16+

Разил Вәлиев: "Хәзерге җыр сүзләрендә нәрсә генә юк, аяк-кулыңны сындырырлык!"

Р.Ваһапов фонды генераль директоры Рифат Фәттахов зур хыялы белән уртаклашты.

Разил Вәлиев: "Хәзерге җыр сүзләрендә нәрсә генә юк, аяк-кулыңны сындырырлык!"

Р.Ваһапов фонды генераль директоры Рифат Фәттахов зур хыялы белән уртаклашты.

“Разил Вәлиев белән “Халык җәүһәрләре” исемле фестиваль оештырырга телибез. Бездә халыкчан башкаручылар бик күп. Мәсәлән, Мамадышта Гөлнәзирә Талипова, Азнакайда Миргаяз Шәрәфиев, Сабада Рисәлә Мостафина. Ә төбәкләрдә никадәр уникаль шәхесләр яши! Якташларым арасында Шамил Мостафин исемле җырчы бар. Аңа иде 70 яшь. Әгәр сәхнәгә чыкса, кайбер йолдызларны бәреп егачак. Бу – безнең бик зур байлыгыбыз. Кызганыч, алар игътибардан читтә кала. Ә бит чит төбәкләрдә җырны, моңны, милли мәдәниятне саклауга зур өлеш кертелә”, - ди ул.

Аның фикерен Разил Вәлиев тә хуплап алды. “Безнең халык аеруча җырга мөкиббән. Дәүләтсез калган халыкның бөтен уй-теләге, фикере, сүзе җыр аша әйтелгән. Муса Җәлил дә бит гильотинага барганда җырлап барган. Элекке заманнарда районнар үзешчән сәнгать осталарын туплап, Казанга алып килеп Опера театрында күрсәтә иде. Без моңа бик куана идек. Тора-бара ул бетте, әмма яңа төрле формада барлыкка килде. Ваһапов фонды – шундый формаларның берсе. Бүгенге көндә җыр сәнгатенә сыйфат җитми. Җыр сүзләрендә нәрсә генә юк, аяк-кулыңны сындырырлык! Әмма алар җырлый һәм җырласын. Алтын бөртекләре барыбер калачак”, - диде “Яңа Гасыр” компаниясенең генераль директоры киңәшчесе Разил Вәлиев.

Ул Рифат Фәттаховка кызыклы тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. “Татарның җыры пентатоникага нигезләнгән. Пентатоника – ул Кытай, Япония, Корея, Монголиядә. Әгәр дәүләт дәрәҗәсендә шундый мөмкинлек бар икән, аларны чакырып, пентатоника фестивале оештырырга иде. Безнең алар белән уртак яклар шулкадәр күп. Соңгы елларда без көнбатыш музыкага йөз белән борылдык. Мин аларны яманламыйм, әмма ул безнең музыка түгел. Татар моңы дигәндә, безгә мин әйткән халыклар белән аралашырга кирәк. Алар үзләре дә безгә тартыла. Әгәр бу тәкъдимне тормышка ашыра алсак, бик әйбәт булыр иде”, - диде Разил Вәлиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading