16+

Республикада "Җиңү урамы" проекты дәвам итә

«Җиңү урамы» проекты халыкка Бөек Җиңү һәм сугыш геройлары турында тагын бер кат искә төшерүгә юнәлдерелгән. Юллар Казанда гына түгел, бөтен республикада төзекләндереләчәк.

«Җиңү урамы» проекты халыкка Бөек Җиңү һәм сугыш геройлары турында тагын бер кат искә төшерүгә юнәлдерелгән. Юллар Казанда гына түгел, бөтен республикада төзекләндереләчәк.

«Җиңү урамы»  - «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының бер өлеше булган федераль проект әнә шулай атала. Бу мөһим инициатива Җиңү көне яки сугыш геройлары хөрмәтенә аталган урамнарны, проспектларны яки мәйданнарны норматив хәлгә китерү өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына туры китерелгән.

Татарстан Республикасы бу акциягә актив теләктәшлек күрсәтте. 2019 елда «Җиңү урамы» проекты буенча 54 объект ремонтланды, шуларның 10сы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты программасына кертелде. Аерым алганда, Казанда - Маршал Чуйков, Гаврилов, Симонов, Карбышев, Волгоград, Академик Лаврентьев, Гадел Кутуй урамнары, Рихард Зорге урамы участогы. Яр Чаллыда Муса Җәлил проспекты һәм Түбән Камада Җиңүнең 30 еллыгы урамы.

Проект буенча шулай ук юл эшләре программасы чаралары хисабына Азнакайдагы Космодемьянская, Алексеевск бистәсендәге Павелкин, Әлмәттәге генерал Рыжиков, Биектау районының Ямаширмә авылында Муса Җәлил, Лаешта Җиңү, Мамадыш районының Уразбахтино авылында Муса Җәлил, Яңа Чишмә районының Черемухово Бистәсе авылында Җиңү, Питрәч районының Питрәч авылында Осипов, Тукай районының Яңа поселогында Җиңүнең 70 еллыгы һәм башка урамнар ремонтланды.

Агымдагы елда «Җиңү урамы» проекты кысаларында 28 объект ремонтланачак. 16 урамда машиналар йөрү өлешенең капламын ремонтлау яки күчеш тибындагы өслек урнаштыру эшләре башкарылачак, 12сендә урам янындагы тротуарлар төзекләндереләчәк, җитмәгән юл билгеләре куелачак. Шулай итеп, Казанда Җиңү проспекты һәм Рихард Зорге урамы участокларын ремонтлау планлаштырылган - алар «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты хисабына финанслана.

Юл эшләре программасы хисабына республиканың тагын 7 муниципаль районында урамнар ремонтланачак. Әгерҗедә өч урамда - Шабалин, Шәмсетдинов һәм Гайнуллин урамнарында күчеш тибындагы өслек урнаштыру планлаштырыла. Азнакайда Җәлил урамы өслеген ремонтлау, шулай ук Җиңү мәйданын өлешчә ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Аксубайда - Җиңү һәм Мазилин, Бөгелмәдә – Георгий Жуков һәм Николай Сентюков урамнары, Болгарда - Абдулла Алиш, Тәтештә - Җиңүнең 50 еллыгы һәм Родионов урамнары яңа кыяфәт алачак. Ютазы районының ике объекты проект кысаларында ремонт программасына кертелгән: Иске Урыссу авылындагы Рокосовский урамының һәм Бәйрәкә-Тамак авылында Герой Шәрипов урамының грунт юлында вак таш-ком катнашмасы җәю планлаштырыла.

«Җиңү урамы» проекты халыкка Бөек Җиңү һәм сугыш геройлары турында тагын бер кат искә төшерүгә юнәлдерелгән. «Росавтодор» Федераль юл агентлыгы мәгълүматлары буенча хәзер ремонт объектлары исемлеген формалаштыру тәмамланып килә. Шуннан соң «Җиңү урамы» проектының интернет-ресурсы эшли башлаячак, анда объектларны ремонтлау турында мәгълүмат һәм алар турында тарихи белешмә табарга мөмкин булачак. Проектның төп мәйданчыгы «ВКонтакте» социаль челтәре булачак - аерым кушымта булдырыла, анда кампанияне гамәлгә ашыру турында барлык мәгълүмат булачак.

Фото: www.kzn.ru

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading