16+

Равил Фәйзуллин: «Татарстан яшьләре»нә - 100ел!, әмма...»

"Татарстан яшьләре" газетасының 100 еллык юбилее тиешле дәрәҗәдә узмады. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин "Матбугат.ру" сайты өчен әнә шундый язма әзерләгән.

Равил Фәйзуллин: «Татарстан яшьләре»нә - 100ел!, әмма...»

"Татарстан яшьләре" газетасының 100 еллык юбилее тиешле дәрәҗәдә узмады. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин "Матбугат.ру" сайты өчен әнә шундый язма әзерләгән.

Быелгысы елның гыйнвар аенда «Татарстан яшьләре» газетасының (заманында төрле исемнәрдә басылган) чыга башлавына 100 ел тулды. Истә калдырырлык сан. Күпләр бу юбилейны матбугатыбызның, гомумән, мәдәни дөньябызның зур бәйрәме булып үтәр дип уйлагандыр. Һәр хәлдә, мин шәхсән үзем тәгаен шулай булыр дип өмет иттем һәм көттем. Чөнки 115 еллык тарихы булган матбугатыбызда бу газетаның аерым бер абруйлы урыны бар. Әмма... юбилей айлары бик сүрән үтеп бара. «Татарстан яшьләре»нә - 100ел!» дигән шигарь яки бәйрәм гөрелтесе җәмәгатьчелектә әллә ни сизелмәде: зур залларда тантаналы кичәләр үткәрелмәде, Республика, журналистлар берлеге җитәкчеләренең котлау авазлары да ишетелмәде шикелле. (Юкса, без, форсат табып, хәтта ясалма бәйрәмнәр оештырып үз-үзебезне юатырга маһир халык инде!). Дөрес, кайбер басмаларда («Идел», «Безнең мирас», «Безнең гәҗит»...) берничә язма, асылда, баш редактор интервьюлары күренгәләде. Миңа калса, мондый зур юбилей уңаеннан «Татарстан яшьләре» үзе махсус аерым сан чыгарырга тиеш иде шикелле.

23 гыйнварда чыккан санны, гәрчә анда, элегрәк редакциядә эшләгән берничә җаваплы хезмәткәрнең истәлек мәкаләләре чыкса да, истә калырлык бәйрәми сан дип әйтә алмыйм. Уйландыра: шундый данлыклы басма юбилее нигә шулай шыпырт кына үтеп бара соң? Заманында, Татарстанда гына түгел, бөтен СССРда иң зур тиражлы яшьләр газеталарының берсе иде бит ул! Ялгышмасам, 200 мең данә булып чыккан чаклары бар иде. 60нчы елларда, татарча чыгучы газета-журналлар аз булу сәбәпле, без - яшьләрнең матбугатта күренү, күпмедер дәрәҗәдә танылу мәйданы нәкъ менә шушы «Татарстан яшьләре» булды да. Биредә беренче әсәрләребез, шигырьләребез чыгу күпме шатлык-сөенеч бирде, күпме ышаныч-өмет уятты бездә ул чакта!  «Татарстан яшьләре» - тарихи миссия башкарган газета. Төрле елларда күпме һәм нинди генә атаклы шәхесләр эшләмәгән анда! Зур язучы-шагыйрьләрне генә искә төшерсәк тә, алар берничә дистәгә җыйнала. Әдәбият тарихында урын алган күпме яхшы әсәрләр басылган! Бер сүз белән әйткәндә, чын мәгънәсендәге халыкчан газета. Яше-карты ябырылып укый иде бит! Кемдер әйтер, хәзер замана бүтән, газета заманасы түгел. Өлешчә килешергә туры килә. Әйе, үзгәлекләр күп, газета коллективы да кечерәйде, газета үзе дә атнага бер генә чыга башлады, авторлар даирәсе дә тарайды, редакция үзе дә полиграфия бинасының аулак чормасына менеп кунаклады... Шулай да традиция буенча, байтак халык яратып укый торган газета әле ул!

«Татарстан яшьләре» - «Татмедиа» системасындагы газета түгел. Ул, партия бетү белән, 90нчы еллардан башлап, үзбаш яшәп (гамәлгә куючылар булып, Татарстан Республикасының яшьләр оешмалары советы һәм газета редакциясе санала), үз-үзен асрап килде (чөнки язылучылар-подписчиклар күп, тираж зур иде). Хәзер чынлап та газетаның мөмкинлекләре чикле. Масштаблы зур чаралар үткәрергә үз көчләре генә җитми дә торгандыр... Ни генә булмасын, бик күп өлкән язучыларның, журналистларның, актив укучыларның газетаның 100 еллыгы уңаеннан рухи бәйрәм, күңел бәйрәме күрәсе килә. Аңлашыла да, «Татарстан яшьләре»н укып үскән буыннар исән бит әле! Аларның үз яшьлекләрен исләренә төшерәсе килми дисезме?

Алда Татарстан АССР оешуга 100 ел һәм… «Татарстан яшьләре»нә 100 ел. Нинди символик янәшәлек һәм тәңгәшлек! Бу ике бәйрәм бер булып, бер-берсен тулыландырсыннар әле, дип Ходай үзе кушкан диярсең!

Бәлки мин өлкәннәргә хас булган хафаланучанлык белән ашыгыбрак нәтиҗә ясыймдыр. Юбилей уңае белән матбугат бәйрәмен оештырырга әле, бәлки, соң да түгелдер? Ә Вакыт дигәннәре бара бирә шул, бара гына түгел - йөгерә! Яз ае саналган мартны ваклый башладык...

Язмама нокта куяр алдыннан, моннан 50 ел элек язылган «Вакытның хәтере шәп аның...» дип исемләнгән дүртьюллыгым искә төште.

«Тиз чигәбез телдән, тарихтан...

Чүккәнбез Бүгенгенең тезенә...

Вакытның хәтере шәп аның! -

бик тиз онытырлар безне дә...

Чыганак: Матбугат.ру

Фото: kazanutlary.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    йолдыз Әйе шул. бу барыбызны да борчый. Ләкин аны кем үткәререгә тиеш иде соң? Шундый ук язмышка "Сабантуй" "(Яшь ленинчы") газетасы да дучар булды. Аның 95 еллыгы бөтенләй дә искә алынмады шикелле, Һәрхәлдә, мин матбугатта күрмәдем. Югыйсә, бүген каләм тоткан һәр журналист һәм язучының туган оясы иде ул. Быел тагын бер матбугат чарасы үзенең юбилеен көтә "Шәһри Казан" газетасына 30тула. Аны ничек котларлар икән? Алдагы хаталарны төзәтергә менә дигән җай югыйсә.

    Мөһим

    loading