16+

Разил Вәлиев: Авылның үзенә ярдәм итәр чак җитте

Иң элек комитет җитәкчесе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге төркем (анда депутатлар, Татарстанның башка районнарының мәдәният бүлеге җитәкчеләре кергән иде) Кощак, Карповка һәм Шәле авылы мәдәният йортларына барып, аларның эшчәнлеге белән танышты. Беренче тукталыш Кощак авылы мәдәният йорты булды. Аның мөдире Людмила Александрова әйтүенчә, клубка 1950 елда нигез салынган. Ул 150 урынга исәпләнгән булган. 1971 елда 200 кеше сыйдырышлы итеп яңартып салына. 2006 елда төзекләндерелә. Биредә 18 клуб башлангычы эшли.

Разил Вәлиев: Авылның үзенә ярдәм итәр чак җитте

Иң элек комитет җитәкчесе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге төркем (анда депутатлар, Татарстанның башка районнарының мәдәният бүлеге җитәкчеләре кергән иде) Кощак, Карповка һәм Шәле авылы мәдәният йортларына барып, аларның эшчәнлеге белән танышты. Беренче тукталыш Кощак авылы мәдәният йорты булды. Аның мөдире Людмила Александрова әйтүенчә, клубка 1950 елда нигез салынган. Ул 150 урынга исәпләнгән булган. 1971 елда 200 кеше сыйдырышлы итеп яңартып салына. 2006 елда төзекләндерелә. Биредә 18 клуб башлангычы эшли.

Урын җитми

Ләкин җитәкче әйтүенчә, иң зур проблема – урын кысынкылыгы.
– Түгәрәкләргә йөрергә теләүче балалар да, концертларда чыгыш ясарлык костюм­нарыбыз да күп, ләкин урын җитми, – диде Людмила Александрова.

– Костюмнарга кытлык булмау – яхшы күрсәткеч. Тик менә җәелеп эшләргә урын җитмәү авыл мәдәният йортлары эшчәнлегенә аяк чала, – диде аңа җавап итеп Разил Вәлиев.
Делегатлар Кощак авылыннан соң, Карповка һәм Шәле авылы мәдәният йортларында да булды. Аннан соң барысы да Питрәч районы мәдәният йортында узган комитетның күчмә утырышында катнашты. Әлеге чарада шулай ук Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башкалар чыгыш ясады.
Эдуард Дияров сүзләренчә, районда 73 авыл исәпләнә, шуларның 24ендә мәдәният йорты бар.

– Безнең максат: һәр авыл­дагы мәдәният учагын төзекләндерү, яңарту, яңа сулыш өрү. Менә шушылай аралашып, киңәшләшеп, үз алдыбызга бурычлар куеп эшләгәндә, күркәм нә­тиҗәләргә ирешербез дип уйлыйм, – диде ул.
Разил Вәлиев исә, аның чыгышын куәтләп, телне саклауда мәдәният учакларының әһәмиятен билгеләп узды.

– Авылдан башка Татарстанның үткәнен дә, бүгенгесен дә, киләчәген дә күз алдына китереп булмый. Чын, профессиональ сәнгать шәһәрдә дибез. Бу чыннан да шулай. Әйтик, Казанда Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Василий Качалов исемендәге һәм Муса Җәлил исемендәге театрлар бар. Авыл кешесенең карап торган бер залы ул – авыл сәхнәсе. Без авылдан һаман нидер сорыйбыз, таләп итәбез, хәзер аның үзенә ярдәм итәр чак җитте. Мәдәният учакларының телне, милләтне, мәдәниятне саклауда өлеше әйтеп бетергесез зур, – диде ул.

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин әйтүенчә, бүген республикада 3821 мәдәният учреждениесе бар, шуның 3288е – авылда. Иң зур күпчелекне клублар алып тора. 2016 елда Хисап палатасы үткәргән тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, шуны әйтергә була: яңа клублары булган җирлекләрдә яшәүче халыкның 97 проценты мәдәният йортлары эшчәнлегеннән канәгать. Гадәттә, клубы булмаган яки ул ­начар хәлдә булган авыллардан зарлар килә. Канәгатьсезлек белдергән исемлектә хәзерге көндә 578 клуб исәпләнә, шуның 554е – авылларда.

Китапханәләргә – вакытлы матбугат, клубларга кадрлар җитми

Шәле авылы китапханәчесе Сиринә Кәбирова белән аралашкан вакытта: «Китапханәләргә вакытлы матбугат җитми. Башкалар да укысын дип, еш кына өйдән алып килеп куябыз», – дигән фикер ишеттек.  Сүз уңаенда шунысын да әйтергә кирәк, Разил Вәлиев китапханәләргә үзе дә күчтәнәч белән килгән иде. Ул аларга бер тартма матур әдәбият һәм үзенең «Шагыйрь» исемле җыентыгын бүләк итте.

Ә китапханәләрнең матбугат белән тәэмин ителеш мәсьәләсенә үз чыгышында министр да тукталып узды. Аның сүзләренчә, Президентның «2014-2020 елларда Татарстанда республиканың дәүләт һәм башка телләрен сак­лау, укыту, үстерү дәүләт программасы» эчендәге «2014-2020 елларда китапханә эшләрен үстерү» программасы нигезендә, ел саен вакытлы матбугатка яздыру өчен федераль бюджеттан 100 миллион сум акча бүленә.

– Республика сатып ала торган әдәбият белән беррәттән, матбугат укучыларның массакүләм мәгълүмат чараларына ихтыяҗы әлегә тиешенчә канәгатьләндерелә алмый. Татарстан милли китапханәсе уздырган тикшерүләр күрсәткәнчә, быел Татарстанның һәр районындагы китап­ханәләр газета-журналларга өстәмә яздыруга мохтаҗ, – диде министр.
Проблемалар дигән вакытта, мәдәният йортларының кадрларга кытлык кичерүе дә мәгълүм. Айрат Сибагатуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта алар уртача 19 873 сум хезмәт хакы ала. Дөрес, кайбер районнарда – 10-11 меңгә, хәтта 5-6 меңгә эшләүчеләр дә барлыгы билгеле булды.

– Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы, 2012 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга артса да, мәдәният өлкәсенә яшь кадрларны җәлеп итү мәсьәләсе һаман игътибар үзәгендә кала бирә. Быелның беренче яртыеллыгына мәдәният хезмәткәрләренең уртача эш хакы (1 сентябрьдән артуны исәпкә алмаганда) 19 873 сумны тәшкил итә, – диде ул.

Мәдәният йортларының кадрлар белән тәэмин ителешенә Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Рифкать Йосыпов та аерым тукталды.

– Кызганычка, соңгы елларда уку йортында бюджет урыннары кимегәннән-кими барды. Киләсе елга, Татарстан Президенты ярдәме белән, 150 студентны гына түгел, тагын да күбрәк кешене кабул итәрбез дигән өмет бар. 21 ел эшләү дәверендәге күзәтүләремнән чыгып әйткәндә, авыл җиреннән килеп укырга керүчеләр саны өчтән бер өлешне тәшкил итә. Институт авыллар белән тыгыз элемтәдә тора. Быел Питрәч райо­ныннан биш студент кабул ителде, ә кайбер районнардан тоташ берничә ел рәттән абитуриентлар килми. Менделеевск, Әгерҗе, Зәй, Мамадыш һәм башка тагын берничә районнан өч елда бер генә студент та укырга килмәде яки килеп тә, керә алмады, – диде ул.

Интернет белән ­тәэмин ителеш

Сарман районындагы 42 авыл мәдәният йортының берсе дә интернет челтәренә тоташтырылмаган. Бу хакта Сарман мәдәният йортының өлкән методисты Айгөл Галәветдинова чыгышыннан билгеле булды.

– Сарман районында 42 авыл мәдәният йорты бар һәм аларның берсендә дә интернет юк. Мәсәлән, мин үзем атна саен билгеле бер сәгатьтә скайп аркылы киңәшмә уздырыр идем. Яисә кирәк вакытта скайп аша методик күрсәтмәләр дә бирер идем. Авыл мәдәният йорты өчен «Инстаграм», «Фейсбук», «Вконтакте», «Телеграм» кебек социаль челтәрләргә кушылуны да бер калыпка салып, системалы итеп алып барыр идем. Мәдәният өлкәсенә караган яңа технологияләр, хокукый актларны, законнарны семинар форматында өйрәнеп, үзара фикер алышыр идек, – диде ул.

Сөйләшү барышында мондый проблеманың бер Сарманда гына түгел, башка район авылларында да барлыгы ачыкланды. Мәсәлән, без барган Карповка авылы мәдәният йортының да әлегә интернетка тоташмаганлыгы ачыкланды.

– Әлегә мөмкинлек юк, ләкин атна-ун көн эчендә бу мәсьәлә хәл ителәчәк, – диделәр анда.

Бу проблеманың барлыгын Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да инкарь итмәде.

– Әлеге проблеманы хәл итү юлларын эзләргә һәм табарга кирәк. «Таттелеком» белән сөйләшергә кирәктер бәлки, – диде «Татарстан–Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов әлеге мәсьәләгә карата.

Питрәч районы

Фото: Рамил ГАЛИ/tatar.inform

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading