Төрле яклап килгән кеше кем ул? Андыйлар күп өлкәләрдә үзләренең көчен сынап карый, уңышларга ирешү белән беррәттән, аларның тормышы да гадәти түгел, ә үзенчәлекле, кызыклы.
Алар һәрчак яңалыкка омтыла, ару-талуны белмичә, белем туплый, эзләнә, көчен сыный. Мондый кешеләргә беркайчан да күңелсез булмыйдыр, алар белән сөйләшүе дә рәхәт, үзең өчен нәрсә булса да алмыйча калмыйсың.
Бөгелмә якларына барып чыксагыз, Карабаш бистәсендә гомер кичерүче Фазыл Вәлиәхмәтовны күрми китмәгез – ул нәкъ менә алда атап үтелгән шәхесләрнең берсе булыр. Аның янына күрше-тирә район-шәһәрләрдән генә түгел, илнең төрле почмакларыннан киләләр. «Каравыл тавы» дип аталган бер тау бар анда – заманында Илбашы Никита Хрущев, вертолет белән шуның түбәсенә төшеп утырып, тирә-яктагы авылларны күзәткән булган. Америкалыларга «Кузьканың анасын күрсәтергә» вәгъдә биргән генсек эзләренә басып, үземнең дә менгәнем бар ул тауның түбәсенә. Әлеге дә баягы Фазыл абый алып менде инде. Менә шушы атаклы тау түбәсен парапланда сикерүчеләр үз иткән икән. Илнең әллә кайсы почмакларыннан килеп сикереп ятканда (Бурятиядән хәтле килүчеләр бар), шул тау итәге буенда гомер кичергән Фазыл Вәлиәхмәтов кебек кызыксынучан кеше читтән генә карап тора димени – Чаллы инструкторлары белән танышып китеп, үзе дә оча башлый. Аның очышлар саны хәзер 40тан артып киткән икән.
– Парапланда очу кәефне күтәрә, кеше үзгәрә, ниндидер горурлык хисе барлыкка килә. Үзебезнең бәрәңге бакчасына да очып килеп төшкәнем бар. Хәзер үзем инструктор мин, башкаларны очарга өйрәтәм. 30лап кешене кош кебек очу бәхетенә ирештердем, – дип сөйли Карабаш парапланчысы.
Шуларны сөйләгәндә көнләшеп тә куйдым бераз, безнең авылда ак эшләпәсен киеп Хрущев хәтле Хрущев менеп утырырлык андый таулар юк шул, без дә парапланда сикергән булыр идек. Ә Фазыл Вәлиәхмәтовның кызыктырырлык эшләре бихисап. Гомер буе музей ачу турында хыялланган ул. Китаплар җыйган, экспонатлар, әйтем-афоризмнар туплаган. Әти-әнисе бакыйлыкка күчеп, төп нигез бушап калгач, туып-үскән өйне музей итәргә карар кыла. Шулай итеп бу хыял да тормышка аша – Һади Атласи исемендәге музей барлыкка килә. Экспонатлар саны көннән-көн арта, музей ачылганчы ук китаплар саны 2 мең данәгә җиткән булган, хәзер исә 5 меңнән артык. Үзенчәлекле бу музейның капкасына «Туган тел» шигырен язып куйган Фазыл Габдулла улы. Рәссам-бизәүче булып эшләгән чорда тупланган тәҗрибәсен җигеп, репрессияләнгән 48 Карабаш кешесе хөрмәтенә куелган һәйкәлне дә үзе уйлап, үз куллары белән ясап куйган. Һәйкәл гади генә түгел – чәнечкеле тимерчыбыкка чорналган винтовканың тәтесенә атарга ирек бирмәүче ак һәм кызыл төстәге ике күгәрчен формасында ясалган.
«Һәр идея үз көенә, үз көченә, үзе булдыра алган хәтле исәпләнелә», – ди Фазыл Вәлиәхмәтов. Аның принцибы шундый. Үз көче белән шунда ук берничә ел инде өч катлы өй салып ята. Яшәргә бер катлысы да җиткән булгандыр, әмма Карабашның тынгысыз җаны үзе турында гына уйламый – ул бистәнең халык телендә Тау очы дип йөртелгән өлеше өчен үзенчәлекле «Халык йорты» ясамакчы. Биредә һәркем үзенең күңеленә хуш килерлек шөгыль таба алачак. Агачтан әйберләр ясау остаханәсенә унлап кеше йөри икән. Киләчәктә өченче катта тренажерлар куелган спорт бүлмәсе булачак. Батут та шунда үз урынын табарга тиеш. Ә икенче каттагы зур гына залда намаз уку бүлмәсе ясарга ниятли. Бу очта мәчет булмаганлыктан, җәмәгать намазларын укыр өчен бик уңайлы булачак. Әлеге өйнең манарасы да бар әле. Әмма башка бик күп манаралардан аермалы буларак, ул калай урынына пыяла белән капланган һәм буш тормый – андагы күзәтү мәйданчыгыннан телескоп аша йолдызларны күзәтеп була. Киләчәктә әле сикерү басмалары булган бассейн ясау хыялын да чынга ашырырга тели ул. Экстремаль спорт өчен улаклары да әзер – әлеге конструкцияләрнең күбесе үз кулы белән эшләнгән.
Кыскасы, боларның бөтенесе дә чынга ашкач, Карабаш бистәсенең Каравыл тавы очында яшәүчеләр өчен искитмәле бер йорт булачак бу. Әлеге эшләрнең барысы да бер кеше тарафыннан башкарылуы – үзе үк гаҗәп. Ә чынга ашасына бер дә шигем юк, Фазыл абый кебекләр башлаган эшне ярты юлда калдыра торганнардан түгел. Әллә кайдан гына китереп бирүчеләре дә юк үзенең. Хәер, ул үз көченә таянырга өйрәнгән, якташлар иҗатын туплаган, туган якка багышланган биш китабын да үзе чыгарган.
Аның фикеренчә, алда әйтелгән «Халык йорты» авылда мәхәллә саен булырга тиеш. Ә миңа калса, һәр авылның үз Фазылы булсын иде ул. Карабаш бистәсенең Каравыл тавы очында гомер кичерүче, һәрчак яңа идеяләр тудырып, аларны чынга ашырып яшәүче шикеллесе. Андыйларга тартылалар, үз итәләр, бәлки кайвакытта аңлап та бетермиләрдер, шул ук вакытта шикләнү дә юк түгелдер. Чөнки бер бөек шәхес әйткәнчә, аларда югары акыл көче яшеренгән. Бу чынлап та шулай, ахры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Здорово,Фазыл Абыйга коч хэл хэм озын гомер телим!!@
0
0
0
0
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!...
0
0