16+

«Республика программалары тотрыклы финанслана»

Икътисад министры фикеренчә, әгәр кирәк булса, турыдан-туры финанс ярдәме күрсәтүне киңәйтү мөмкинлекләре барланачак.

«Республика программалары тотрыклы финанслана»

Икътисад министры фикеренчә, әгәр кирәк булса, турыдан-туры финанс ярдәме күрсәтүне киңәйтү мөмкинлекләре барланачак.

Әбиләр: «Акчаның монысы «кара көнгә» калып торсын», – дип, пенсияләренең бер өлешен аерым кулъяулыкка төйнәп куяр иде. Министрлар Кабинетында журналистлар белән очрашуда республиканың  икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов акчаны юк-барга туздырмаска киңәш итте.

– Тышкы икътисади катлау­лы хәлләргә оператив каршы тору, икътисади һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү максатында, Хөкүмәт тарафыннан хәзерге вазгыятькә бәйле рәвештә ихтимал зыяннарны киметү буенча чаралар Планы әзерләнде, – диде министр Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Әлеге План нигезендә, предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә оператив мониторинг үткәрелә башлаган. Предприя­тиеләр факттагы мәгълүматларны гына түгел, ә фаразланылган мәгълүматны да җиткерә, шуннан чыгып, агымдагы хәлгә бәяләмә бирелә һәм тиешле карарлар кабул ителә. Моннан тыш, хәлләрне ачыклау һәм үзвакытында чаралар күрү өчен баланс комиссияләренең утырышларын, шул исәптән республиканың муниципаль берәмлекләрендә дә, активрак үткәрү күздә тотыла.

– Федераль һәм республика программалары тотрыклы финанслана. Татарстан предприятиеләренең федераль ярдәм программаларында катнашуын оештыру, шулай ук федераль хакимият органнары белән берлектә ярдәмнең башка формаларын куллану буенча чаралар күрелә. Бу ярдәмнәр чит ил товарларына алмаш товар җитештерүгә дә кагыла, – дип дәвам итте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлегенә ярдәм программасы кысаларында, республика ярдәме чаралары өйрәнелә. Агымдагы вазгыятькә бәйле рәвештә, әгәр кирәк булса, турыдан-туры финанс ярдәме күрсәтүне киңәйтү мөмкинлекләре барланачак.


Азык-төлек товарлары базарының халәтенә оператив бәя бирү, социаль әһәмияттәге товарларга бәяләрнең күтәрелүен булдырмау һәм төп азык-төлек товарларының бәяләренә күзәтчелек максатыннан, көн саен мониторинг-анализ ясала. Министр Мидхәт Шаһиәхмәтов әйткәнчә, соңгы мониторингта бәяләрдә кискен үзгәрешләр күзәтелмәгән.

– Республика халкын кулай бәяләрдәге азык-төлек товарлары белән тәэмин итү йөзеннән, әгәр  ихтыяҗ булса, авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү җанландырылачак. Ярминкәләрдә күбесенчә җирле товар җитештерүчеләр продукциясе тәкъдим ителә, – диде министр.

Хезмәт хакы күләменә, тулы булмаган эш атнасына күчерүләргә һәм эштән кыскартуларга да көндәлек мониторинг, ягъни күзәтчелек кертелә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан бирелә торган социаль түләүләрнең үзвакытында башкарылуына контроль көчәйтелгән.


– Татарстан Президенты да һәм премьер-министры да рес­публикадагы кайбер предприятиеләрдә хезмәт хакының минималь күләмнән ким түләнелгәнлеген кискен тәнкыйть­ләде.  Эшкуарларның аренда бәяләренең зур булганлыгына зарланулары турында да әйтелде. Бу мәсьәлә буенча нинди чаралар күрелә? – дип сорау бирдем.
– Хезмәт хакларын ким түләү, шулай ук муниципаль берәмлекләр белән Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы катнашында аренда бәяләре мәсьәләләре тикшерелә, – дип җавап кайтарды Мидхәт Шаһиәхмәтов.

– Хезмәт хакларының минималь күләмнән ким булмаска тиешлеге турындагы төзәтмә Россия Федерациясе Конституциясенә дә кертелде, – дип өстәп әйтеп куйды Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading