16+

Путин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу белән котлады

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашучыларга һәм аны оештыручыларга сәламләү телеграммасы юллады. Сәламләү тексты Президент сайтында урнаштырылган.

Путин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу белән котлады

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашучыларга һәм аны оештыручыларга сәламләү телеграммасы юллады. Сәламләү тексты Президент сайтында урнаштырылган.

«Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән котлыйм һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу белән – Россия һәм дөнья мөселман өммәте өчен һәм, әлбәттә, бөтен илебез өчен мөһим вакыйга белән котлыйм.

Бу тантаналарга дистәләрчә дәүләттән кунаклар: сәясәтчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, фәнни һәм иҗади даирәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килүенә без чын күңелдән шат.

Идел буе Болгары тарафыннан Ислам динен кабул итү илебез тарихында иң әһәмиятле чорларның берсе булды, аның күп динле дәүләт буларак формалашуына зур йогынты ясады, Россиянең бердәм һәм күп милләтле халкы формалашуда мөһим роль уйнады. Гасырлар дәвамында Россия мөселманнары ил үсешенә зур өлеш кертте һәм кертә. Аларның төрле өлкәләрдәге ачык казанышлары – безнең бай тарихи, фәнни, мәдәни, рухи мирасыбызның аерылгысыз өлеше.

Россия мөселманнарының хәзерге буыны ата-бабаларының гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карый, аларның Ватанга намуслы хезмәт итү васыятьләренә, патриотизм һәм гаделлекнең югары идеалларына тугрылыкларын саклый.  Украинада махсус хәрби операция уздыру барышында мөселман гаскәриләр батырлык, каһарманлык һәм фидакарьлек күрсәтәләр.

Россия мөселманнары илнең халыкара элемтәләрен киңәйтүдә актив катнашалар. Моны бүгенге чаралар, барыннан да элек, «Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммиты һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы утырышы раслый.

Ике яклы линия буенча да, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлек кысаларында да мөселман илләре белән дустанә элемтәләрне ныгытуга зур игътибар бирәбез. Без төбәк һәм глобаль көн тәртибендәге күп кенә мөһим проблемаларны хәл итү буенча көчләрне координацияли, халыкара мөнәсәбәтләрдә шантажга, дискриминацион чараларга, сәяси һәм икътисадый диктатны куллануга каршы чыгабыз. Алга таба да сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, гуманитар һәм башка өлкәләрдә үзара файдалы, нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерергә өметләнәбез.

Ышанам ки, үткәрелә торган чаралар кысаларында очрашулар ирекле фикер алышуга, шулай ук яңа перспективалы һәм файдалы инициативаларны эшләтеп җибәрүгә ярдәм итәчәк.

Сезгә уңышлы, нәтиҗәле эш һәм иң изге теләкләр телим. Владимир Путин» диелә сәламләү текстында.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading