Шәһри Казан

Равил Кәримовны ишегалдындагы агачка сарган бал корты күче умартачы иткән

Яңа Савин районында Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән урында һәр шимбәдә үткәрелә торган ярминкә чатырлар шәһәрчеген хәтерләтә, сәүдә рәтләрен йөреп бетерерлек түгел.

Вахитов районында Чехов базары каршында оештырылган ярминкә зур булмаган күчмә кабилә болын-далада табын корган кебек кенә. Язулардан аңлашылганча, Лаеш, Алексеевск, Балык Бистәсе, Арча районнары агрохуҗалыклары белән крестьян-фермерлары “җәйләүгә” туктаган икән биредә. Табыннары мул. Казан базарларында сыер итенең килограммы 280-350 сум торса, ярминкәдә иң югары бәя - 320 сум. Итләр берсеннән-берсе матур, әле пары да сүрелмәгән. “Хәерби” агрохуҗалыгыннан китерелгән шикәр төсле кәбестәнең килограммы 7 сум (базарда 20 сум). Базарда йомырканың бер дистәсе 50-75 сум булса, биредә 45-50 сум. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә продукция бәяләре сәүдә челтәрләрендәгедән 20-30 процентка арзанрак икәнлеген үз күзләрең белән күрергә була.

Балык Бистәсе районының Рус Әшнәге авылыннан Олеся Шәйхетдинова бер машина кабак төяп килгән.

– Ирем Рамил – фермер, ул игенчелек белән шөгыльләнә, ә мин күбрәк бакчада, – ди Олеся.

Лаеш районының Тетеево авылыннан Равил Кәримовның умартачы сыйфатындагы хезмәт дәвере 46 елган тулган икән инде.

Реклама

– Тугызынчы сыйныфта укыган чагымда безнең ишегалдындагы агачка бал корты күче сарган иде. Нәселебездә умартачылар юк, мин дә әле бернәрсә белмим. Ләкин бу кортларны җибәрәсе килми бит. Шуны умартага тутырдым. Ходайның рәхмәте, күч очып китмәде, – дип, умартачы булып китүенең кызык кына тарихын да сөйләп алды Равил.

Шактый еллар 200 оя караган Кәримовлар. Өч литрлы банкага салынган балның (4,5 килограмм) бәясе – 1200-1500 сум.

– Хәзер 60 оя гына тотабыз, яшь чаклар түгел шул. Кияүләр булыша, умарталарны болынга, кырга һәм урман буйларына машиналарда күчереп йөртәбез. Быел һәр оядан 50 килограмм бал аерттык, – диде Равил Кәримов.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 13 января 2018 в 10:30
    Кайтарыйк Будулайны! «Җырлап ачылмаган күңел мәңге ачылачак түгел», – дип җырлыйлар. Җырлап караган бар минем, көтү көткәндә, чыбыркыны микрофон урынына тотып. Көне буе нишләмәк кирәк ул көтүдә, төрлечә маймылланып карыйсың инде. Моң дәрьясына чума гына башлаганда, берәр азгыны уҗымга каера, «Аһ, инәң башмагы, борыл!» – дип, аның артыннан йөгерәсең, микрофон-чыбыркыны шартлатып. Ә кайберәүләр борылып килгәч тә җырлаганнар, ахры. Чыбыркыны чын микрофонга алмаштырып, хәзер әнә сәхнәдә балкыйлар.
    196
    0
    0
  • 13 января 2018 в 09:10
    «Шәһри Казан»ның тугры укучысы Кайсы гына гәҗит 27 ел буе бертуктамый алдыручы тугры укучылары белән мактана ала икән?! Ә менә сезнең «Шәһри Казан» гәҗите шундый укучыларының берсе белән һичшиксез мактана, горурлана ала. Ул – Казан шәһәренең Нагорный бистәсендә яшәүче 85 яшьлек Асия апа Ибраһимова.
    148
    0
    1
  • 13 января 2018 в 10:00
    Шагыйрь җиңүе Декабрь ахырында Казахстанның Төркестан шәһәрендә ХII Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелде. Ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге фестиваль – төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе. Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә ачыла һәм Конья шәһәрендә төгәлләнә. 
    119
    0
    0