафин табып ала, аңа сугышчан дуслары белән очрашырга ярдәм итә, соңыннан Зәки Җәләлиевка «Югославия партизаны – СССР гражданины» дигән медаль тапшырыла, аның хакында фильм төшерелә.
Муса Җәлил. Үз вакытында Җәлил исемен пычратырга маташулар да була. Шаһинур Мостафин бу темага «Гриф секретности снят» дигән китап яза. Шул темага язылган икенче китабы «Алар Җәлил-Кормаш йолдызлыгыннан» дип атала. Ул китап татар һәм рус телләрендә басылды.
– Мине олуг әдәбият мәйданына каһарман шагыйрь Муса Җәлил алып керде, – ди Шаһинур Мостафин. – Батырларны эзләүгә, аларга мәдхия җырлауга өндәде.
Шаһинур Мостафин – Бөек Җиңүнең варисы. Халкыбыз хәтере сагында торучы. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы кырларында, фронтларда, госпитальләрдә, миллионлаган хәрби әсирләр юк ителгән концлагерьларны үтеп, фәнни-тикшеренү һәм эзләнүләр алып барган, ил иминлеге өчен һәлак булган батырлар юлын кабаттан узып, яшьлегендәге кара бөдрә чәчләренә 50 еллык юл поход тузаннары кунган инде.
Безнең үкчәгә басып атлап килгән урта буын, әле яңа гына мәйданга чыккан яшь буынга әйтер сүзем бар: үзегездән алда баручы буынның уңышларын күпсенмәгез! 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында халкыбызның бөек уллары һәм кызлары эшләгән батырлыклар турындагы безнең буын ясаган ачышларның дәвамын күрергә теләүчеләр бихисап. Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә Оборона министрлыгы Үзәк архивында 5 миллиард документка әле кул тимәгән.
Ләйсән Кариева,
«Хәтер китабы» мемориалы хезмәткәре.
Комментарийлар