16+

Резеда Төхфәтуллина Хәния Фәрхи хакында: "Кешелеклелек, кешеләргә хөрмәте аның җанында иде"

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Төхфәтуллина һәм мәрхүмә Хәния Фәрхи бер театрда хезмәт куя. Әмма төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә Хәния ханым эштән кыскартыла. Шулай булса да, элеккеге хезмәттәшләренә яхшы мөнәсәбәттә кала.

Резеда Төхфәтуллина Хәния Фәрхи белән соңгы очрашуы хакында “Шәһри Казан”га да сөйләде.

- Аны миллион кеше белә һәм миллионы да Хәниянең бер ягын хөрмәт итә. Мин аның концертына бардым. Янына тиз генә кереп чыктым. Дөньядан китәр алдыннан гына булды бу. Мин театрда эшләгәч, без аның белән бик очрашмый да идек. Ул шуның кадәр мине зурлап, кочаклап фотоларга төште. Анысы гына да түгел, ул үзе шундый зур шәхес була торып, үз концерты вакытында мине бастырып, бөтен халык алдында минем якыным, танышым, артисткабыз дип зурлап, тамашачылардан миңа кул чаптырды. Моны гениаль, үзенчәлекле кешеләр генә эшли ала торган эш дип уйлыйм. Ул гомердә дә исемнән китмәс. Кешелеклелек, кешеләргә хөрмәте аның җанында иде, - дип искә алды Резеда ханым арабыздан киткән җырчыны.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading