16+

"Реанимациядән исән чыгарсыз дип уйламаган идек, диделәр..."

"Хәзер шуңа шаккатам: ничек коронавирус эләктердем дип уйламаганмын мин?! Аңарчы күпме куркып, әз генә йөткерсәм дә, ул түгелме икән дип, дер калтырап йөрдем бит", - ди ул.

"Реанимациядән исән чыгарсыз дип уйламаган идек, диделәр..."

"Хәзер шуңа шаккатам: ничек коронавирус эләктердем дип уйламаганмын мин?! Аңарчы күпме куркып, әз генә йөткерсәм дә, ул түгелме икән дип, дер калтырап йөрдем бит", - ди ул.

“Ясирәнең хәле авырайган, Казанга ук алып киткәннәр”.
“Ясирә исән-сау дәваханәдән чыксам, әлеге авыруның никадәр мәкерле, куркыныч икәне турында һәркемгә сөйләячәкмен, дип әйткән”.
“Ясирә, терелеп, Кукмарага кайткан икән”.

Җәй айларында халык арасында йөргән сүзләр бу. Заманында район халкын тәмле Манзарас ипие белән сыйлаган эшмәкәр ханымны, яңгыравыклы матур, көчле  тавышы белән тамашачыларны әсир иткән, һәрвакыт елмаеп-көлеп кенә торучы  Ясирә Гарифуллинаны күпләр  белә, таный шул. Әйе, Казаннан кайткач очраштык, коронавирусны ничек кичерүе турында сөйләштек, урыны-урыны белән күз яшьләребезне дә сөрттек аның белән.

- Узган елны, коронавирус таралып кына килгән мәлне, шуның кадәр нык сакландым. Бу турыда ишетүгә, миннән дә каты курыккан кеше булмагандыр,  - дип сүзен башлады ул. - Ялгыз булуым шүрләтте. Кеше кешегә керми торган, беркем дә ярдәмгә ашкынмый торган атмосфера иде бит инде. Туганнарга, дусларга да алдан ук берегез дә килмисез, аралашмыйбыз, сөйләшергә телефон бар, дип әйтеп куйдым. Туганнарда никах  мәҗлесе булды, анда да кайтмадым. Быелга чыккач, кыш көне “тынды” бит ул. Әле февраль аенда сеңлем Гөлсөяр белән “Наз” үзәгенә ял итәргә дә йөрдек. Язлар да  тыныч кына үтеп китте, авыручылар саны кимеде, саклану чаралары да аның кадәр кискен булмый башлады. Халык иркенәйде, шул исәптән мин дә. Инде шушының белән төгәлләнер дип уйладым.

Июнь аенда тиктомалдан хәлсезлек башланды. Минем авырый башлавым турында ишеткәч, Ясирә кайдадыр очрашуга барган икән, дип тә сөйләшкәннәр. Беркая да бармадым. Шул хәлем булмаган килеш улым Искәндәр, киленебез белән Уразай Сабан туена кайттык. Үзем киенәм, үзем аларга, уф, минем бер хәлем дә юк, ятып кына торасым килә, дим. Ә температураны үлчәп карарга башыма да килми. Сеңлем Гөлсөярләрдә өстәл өсте сый-нигъмәттән сыгылып торса да, бернәрсә ашый алмыйм, тамактан ризык үтми. Авыл Сабан туенда яныма сыйныфташлар килеп утырды. Алга китеп, шуны да әйтеп үтим: аларның да берничәсе минем белән аралашканнан соң каты авырган. Сәрдекбаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучылар белән Чәти күлендә (хәзер “Парлы күл” дип атала) бер җыелып алыйк әле дип, ике-өч атнадан очрашырга сөйләштек. Шундый планнар корып кайтып киттем мин Кукмарага. Икенче көнне туган авылым Тырышта Сабантуй. Искәндәрләр кайчан китәрләр инде, урынга менеп ятар идем, дип көтеп йөрим. Җитмәвенә әни дә: “Әллә син авыл Сабан туена да кайтмыйсыңмы?” - дип шалтырата. “Юк, нәнә, хәлем юк”, - дидем. Безнең өчебезне - мине һәм сеңелләрем Гөлсөяр белән Вәсиләне - бәйрәмдә җырларга да чакырганнар иде. Хәзер шуңа шаккатам: ничек коронавирус эләктердем дип уйламаганмын мин?! Аңарчы күпме куркып, әз генә йөткерсәм дә, ул түгелме икән дип, дер калтырап йөрдем бит. Ә үзем шундый каты авырыйм, миндә коронавирус дигән уй да юк. Искәндәрләрне Казанга озатуга  караватка аудым. Дер-дер киләм, туңдыра башлады.

Икенче көнгә “Ашыгыч ярдәм” чакырдым. Килде, фельдшер карагач, дәваханәгә төшәргә кушты. Бу очракта Ходай рәхмәте дип әйтү дөрес булмас инде, күршем Рәшит белән Лилия дә авырый башлаганнар. Аларга ияреп, мин дә киттем, табиб янында кулым дер-дер килә, сумкадан паспортымны таба алмыйм. Берничә көннән соң КТ үттем. Ул бер як үпкәнең – 10 процент, икенчесенең 15 процент зарарланганын күрсәтте. Ул вакытта моның кадәр киеренкелек юк иде, шунда ук инфекция бүлегенә кереп ятарга куштылар. Ничек шуның кадәр тыныч кабул иткәнмендер, шушы өйгә тагын кайтырмынмы икән, мин үлмәмме икән, дигән уй бер дә килмәде. Бәлки Рәшитнең дә минем белән бергә ятарга керүе тәэсир иткәндер. Елмаеп, таксига утырып төшеп киттек. Күп кеше саубуллаша, бәхилләшә, кычкыра, елый, дуамаллана, диләр бит инде бу авыру белән. Әмма дәваханәдә минем кыяфәтемне күреп танымаучылар да булган. Аяк атлауларыма кадәр авырайды. Инфекция бүлегендә шәфкать туташлары белән санитаркалар авырулар өчен нишләргә белмичә торалар иде. Зилә Габдрахмановага аерым рәхмәт, ничәмә-ничә тапкыр кереп, кан басымын да үлчи, кандагы кислородны да карый. Әмма андагы шартларга шаккатасың, тәрәзәләр ябык, һава юк, урамда кырык градус эсселек, бәдрәфләр җимерелеп беткән. Хәл белергә кергән Рәшиткә дә үләм мин монда хәзер, дим.

Беркөнне иртә белән мине башка бүлмәгә күчерәбез, диделәр. Санитаркалар, әйберләремне җыеп, үземне каталкага утыртып алып та киттеләр. Шул арада миңа туганым Илзия шалтырата, авыл катыгы белән пирог керттем, ничә көн ашаганың юк, шуны аша әле, яме, ди. Караватыма утырып, катыкны эчеп кенә бетердем, пирогны авызыма китереп кабыйм гына дисәм, палатага табиб-анестезиолог Фәнзил Закиров, Зиләләр килеп керде. Ясирә апа, сине тиз арада Казанга җибәрәбез, диләр. Әйбәт бүлмәгә чыктым, хәлем яхшыра, дип торам бит инде. Зинһар, мине җибәрә күрмәгез, дип еларга тотындым. Табиб: “Ясирә апа, мин Казанга шалтыраттым, хәзергә урын бар, синең хәлең әйбәт түгел, бармыйча булмый”, - диде. Үзе тиз генә документларны тутырыгыз, тиз генә әзерләгез, биш минуттан юлга кузгаласы, дип, күрсәтмәләр бирә башлады. Мин киттем, теге пирог бер тапкыр да кабылмыйча, караватымда ятып калды.

Машинага алып кереп утырттылар, шәфкать туташлары, санитаркалар чыгып карап калды. Аларны күреп, шулкадәр кайгырып озатканнарын аңладым. Хәлемнең начар икәнен белгәннәр инде. Искә төшерсәм, хәзер дә елыйсым килә. Кайсыдыр  нашатырь алып чыга, икенчесе – салкын су. Зилә битне ышкый, борынга нашатырь тидерә. Үзе: “Ясирә апа, кайтасың, яме, кайтасың, яме”, - дип, берөзлексез кабатлый. Шунда бер санитаркага күзем төште, ул елый иде инде. Үземнең хәлемне шундый ук куркыныч дәрәҗәдә икәнлеген аңламаганмын. Соңыннан белдем: чыгып утыруга кисәк кенә йөзем зәп-зәңгәргә әйләнгән. Шофер Рәсүл Хәсәншин, машина сиренасын кабызып куеп, тиз арада Казанга алып килеп җиткерде. Фельдшер Зөлфия Гыйльметдинова  юл буе сөйләштереп, хәлемне сорашып, Ясирә апа, сабыр ит, хәзер җитәбез, дип, тынычландырып  барды. Үзара гел кислород җитәме, дип әйткәннәре дә колакка керә. Кукмарадан да сорап шалтыратып торалар. Шунда үземнең нинди хәлдә икәнлегемне аңлап алып, “на всякий случай” дип, Зөлфиягә улым Искәндәрнең номерын яздырдым. Аннары гына әйттеләр: Казанга җиткәндәрәк машинада кислород та беткән булган.

Казанда шунда ук КТ үттем: үпкәләрем 60 проценттан да югары зарарланган. Шул арада реанимациягә алып кереп киттеләр, бик күптөрле аппаратураларга тоташтыра башладылар. Кисәк күрше караватта ятучы бер хатынның башындагы ап-ак матур башлыгына күзем төште. Хәле авыр шикелле иде, янәшәсендәге шәфкать туташлары да нидер эшлиләр. Берзаман шул хатын янындагы аппаратура шып итеп туктап калды. Мине аппаратураларга тоташтырып торучы яшь кенә шәфкать туташы сискәнеп куйды да: “Апа китте”,- диде. Шунда ук табиблар йөгерешеп керделәр, ике арага ширма корып куйдылар. Андагылар үлемгә ияләнгәннәр инде, ахрысы, аз гына калган ярыктан карап яттым: ах-вах та килмәделәр, әкрен генә эшләделәр, алкаларын салдырдылар, киемнәрен алыштырдылар һәм, зур кара капчыкка гәүдәсен этеп кертеп, караваты белән бергә алып чыгып киттеләр. Мин керүгә ун минут эчендә булган хәл бу. Палатада берүзем калдым. Соңыннан  Искәндәргә дә әйттем әле, реанимациягә салуга әнинең акылы киткән дип әйтмә, әмма күземне йомсам, миңа нидер кагылып киткәндәй булды, дидем.

Нинди дә булса дога укырга тырышам, башка берни килми. Ул төнне мин йокламадым инде. Берөзлексез янда булдылар, анализ, кан басымы, сатурацияне гел тикшереп тордылар. Битемдә - кислород килә торган маска, телефоннан сөйләшү түгел, аны бирмәделәр дә. Соңыннан, рәтләнә башлагач, ватсапка килгән хәбәрләрне укыйм. Сеңлем Гөлсөяр: “И-и апа җаным, кайларда ятасың икән син, ничек икән хәлләрең, белмибез шул”, -  дип, елый-елый  язган. Берәр көннән соң Өскебаш авылыннан (Түбәнме, Югарымы икәнен белмим) Гөлнара исемле шәфкать туташы: “Апа, сез Кукмарадан икәнсез”, - дип килеп керде. Аның аша гел балалар белән элемтәгә чыгып, хәлемне яздым. Табиблар - Кукмара егете Фәнзил Рәхмәтуллин, Зур Сәрдек кызы Энҗе Фәттаховалар да  кереп, “Ясирә апа, без сезне карап торабыз, борчылмагыз, анализларыгыз уңай якка таба бара”, - дип, хәлемне белешеп чыгып китәләр иде. Бик зур рәхмәт аларга, якташларымның шундый игътибары, әлбәттә, күңелгә әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирде.

Яныма Арча районыннан Миннебаевлар фамилияле әниле-уллы бер гаиләне салдылар. Мин бит инде аппаратураларга тоташтырылгач, борылып ята алмыйм, әмма сөйләшкәннәр колакка керә. Үзе дә авыр хәлдә булган әнисе: “Улым, табибларның сүзләрен тыңла, нәрсә генә әйтсәләр дә эшлә инде”, - дип өзгәләнә.  Мине калактан ашатучы санитарка колагыма: “Улына 40 яшь, Даун авырулы, бик акыллы, әмма үзсүзле. Сабыр итәрсез инде, яме”, - дип пышылдады. Берәр көннән соң улыгызны башка бүлмәгә чыгарыйк әле, анда аңа җайлырак булыр, дип алып чыгып киттеләр. Әнисенең ничек борчылганын күрсәгез! Аның өзгәләнгәннәре мәңге исемнән чыкмас инде. Кергән бер кешедән, улым ничек икән анда, сулый аламы, ашыймы, дип сораша иде. Улының хәле әйбәт булмаганлыктан, әнисенә сиздереп тормыйча, аны ИВЛга тоташтырганнар икән. Бер көннән соң ул вафат булган, әнисенә бу турыда әйтмәделәр. Бик кызганыч, укытучы булып эшләгән бу ханымны гомуми палатага чыгаргач, улының үлгәнен дә белмичә, үзе дә аны артыннан китеп барган.

Реанимациядә ун көн ятасы була, диделәр.  Коточкыч бит монда, эсселек, аппаратураларга тоташтырылганлыктан, борылып та, әйләнеп ятып та, төне буе анализлар алганлыктан, йоклап та булмый, тагын ничек түзәсе... Бөтен гәүдәм сызлый, авырта. Мондый сызлануларны бу яшемә кадәр кичергәнем юк иде.  Үпкәләр зарарланганлыктан, суларга һава җитми, ул - бик куркыныч әйбер, кислород маскасын ун минутка гына алып торсаң да үлеп китәрмен, дип хис итәсең үзеңне. Гомер булмаган шикәрем 20гә күтәрелгән. Инсулин кадый башладылар. Аяк мамык шикелле, әз генә бассаң да сөякләр сынар кебек. Ходайның рәхмәте, биш көннән соң табибым, яныма килеп,  без мондый нәтиҗә көтмәдек, реанимациядән исән чыгарсыз дип уйламаган идек, организмда кисәк ниндидер үзгәреш булды, икенче төрле эшләп китте, анализларыгыз яхшырды, диде. Мине гомуми палатага чыгарасын җиткерде. Соңыннан әйттеләр: беренче көннәрдә балаларга ышанып тормагыз, хәле уңай якка түгел, дигән булганнар.

Мин бит яңа төзелгән республика клиник инфекция дәваханәсендә яттым. Андагы шартларны әйтеп бетерә торган түгел. Һәр медперсоналның кешенең исәнлеге өчен тырышканнарын күреп шаккаттым. Хәзер дә шулаймы икән анда? Ардылармы, туйдылармы икән инде? Кашык тотарга да хәлем булмаганлыктан, санитаркалар үзләре ашаттылар, эчкән суыма кадәр күпмесе керә, чыга икәнлеген тикшереп, үлчәп тордылар. Казандагы шартларны күреп, киләчәктә бездә дә шундый заманча уңайлыклар тудырылсын иде, дип теләп яттым. Мин үзем вакцина ясатырга өлгермәгән идем. Аның өчен бик үкендем. Авыруны шуның кадәр авыр кичергәннән соң, кешеләр, сак булыгыз, бу - бик куркыныч чир дип, бөтен дөньяга кычкырасым килә. Дәваханәдән чыкканда табибтан да киләчәктә бу авыруны җиңеп булырмы икән, дип кызыксындым. Бары тик вакцина белән генә, диде ул.

Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә шул вакытта тагын бер кат инандым. Табиблар да искиткеч ярдәм күрсәтте, әмма догалар да мине аякка бастырды дип уйлыйм. Сеңлем Гөлсөяр, нәнәм биш вакыт намазда минем өчен дога кылганнар, Манзарас авылы мәчете картлары, әтинең исемен сорап, намаз саен исәнлегемне телибез, дигәннәр. Күршем Гөлшат Галиева телефоныма: “Ясирә апа, борчылып ятма, синең өчен шулкадәр күп укыйм, шулкадәр күп телим, җиңел укыла, димәк, тереләчәксең”, - дип яза иде. Берничә көн үткәч, Гөлшаттан: “Бер дога укыдым, шуны укыганнан соң кешегә ат муены зурлыгындагы теләк барып ирешә”, - дип язылган хәбәр алдым. Ышанасыңмы-юкмы, табибым шул көнне гомуми палатага чыгарабыз, дип керде.

Гомуми палатада 3 атна яттым. Ике атнадан өйгә кайтырмын инде дигән идем. Булмады. Әле бит янәдән атлап йөрергә дә өйрәнергә кирәк. Аяк тотмый, караваттан тартып торгызалар да, аның бер башыннан икенче ягына тотына-тотына, әкрен генә барам да яңадан авам. Ә беркөнне төнлә торып бәдрәфкә бардым. Имеш, бик тиз ияләнгән булсак та, памперслардан котылу ягын карарга кирәк. Анда барып җитүгә егылганмын. Ярый әле палатадагы рус хатыны уяу булган, шунда ук кнопкага баскан. Бу хәлдән соң табиб тагын бер атна дәва билгеләде. Бер палатада Сабанчино авылыннан 82 яшьлек Римма исемле апа белән яттык. Рәхмәт яугыры, үз кызы кебек карады, ул миңа чәйләр ясап эчертте. Кайтыр көнне дәваханә капкасы янында улым Искәндәр каршы алды. Кочаклаштык та, еладык та еладык аның белән.

Әлеге авыру күп кешенең холкын үзгәртә, диләр. Хәзер элек минем өчен бик кызыклы булган әйберләргә карата күңелемдә бу миңа нәрсәгә, дигән сорау кереп урнашты. Аннан соң дәваханәдә ятканда якташларымның, бер белмәгән кешеләрнең минем өчен кайгырып торулары шаккаттырды. Ул ватсаптагы хатларны укысаң... Зур җитәкче хатыны да түгел, гади генә бер пенсионер, югыйсә.  Барысының да теләкләре кабул булып, үлем сагалаган йорттан исән кайттым. Дәваханәдә вакытта бакчамнан гөлбакча ясаган, Казаннан кайткач ике атна буе кайнар ризыктан өзмәгән күршеләрем Лилия, Рәмзиягә, дусларым Равилә, Резедә, Гөлшатка, туганым Асиягә, кода-кодагыйларга да чиксез рәхмәтлемен. Һәм, әлбәттә, иң зур рәхмәтем минем өчен җан атып торган газиз балаларыма, туганнарыма.

Реанимациядә ятканда бөтенесен уйладым: китәргә иртәрәк бит әле миңа, дидем. Якыннарым ничек кичерерләр, балалар нишләп бетәрләр, дидем. Үлемнән курыкмадым үзе. Бер абыстайның 60 яшьне тутыргач, мин яшәмәдем  дип әйтергә сезнең хакыгыз юк, дип әйткәне күңелемә уелып калды. Әмма тормышның матурлыгы, эштән яңа туктап, үзем өчен генә яши башлавымны искә алдым. Оныклар үскәнен күрәсе килеп яшәү теләгем бар иде. Инде санаулы минутлар гына калгандыр дигәндә, күңелемдә “Яшәү матур” дигән җыр яңгырый башлый. Әз генә онытылып киткәндәй булам да балаларның әни дип өзгәләнеп елаулары, якын дустым Гөлсинәнең синнән башка ничек яшәрмен, дип язганнары искә төшә. Бөтен туганнарның, таныш-белешләрнең минем өчен ялварып сораганнары ишетелеп киткәндәй була. Мин бит әле яшәргә тиеш, мин әле кемдер өчен кирәк, дигән уй  күңелдән китми...

Лилия Нургалиева, Хезмәт даны

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

28

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе короновирус хэркемдэ почти Бер торле.ике атна кислород иснэп ятабыз,торалмыйча,хэлсезлэнеп,ай бигрэклэрдэ авыр булды.Рэхмэт врачларга,медсестраларга,вес персоналга, яхшы сузлэре очен,поддерживать иткэннэре очен, алар точно геройлар.мин Ульяновск тан,хэзерге вакытта ЦГБ больница да ятам.бик Зур рэхмэтле.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шул кадэр дэрес язган бу ханым.Минлэ чирлэдем бу афэт б..н .Бэтен сэяклэрнеэштэн чыгарды.Аннан сон ике зур операция кичердем позвоночника хэм аякка.Бик куркыныч чир сак булыгыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Узем укыйм узем елыйм, без дэ булдык ул больницада. Врачлар га, медсестра лар га зур рэхмэт. РКБ яттык

        Мөһим

        loading