16+

«Путинның карашы авыр, әйтерсең лә ул сине күзе белән тишәргә тели...»

10 октябрь көнне Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе бинасында урнашкан шоу-румда «Эхо Москвы» радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов белән мастер-класс узды. Журналистның Казан Федераль Университетына килүе беренче тапкыр гына түгел, шуңа да карамастан, залда буш урыннар калмыйча, күбесе келәмгә дә урнашты.

«Путинның карашы авыр, әйтерсең лә ул сине күзе белән тишәргә тели...»

10 октябрь көнне Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе бинасында урнашкан шоу-румда «Эхо Москвы» радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов белән мастер-класс узды. Журналистның Казан Федераль Университетына килүе беренче тапкыр гына түгел, шуңа да карамастан, залда буш урыннар калмыйча, күбесе келәмгә дә урнашты.

- Мин студентлар белән очрашырга яратам. Алар коллегаларга караганда да ачык күңелле. Коллегалар миннән мәгълүмат алырга тели, ә студентлар аңлаучанлык көтәләр. Мин һәрвакыт аңлау һәм ихласлык ягында, - дип башлап җибәрде ул сүзен.

Алексей Венедиктовның Казанга килү сәбәбе «Эхо»ның Казанда эшли башлавына 15 яшьлек юбилее булса да, журналист республиканың сәясәтчеләре белән очрашу максатын да күзаллаган. Шулай итеп, бер көн алдан Казанның мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Әңгәмәгә килгән аудиториянең күбесе журналистика факультеты студентлары булганагамы, Алексей Венедиктов, беренче чиратта, шушы һөнәргә караган нечкәлекләргә игътибар бирде.

Бүген кеше туры мәгълүматка генә кызыкмый. Аны кайсы редакция беренче итеп хәбәр иткәнлеге дә кызыксындырмый. Аудиториягә публицистның төпле фикере кирәк. Шуңа күрә, сез мәгълүматның тапшыручысы булып кына түгел, ә эзләнүләр һәм дөрес нәтиҗәләр чыгарылган материаллар җитештерергә тиешсез. Укучының ышанычы материалның сыйфатыннан килә, - ди Алексей Венедиктов.

Журналист фикерен һөнәри тәҗрибәсеннән китерелгән фактлар белән дә аңлатып барды. Аеруча Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга кагылышлы вакыйгалар аудиториядән «кайтаваз» булдырды.

Бер тапкыр Путин белән үткәрелгән пресс-конференциягә үземнең яшь урынбасарымны җибәрдем. «Путинның карашы авыр, әйтерсең лә ул сине күзе белән тишәргә тели. Ничек кенә булса да, күзенә карамаска тырыш. Күз арасына кара», дип өйрәтем җибәрдем. Өстәвенә, кеше арасыннан аерылып торырга дип, кызыл пиджак та киде әле. Китте бу шулай, мин зәңгәр экраннардан күзәтеп тордым. Сорау бирергә чираты җитте дә, Немцов үлеме турында сорады. Аңа кадәр бер журналист шудый ук сорау биргән иде инде, Путин гына тулы җавап бирмәде. Минем корреспондент югалып калмады үзе. Путинга: «Бу сорауга җавап биргән идегез дә, мин аңламый калдым. Мин тиле. Безнең баш мөхәррир кебек тиле, сез бит аны беләсез», ди. Путин бераз тынып торды да: «Әйе, була инде» һәм алга таба онытылып, 30 минут буе шул Немцов турында сөйләде, - ди Алексей Алексей улы.

Шоу-румда утырган аудитория бер рәттән көлеп җибәрде. Чыннан да, Венедиктов үзе дә, аның шәкертләре дә һөнәри бурычларына җаваплы карыйлар. «Әйтсә, әйтә инде ул. Теләми икән, торып китә һәм башка синең каршыңа килеп утырмый. Ләкин синең турыдан-туры бурычың – сорап карау» дигән девиз белән яши икән Алексей Венедиктов.

Әңгәмәнең икенче яртысы аудиториядән килгән сорауларга җавап, ягъни сессия форматында барды. Аеруча кагылган темалар арасында 2018 елның августында «Эхо»да эшли башлаган «Говорим по-татарски» программасы булды. Бер журналист «Татар теленә игътибар биргәнегез өчен Россиянең башка милләтләре үпкәләмиләрме соң?» - дип сорагач, Венедиктов мондый җавап кайтарды: «Алар үпкәләмиләр дә, тик кызыксынганнары бар. Миннән Бурятиянең башлыгы Алексей Цыденев «бурятча ник берни дә әзерләмисез?» дип, сорады. Ә мин аңа «татарлар – Мәскәүдә урыслар һәм украиннардан соң өченче милләт. Бөтен милләтләргә дә шушы программаны чыгара башласаң, зуррак форматларга мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк», дидем».

Чыннан да, эксперименталь рәвештә кертелгән өйрәткеч программа уңышлы һәм дәвамлы булды. Мәскәү һәм Татарстаннан тыш, субъектларда яшәп яткан татарларга телләрен онытмас өчен кулай юл.
Алга таба сүз Татарстанда электрон сайлаулар системасын булдыру турында  барды. Венедиктов фикере буенча, андый сайлаулар эшне җиңеләйтәчәк. Аеруча хәзерге яшьләргә һәм киләчәк буынга кагыла бу яңалык.

«Безгә - олыларга электрон формат ят булырга мөмкин. Без аны бер-ике тапкыр, шул йомыш өчен куллана алабыз. Ә сез – яшьләр – электрон дөньяда яшисез, аның нечкәлекләрен беләсез. Шуңа күрә дәүләт эшләрен дә шушындый форматка күчерергә кирәк. Әлбәттә, ул көчле система булырга тиеш, - ди, журналист. – Казан халкы мондый режимга күчергә әзер инде. Хәзер бар нәрсә дә республика хакимиятеннән тора. Әгәр дә хуплыйлар икән, без бу экспериментны башлыйбыз».

Алексей Венедиктов 18 яшьлек улын тәрбияләү, буш вакытта ниләр белән шөгыльләнгәннәрен дә сөләйде. Кыскасы, мастер-класста үткен сәяси һәм милли, гади һәм тормышчан сораулар өстендә дә уйларга урын табылды. Ләкин барысы да җылы, юмористик атмосфера белән үрелеп барды. Журналистларны юкка гына «каләм акулалары» диеп атамыйлар. Мәркәзебез чын мәгънәсендә сүз акуласы булып торган, шома телле, шакмаклы күлмәкләр яратучы Алексей Венедиктовны шулай каршы алды.

Алсу Мансурова, КФУ студенты

Фото: tatar-inform

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading