16+

Редакторлар аучы ролендә, яки татар журналистикасында кадрлар кытлыгы

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров татар телендә чыгып килүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашып, аларны борчыган сорауларны тыңлады. Очрашу ел дәвамында яхшы хезмәт күрсәткән ММЧ вәкилләрен бүләкләү белән тәмамланды.

Редакторлар аучы ролендә, яки татар журналистикасында кадрлар кытлыгы

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров татар телендә чыгып килүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашып, аларны борчыган сорауларны тыңлады. Очрашу ел дәвамында яхшы хезмәт күрсәткән ММЧ вәкилләрен бүләкләү белән тәмамланды.

“Безнең гәҗит” газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов “Бүгенге көн шартларында татар басмаларын ничек саклап калырга?” дигән темага фикерләрен җиткерде.

“Кызганыч, профессиональ журналистика, профессиональ белгечләрнең сүзе җитми. Шул сәбәпле, халык арасында ышанычсызлык хөкем сөрә. Вирус турында ниләр генә уйлап чыгармадылар. Янәсе, аны самолеттан сибеп йөргәннәр, прививка ясаткан кешеләр үлә һәм башкалар. Икенче зур проблема – кадрлар кытлыгы. Без инде картаеп киләбез. Мин дә җиденче дистәне ваклыйм. Татар журналистикасы мәктәбе авыр хәлдә. Мин телевидениедә баш редактор булып эшләгәндә, кадрлар педагогика институты филологлары хисабына тәэмин ителде. Өстәвенә татар мәгарифе татар телле балаларны тәрбияләми башлады. Русчасы шәп булган яшьләр русчага күчәргә тырыша. Татар журналистын әзерләү турында уйларга кирәк. Без – редакторлар хәзер аучы ролендә: кайда талантлы егетләр-кызлар бар, шуннан эләктерергә тырышабыз”, - диде Илфат Фәйзрахманов.

Ул шулай ук тираж мәсьәләсен дә күтәрде. “Бүгенге көндә тиражны үстерү турында хыяллану мөмкин түгел, аны саклап калу турында кайгырабыз. Ә тиражларның кимүе бездән тормый дип, 99 процент ышанып әйтә алам. Бүген почта – хат белән газета-журнал таратучы түгел, әйбер сатучы. Сатсын, акча эшләргә кирәк. Ләкин ник анда сатылган әйберләр кибеттәгегә караганда кыйммәтрәк? Бүген авылда гына түгел, шәһәрдә дә почта бүлекчәләре ябылу алдында, чөнки хезмәт хаклары түбән” - диде Илфат Фәйзрахманов.

“Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та татар журналистикасындагы кадрлар кытлыгы турында борчылуын белдерде. “Иң зур проблема – татар телендә эшли белүче кадрлар табу авыр. Кызганыч, олы буын белгечләре китеп бара. Видео, инфографика белән эшләү җитми. Яңа технологияләрне өйрәнергә кирәк. Моның өчен яшь буын журналистларының телне камил белүе дә мөһим. Аларның интернетта яңа форматта эшли белүләре кирәк”, - диде ул.

Шамил Садыйков сүзләренчә, бүген “Татмедиа”да дистәдән артык вакансия бар. “Татар телле белгечләрне шәһәрдә генә түгел, районнарда да табу кыен. Рус теллесе дә табылмый. Кызганыч, журналистларны бюджет урыннарда әзерләү туктатылды. Без укыган заманда 10-15 кешегә бюджет урыннар бирелә иде. Әмма аларның икесе генә журналист булып китә алды. Узган ел “Татмедиа” КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә журналистика буенча махсус курс ачып җибәрде. Һәр җомга көнне “Татмедиа”да практика оештырылды. Алар биредә татар мохитендә булды”, - ди Шамил Садыйков.

Әмма КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин фикеренчә, ул балаларны “Татмедиа”да гына укыту җитми. “Филология факультетатында укучылар татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын алып чыга. Алар - журналист түгел. Журналист белгеч булырга тиеш. Без журналистиканың теориясен дә, тарихын да, психологиясен дә, экономикасын да укытабыз. Татар теле укытучылары хисабына журналистлар әзерләргә кирәкми”, - диде ул. Сүз уңаеннан, быел татар журналистикасының бюджет урыннарына 10 студент кабул ителгән. 

Очрашуда шулай ук татар журналистларына киң караш җитмәве, аларны чит илгә җибәреп, тәҗрибә туплау кайту мөмкинлеген булдыру, журналистларның эш хакын, гонорарлар фондын арттыру тәкъдим ителде. “Журналист – сәясәтче дә, агроном да, юрист та булырга тиеш. Бездә укыту системасы аксый. Журналистларны хәзер үзебез әзерлибез”, - диде “Сираҗи сүзе” газетасы баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи.  

Әсгать Сәфәров ММЧ вәкилләре җиткергән проблемаларны хәл итәргә вәгъдә бирде. “Без һәрвакыт сез җиткергән проблемаларны хәл итәргә тырышабыз. Әмма ул проблемаларны хәл итү юлларын да күрсәтсәгез иде, чөнки һәр очрашуда һаман шул бер проблемалар күтәрелә”, - диде Әсгать Сәфәров. 

Очрашу ел дәвамында яхшы хезмәт күрсәткән ММЧ вәкилләрен бүләкләү белән тәмамланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading