16+

Пушкин йөргән эзләрдән

Киң Рәсәйнең төрле җирләреннән килгән, төрле телләрдә сөйләшкән, кулына тоткан каләме һәм үз халкына әйтер сүзе берләштергәннәрнең һәммәсен дә бер төрле үк кызыксындыра һәм тәэсирләндерә торган җирне табуы җиңел түгелдер ул.

Пушкин йөргән эзләрдән

Киң Рәсәйнең төрле җирләреннән килгән, төрле телләрдә сөйләшкән, кулына тоткан каләме һәм үз халкына әйтер сүзе берләштергәннәрнең һәммәсен дә бер төрле үк кызыксындыра һәм тәэсирләндерә торган җирне табуы җиңел түгелдер ул.

Ләкин оештыручылар (Россия Мәдәният министрлыгы һәм Роспечать) тырышканнар һәм тапканнар. Без, ике автобуска төялеп, Зур Болдинога чыгып киттек. Оятыма каршы, мин аны Түбән Новгородта дип башыма да китермәгән идем. Нишләптер, Питер, Псков тирәләре дип уйлый идем. Пушкин рухын якыннан тояр өчен, биш сәгатькә якын автобуста тирбәлдек. Көзге елак көн. Болытлар, тәрәзәдән керергә теләгәндәй, түбән салынганнар. Ярый әле яумыйлар. Ниһаять, барып җиттек – Болдино! Пушкинны үлемсез әсәрләр язарга рухландырган, илһамландырган сихри-шигъри җир. Пушкиннар гаиләсенең алпавыт утары булган. Ул чорда ук байлар шәп яшәгән: матур йортлар, кыйммәтле, затлы җиһаз, диварларда танылган рәссамнарга заказ биреп ясатылган портретлар, шагыйрь утырып, дәртләнеп иҗат иткән урындык белән өстәл, яшел абажурлы лампа. Аларны күргәч, ирексездән, шигъриятнең үлемсезлеге турында кабат уйланасың һәм Пушкинның хәтереңдә саклап йөрткән берәр шигырен яттан укый башлыйсың. «Мин үземә һәйкәл салдым...» Шунда кемдер: әллә дагыстанлы, әллә осетин егете: «Болдинода булмаган кеше чын шагыйрь була алмый», – дип әйтеп куйды. Фикер бәхәслерәк, билгеле. Чын шагыйрь иртәме-соңмы барыбер Болдинога киләчәк, дияргә теләгәндер ул. Әйе, күңелләрне кузгата торган урын бу. Алтын көздә тагын да матуррак буладыр әле. Безне Болдино берәм-сәрәм яфраклары белән генә каршыласа да, тәэсирләр озакка җитәрлек. Пушкинны хәтерләгән юкәләре белән серләшү генә дә ни тора! «Болдинога бер генә көнгә килмиләр, озаккарак, һич югы бер төнгә булса да кунача килергә кирәк», – диде экскурсоводыбыз, күңелләрне алгысытып. Анда Пушкин баллары уздыралар, килгән кунакларны шул чор рухына алып кайталар икән. Бик кызыксак та, бер генә минут та артык тора алмый идек шул, үзебезне дә бик кызыклы кичке чара – Дуслык учагы көтә иде.

Дуслык учагы
Ул көнне шагыйрь рухын саклаган Болдино 30га якын телдә шигырь, милли уен коралларыннан агылган көйләр тыңлап хозурланды. Һәр милләт вәкиле учак янында үз туган телендә сөйләргә һәм көйләргә, аның матурлыгын күрсәтергә ашыкты. Фестивальгә килгән һәр вәкилнең үз халкын һәм туган телен яратуын күрдек. Дөньяда барлыгы 1700 генә калган саам халкы вәкиле – саам язуы һәм әдәбияты музеен оештыручы Надежда Большакова чыгышын тыңлагач: «Ходаем, үзең сакла шундый азсанлылыктан!» – дип куйдым. Аларның барысына да сокланырлык. Кайсысы тау-таш арасында үскән, кайсысы тундрада шыткан туган телләрен – күңел гөлләрен салкыннарда өшетми, җилләрдә сындырмый исән-сау саклый алганнар һәм дуслык бәйләме ясарга Болдинога да алып килгәннәр. Һәм аның башка телләр арасында яшәргә хокукы барлыгын исбатларга тырышулары. Һәрберсе бик матур, җырлап торган телләр, төрки гаиләсенә кергәннәрен аңлап та була. Аңлашылмаганнары да ачу чыгармый. Барыбызның да теләкләре бер бит. «Бабайлардан мирас булып килгән туган телләребезне оныкларга-туруннарга да тапшырып калдырасы иде! Туган телләребез дә, ул телдә сөйләшүче милләттәшләребез дә исән-сау булсын иде. Барлык милләтләр дә дус-тату яшәсен, илебездә тынычлык булсын иде!» Шул уртак фикернең, Пушкин эзләрен саклаган җирдә Дуслык учагы янында төрле телләрдә яңгырагач, чынга ашасына ышанасы килде. Курай, кубыз, думбра, бубен моңнары, учак очкыннарына кушылып, кичке һаваны ярып, еракларга таралды. Ә мин шәхсән үзем Пушкин янына «Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам», – дип аларны үзенең остазлары дип санаган Тукайны да «алып килдем». Аның «Туган тел» шигырен яттан сөйләп бирдем. Һәм җырлый яки берәр уен коралында уйный белмәвемә беренче тапкыр бик нык үкендем.

Бер горурлык хисе
Болдинога барганда, автобустагы урыным Кабарда иленнән килгән Заринә Канукова белән янәшә туры килде. Танышып-сөйләшеп киттек. Заринә – шагыйрә, драматург, «Горянка» газетасының баш мөхәррире. Без күптәнге танышлар шикелле, уртак телне тиз таптык. Моның сәбәпчесе Казаныбыз булды дисәм, һич арттырмам. Түбән Новгородтагы шикелле фестивальләрнең беренчесе генә түгел икән инде. Быелның 30 августында Казанда гаилә казаны янында да зур бәйрәм-фестиваль булган. Заринә шунда катнашкан. Шәһәребез турында бик матур тәэсирләр калган аның күңелендә.

– Без Казанга сокланып туя алмадык. Йортларының матурлыгына, урамнарының чисталыгына гына түгел, кешеләренең күңелләренең яхшылыгына да. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, елмаеп җавап бирделәр, булышырга тырыштылар. Урамда бер генә исерек тә, бер генә сүгенгән кеше дә күрмәдек. Ә бит ял көне – бәйрәм иде. Бу республиканың, бу халыкның киләчәге бар дип уйлап куйдык шул чакта. Юкка гына башка халыклар барысы бергә өмет белән Казанга – Татарстанга карап тормый инде...

Заринәнең бу сүзләре йөрәккә сары май булып ятты. Ватанны, милләтеңне сайлап алып, анда яшәүчеләргә дә үз әхлагыңны бүлеп биреп булмый. Кабарда кызы сөйләгәндә, үземнең республикам, Казаным, аның халкы өчен горурлык хисләре кичереп, килгән кунакларда әйбәт тәэсир калдырган өчен, шәһәрдәшләремә рәхмәт укып утырдым.

Аннары бу горурлык хисен Алтай халык язучысы, тәрҗемәче – публицист, күп кенә премияләр лауреаты – танылган шәхес Бронтой Бедюров белән сөйләшкәндә кабат кичерергә туры килде. Бронтой әфәнде, үз халкының тарихын яхшы белүче кызыклы әңгәмәдәш булуы өстенә, башка төрки халыклар турында да бик мәгълүматлы әдип. Минем халкым турында да яратып, мактап сөйләде. Казанда да берничә тапкыр булган, күп язучыларыбызның якын дусты. Разил ага Вәлиевнең юбилеена да килгән булган. Аның сүзләреннән соң, аксакалны тыңлап утыручылар алдында минем дәрәҗә бермә-бер артты. Бу хакта ишеткәч, татарны белмәгәннәрендә дә кызыксыну уянгандыр.

Болдинодан без, учак янып бетеп барлык милләт вәкилләрен дә тыңлаганнан соң, бик соң гына кузгалдык. Кайтканда, юл кыскарак тоелды. Автобусны төрле телләрдәге җыр-моңнар тутырды. Башкорт егетләре: Фәнил Бүләков белән Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев «Ак калфак»ны сузганда, мин дә кушылган булдым. Һәм бу ике халыкның моңнары-телләре генә түгел, рух-теләкләре буенча да тугандаш булуын кабат тойдым. Бер бүләр нәрсәбез дә юк бит безнең. Барыбыз бердәм булсак, тагын да яхшырак булыр иде.

Балалар әдәбияты – киләчәк әдәбияты
Түбән Новгородта элек Мәкәрҗә ярминкәсе булган. Ярминкә бүген дә гөрләп эшли. Фестивальнең төп өлеше дә шунда узды. Дүрт-биш мәйданчыкта берьюлы төрле милләт телләрендә шигырьләр яңгырады, милли әдәбиятларның киләчәге турында эшлекле сөйләшүләр, кызыклы лекцияләр барды. Мин үзем балалар әдәбияты мәйданчыгында идем. Анда әдәбиятның киләчәге өчен җан атып, бүгенге заман укучысын кызыклы әсәрләр белән тәэмин итәргә тырышучы язучылар җыелган иде. Иң башта мич тактасы кадәр зурлыкта һәм кирпеч калынлыктагы китапны тәкъдим итү булды. «Балалар әдәбияты антологиясе». Россиядә яшәүче 50гә якын милләтнең нәниләр өчен иҗат итүче атаклы әдипләренең әсәрләре тупланган китап кечкенә генә була алмый, билгеле. Безнең татар язучыларыннан Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Резеда Вәлиева, Рәшит Бәшәр һәм Ленар Шәех кергән бу тарихи китапка. Каләмдәшләрем өчен сөендем. Китапның мөхәррире Казан кызы Алена Кәримова аның турында тәфсилләп сөйләде.

Бурятия дәүләт премиясе лауреаты яшь режиссер Олег Юмов бурят-монгол эпосларыннан комикслар, мультфильмнар ясап, аларны бүгенге укучы балага якынайтырга тырышкан. Балкар язучысы, күп кенә китаплар авторы Сәкинәт Мусукаева ханым балкар халык әкиятләре нигезендә язылган автор әкиятләренә тукталды. Шул ук теманы Чувашстаннан килгән язучы Елена Светлая да дәвам итте. Мари теле вәкилләре: Мари Эл китап нәшрияты директоры Юрий Соловьев һәм балалар журналы баш мөхәррире Светлана Архипова да шул хакта фикер алышты, милли фольклорга тукталды. Әкият предметларын ясау буенча мастер-класс та уздырды. Иң аз халык сөйләшә торган телдә (саам) аралашучы халык вәкиле Надежда ханым Большакова да үз әдәбиятларының үзенчәлеген ачып бирергә тырышты. Җыелган тамашачы белән бергәләп, бер авторның шигырен яттан өйрәндек. Ханты-Манси язучылары чыгышыннан соң, чират миңа – татар балалар язучысына җитте. Татарстан данын якларга баруымны чакыруны кабул итүгә аңлаган идем инде, читек-калфагымны да, яңа чыккан китапларымны да алдан ук хәстәрләп, сумкамны тутырып куйдым. Китапларымны күргәч, күпләрнең күзе ут янды «Бездә мондый сыйфат юк шул», – дип көрсенделәр. Кайберләрен – аларның күләме, икенчеләрен төрле төсле рәсемнәр белән бизәлүе сокландырды. «Әни шигырьләре» дип аталган чыгышымда, тәрҗемәчем Сурайя апа Гайнуллинага рәхмәт әйтә-әйтә, шигырьләремне ике телдә укыдым. Кайберләренең язылу тарихларына тукталдым. Кызыклы, җанлы әңгәмә килеп чыкты бугай.

Аннары микрофон алдына нанай халкы вәкиле Марина Элтун чыкты. Ул Болдинода ук инде барыбызның да якын кешесенә әйләнгән иде. Җәнлек тиреләреннән тегелгән милли кием кигән, кулына шаманнарныкы төсле бубен тоткан бу ханым үз халкының милли моңнарын җырлап та, уйнап та күрсәтте. Хабаровскидан да алты сәгать ераклыктагы бер авылда яши ул, мәктәптә нанай телен укыта. Һәр дәресен спектакль йә концерт итеп куя белүче бу мөгаллимәнең укучыларыннан чын күңелдән көнләшерлек. «Россия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре» исемен юкка гына бирмәгәннәр үзенә. Бу исем белән нык горурлануы күренеп тора. Билгесен фестивальгә дә тагып килгән. Коми-пермяк, хакас, чуваш халкы вәкилләре дә балалар әдәбияты өчен тирән борчылып, аңа үзләреннән керткән хәзинә белән уртаклаштылар.

Символы – үлемсез кош
Бик файдалы булырга охшап тора бу фестиваль: төрле җирләрдән күпме дуслар-фикердәшләр таптык, китаплар алмаштык, төрле республикалардагы әдәбиятка булган мөнәсәбәтне чагыштырып карарга да җай чыкты. Мин китапханәләр арасында ел саен уздырыла торган «Ел китабы» конкурсы, Абдулла Алиш премиясе белән мактандым. Кайберәүләрдә грантлар да бар икән. Бернисез, коры энтузиазм белән яшәп ятучы телләр дә бар.

Бу фестиваль 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган иде. Түбән Новгородта узуы да юкка гына түгелдер. Беренчедән, һәр шагыйрьнең хыялы булган Болдино. Аннары Мининны Түбән Новгород татары, диләр. Россиядә яшәүче төрле халыкларның милли әдәбиятына багышланган бу фестивальнең символы, үлемсезлек билгесе – феникс-кош, Аның көлдән яңадан яралуы турында легенда да яши. Туган телләргә багышланган фестивальнең символы шул үлемсез кош булуы күңелләрдә өмет тә уята. Ераклардан җыелган милләт вәкилләре белән якыннан танышкач, бу өмет Дуслык учагы төсле дөрләргә омтыла. Мондый язучы, тарихчы, мәдәният сагында торучы укытучылары булганда, бер генә милли тел дә үләргә, югалырга тиеш түгел. Дөньяда барлыгы 6000 тел бар, диләр. Һәр ике атна саен бер тел юкка чыгып йә башкалары тарафыннан йотылып бара. Алар арасында фестивальгә килгән милләтләрнең телләре булмас, дип бик ышанасы килә. Дәүләт-хөкүмәт тарафыннан бераз ярдәм дә булса, яшибез әле без барыбыз да.

«Башка милләтләр рус телен начар белә», – дигән фикер дә – ялган-уйдырма. Без анда төрле телләрдә сөйләшсәк тә, рус телендә аңлаштык һәм «Бу тел киләчәктә дә дуслык теле булсын иде», – дип кабат очрашырга-күрешергә хыялланып таралыштык.

Казан – Түбән Новгород – Зур Болдино – Казан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X