Шәһри Казан

«Һәр пар читек – тиңдәшсез. Ике кешегә бер төрле аяк киеме ясап булмый»

Татарларның милли киеме, киенү үзенчәлекләре еш кына Россия һәм Европа модасына да тәэсир иткән

Татар халкының милли киемен читекләрсез күз алдына да китереп булмый. Элегрәк аны байлар кигән, аннан соң читек һәм чүәкләр сәхнәдә генә калган. Хәзер исә алар кабат популяр һәм туристлар тарафыннан гына түгел, милли җанлы, сыйфат яратучы хатын-кызлар тарафыннан да яратып киелә.

Ышануы кыен, әмма читекләрнең тарихы урта гасырларга ук барып тоташа. Ә татар читекләрендәге милли бизәкләрне хәтта Алтайда табылган борынгы аяк киемнәрендә дә күрергә мөмкин.

Читек – Татарстан, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә таныш аяк киеме. Франция, Англия, Бельгия, Германия хатын-кызлары өчен бу иң затлы аяк киеме санала. 1920 елда Татар читекләре Парижда уздырылган фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә дә тәкъдим ителә һәм бүләккә дә ия була.

...Республикада чүәк һәм читекләр җитештерүче осталар хәзер шактый. Ә СССР заманында аларның барысы да диярлек фабрикаларда эшләнелгән.

Реклама

Шуларның берсе – Арча милли аяк киемнәре фабрикасы. Аңа 1972 елда нигез салына. Ә аңа кадәр, 1950 елларда Биектау районы Дөбъяз авылында оештырылган фабрика була һәм ул аяк киеме фабрикасы да Арчаныкына кушыла. Шунысы да кызык: Дөбъяз фабрика җитәкчесе Камил Сәйфуллинны Арча фабрикасын җитәкләргә җибәрәләр, ә Арчадан Ядкәр Гайнетдиновны Дөбъязга эшкә, оста итеп билгелиләр.
 Милли читекләр ясауның ни дәрәҗәдә авыр эш икәнен моны ясаган кеше генә аңлыйдыр. Беренчедән, бу – кул хезмәте. Читек ясый торган машина әле уйлап табылмаган. Икенчедән, Казан татарлары читекләрдәге бизәкләрне бервакытта да кабатламаган, аларның һәркайсы үзенчәлекле булган.

Интернетта Арча милли аяк киемнәре фабрикасына багышланган 1975 елгы видеоязма сакланып калган. Анда бу фабрикада елына 725 мең пар аяк киеме җитештерелүе, хезмәткәрләр арасында Ленин ордены кавалерлары, утызар ел хезмәт стажы булган осталар хезмәт куйганы хакында сөйләнелә.

Кызганыч, хәзер инде бу фабрика эшчәнлеген туктатты, әмма бу эшне Айрат әфәнде Солтанов кебек осталар дәвам итә.
Айрат Солтанов фабрикада ун ел хезмәт куйган.
– Мәскәүдә юллама буенча укып кайткач, Арчадагы фабрикада эшли башладым. Анда эшләгән ун ел дәверендә зур тәҗрибә алдым дияр идем, чөнки хәзер, фабрика эшеннән туктаганнан соң да, шул кәсеп белән көн күрәм. Эшләгәнем ипи белән майга җитә. Читекне ясый торган машиналар уйлап табылмаган. Бу тулысынча кул белән башкарыла торган эш. Тире кисәгеннән аяк киеме ясау өчен сәләт тә, тырышлык та кирәк. Иң мөһиме – бу эшкә кулың һәм күңелең ятсын! - ди Айрат Солтанов.
Бизәкләрне ул төрле китаплардан, музейдагы өлгеләрдән карап, заманчалаштырып ясый.
- Һәр пар читек – тиңдәшсез. Ике кешегә бер төрле аяк киеме ясап булмый, – ди оста.

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Арча
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 28 май 2020 - 14:09
    Без имени
    шушындый матур читек киеп йорер идем.хакы ни кадар икэн?Ничек сатып алырга була икэн?