16+

Рамил Галимҗанов: «Без хәзер Эльмира Сөләйманова белән бергә түгел»

Рамил Галимҗанов безгә Эльмира Сөләйманова белән дуэтлар башкаручы җырчы буларак таныш. Кинәт пәйда булып, моңлы тавышы белән тамашачыны әсир иткән җырчыдан үзе белән таныштыруын сорадык.

Рамил Галимҗанов: «Без хәзер Эльмира Сөләйманова белән бергә түгел»

Рамил Галимҗанов безгә Эльмира Сөләйманова белән дуэтлар башкаручы җырчы буларак таныш. Кинәт пәйда булып, моңлы тавышы белән тамашачыны әсир иткән җырчыдан үзе белән таныштыруын сорадык.

- Мин Лениногорск районының Ормышлы авылыннан. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшибез. Хатыным Гүзәл белән ике малай үстерәбез.

Сәхнәгә мин берничә ел элек чыктым. "Сөйгәнең кем", "Йөрәк ярам", "Арабызга чит кертмәм" җырлары белән 3 тапкыр "Алтын барс" сынына ия булдым. Соңырак Эльмира Сөләйманова үзенең концертларына кунак буларак җырларга чакырды. 2 дуэт яздырдык, 2 ел бергәләп концертлар белән йөрдек.

- Эльмира белән сезнең арада мәхәббәт хисе бар икән, диючеләрдә булды?
- Без иҗатташ дуслар гына. Дуэт җырлагач, күпләр шулай уйлый инде, аны бернәрсә дә эшләтеп булмый.

- Эльмира белән сез гел бергә, хатыныгыз көнләшмиме?
- Юк, көнләшми. Хәзер инде бергә түгел, аерым эшлибез. Бары тик солянка концертларында гына бергә җырлыйбыз.

- Эльмира белән бергә эшләү уңайлырак түгелме соң?
- Сүз дә юк, уңайлы. Моның минуслары да, плюслары да бар. Әмма үземә вакыт калмый. Аннары, концертта гел кунак булып йөреп булмый бит. Әмма кабатлап үтәм, Эльмира белән барыбер хезмәттәшлек итәбез, концертларда бергә җырлыйбыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

17

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК матур жырлыйсын.

    Мөһим

    loading