16+

Республика казнасындагы 2,3 млрд кая киткән?

2021 елда Татарстан бюджетын формалаштыруны һәм үтәүне тикшерү барышында республиканың Хисап палатасы 2,3 млрд. сумлык хокук бозулар ачыклаган.

Республика казнасындагы 2,3 млрд кая киткән?

2021 елда Татарстан бюджетын формалаштыруны һәм үтәүне тикшерү барышында республиканың Хисап палатасы 2,3 млрд. сумлык хокук бозулар ачыклаган.

Акча шундый нәрсә инде, һәркемне кызыктыра. Бигрәк тә хөкүмәтнеке булса. Күп акча күргән кеше  дәүләт акчасының тиененә кадәр контрольдә тотар өчен махсус органнар бар икәнен дә оныта. Тик Хисап палатасы гына йоклап ятмый. Быел гына да республикада бюджет үтәлеше буенча әлеге орган 2,3 млрд сумлык “тайпылыш”лар тапкан.

Хисап палатасы Рәисе җитәкчесе урынбасары Альберт Вәлиев сүзләренчә, хокук бозуларның зур өлеше сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкә учреждениеләрендә туклануны оештыруга кагылышлы булган. Билгеле булганча,  саен республика бюджетыннан бу максатларга 6 млрд.сум тирәсе акча бүлеп бирелә.

"Продукция белән намуссыз рәвештә тәэмин итүчеләр азык-төлек белән тәэмин итү срокларын, бәя һәм ассортимент, санитария-эпидемиология таләпләрен, куркынычсызлык гигиена нормаларын, азык кыйммәте һәм сыйфаты өлешендә ветеринария законнарын боза”, - дип билгеләп үтте спикер.

Вәлиев сүзләренә караганда, Хисап палатасы югары технологияле медицина җиһазларын куллану өлкәсенә дә зур игътибар бирә.

“Даими рәвештә мониторинг ясау аның эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен кирәкле шартлар тудырды", — дип билгеләп үтте Альберт Вәлиев.

2020 елда тикшерү барышында Татарстан Хисап палатасы 3,4 млрд. сумлык хокук бозулар ачыклаган. Шуларның 3,2 млрд. сумы  кире кайтарылган. 2019 елда казнага 3,8 млрд. сумлык финанс зыяны салынган булган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading