16+

Рейхстагны алу мөһим булганмы?

СССРда Бөек Ватан сугышы тарихы турында яшерелгән фактлар Бөек Ватан сугышы тарихы турында язылган китаплар һәм мәкаләләр аз түгел, нәфис һәм документаль фильмнар да төшерелгән. 

Рейхстагны алу мөһим булганмы?

СССРда Бөек Ватан сугышы тарихы турында яшерелгән фактлар Бөек Ватан сугышы тарихы турында язылган китаплар һәм мәкаләләр аз түгел, нәфис һәм документаль фильмнар да төшерелгән. 

Анда ак таплар калырга тиеш түгел кебек. Шуңа да карамастан, безнең гражданнарның күпчелеге бар дип тә белмәгән фактлар очрый, чөнки үз вакытында алар киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителмәгән. Менә аларның кайберләре.

Гитлерга ярар өчен министр урыныннан төшерелгән
СССРның тышкы эшләр министры Максим Литвинов тәҗрибәле дипломат саналган. Аңа карата бернинди шелтә дә булмый. Әмма 1939 елның апрелендә Сталин аны, формаль дәгъвалар белдереп, аерым алганда, чит ил кешеләре белән артык тыгыз элемтәдә булганы өчен (югыйсә алар аңа вазифасы буенча болай да салынган иде), җаваплы посттан төшерә. Бу Советлар Союзының тиздән Германия белән тынычлык килешүе төзергә тиешлеге белән аңлатыла. Литвинов милләте буенча яһүд була, ә Гитлер яһүдләр расасы вәкилләрен күрә алмаган. Фюрерны ачуландырмас һәм аны союздаш итеп калдыру өчен, совет юлбашчысы министрны алыштырырга карар кыла. Сүз уңаеннан, Литвинов репрессияләнми.

Гитлерны Сталин 60 еллыгы белән котлый
Бу хакта соңыннан искә төшермәскә тырышалар, ләкин сугышка кадәр СССР белән Германиянең үзләренең “дустанә” мөнәсәбәтләрен төрлечә күрсәтергә омтылганнар. Шулай итеп, “Правда” газетасының 1939 елның 21 декабрендәге санында Сталинның Адольф Гитлерны 60 яшьлек юбилее уңаеннан котлавы басылган. Беркем дә ел ярымнан соң “дусларның” явыз дошманнарга әвереләчәген алдан күрә алмаган.

Сугыш башында Сталин үзен кулга алырлар дип уйлаган

1941 елның 22 июнендә иртән Политбюроның берничә әгъзасы Сталин янына «якын дачага» килеп, фашистлар Германиясенең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында хәбәр иткәч, юлбашчының реакциясеннән аңлашылганча, ул аларны... кулга алырга килгәннәр дип уйлый. “Югары эшелоннарда” көтелмәгән кулга алуларны яратучы Иосиф Виссарионович, күрәсең, бервакыт аның артыннан да килергә мөмкиннәр дип уйлап куйган булган. Моның өчен нигез дә бар: чөнки аның элек Молотов һәм Риббентроп кул куйган пактка ышанычы зур булган, шуңа күрә дә нәкъ менә аның гаебе аркасында ил җитди сугышка әзер булмаган.

Немец дипломатлары сугыш турында иң соңгы булып белгән
Мәскәүдәге немец илчелеге хезмәткәрләре Германия белән СССР арасында сугыш башлануы турында совет радиосына бирелгән хәбәрдән генә беләләр. Аларның туган илләрендә ни өчендер берәү дә соңгы вакыйгалар турында хәбәр итәргә тырышмаган. Совет дикторының сүзләрен ишеткәч, бу аларны шок хәленә китергән.

Рейхстагны алу мәгънәсез була
Барысына да билгеле, совет сугышчылары Рейхстагны алып, аңа Җиңү байрагын кадаганнан соң, сугыш тәмамланды дип әйтергә була. Әмма чынлыкта Рейхстаг бинасы бернинди дә стратегик роль уйнамаган, ул символик мәгънәгә генә ия. Аңарда кайчандыр Гитлер хакимияткә килгәннән соң куып тараткан Германия парламенты урнашкан булган. Ә Гитлер җитәкчелегендәге барлык нацист түрәләре Рейхсканцеляриядә утыра. Ни өчен соң совет армиясе Рейхстаг бинасын алырга омтылган? Барысы да бик гади: 1944 елның 7 ноябрендә, Октябрь революциясенең чираттагы еллыгы уңаеннан, Сталин бәйрәм нотыгында «Озакламый безнең байрак Рейхстаг өстендә торачак» дигән булган. Кызыл армия Берлинга барып җиткәч, командующий юлбашчының теләген үтәргә ашыга һәм Рейхстагны алу турында боерык бирә...

(“Русская семерка”)
Дилбәр Гарифуллина әзерләде.
Фото: https://pixabay.com/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading