16+

Рәфикъ Юнысов белән дә хушлаштык (+фото)

Татар җәмәгатьчелеге 20 гыйнварда “Татмедиа” бинасында шагыйрь һәм публицист Рәфикъ Юнысовны соңгы юлга озатты. Аңа 78нче яшь иде.

Рәфикъ Юнысов белән дә хушлаштык (+фото)

Татар җәмәгатьчелеге 20 гыйнварда “Татмедиа” бинасында шагыйрь һәм публицист Рәфикъ Юнысовны соңгы юлга озатты. Аңа 78нче яшь иде.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков барлык журналистлар һәм баш мөхәррирләр исеменнән Рәфикъ Юнысовның туганнарының кайгысын уртаклашты.

“Татмедиа” республика мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрьләр Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, матбугат ветераны Ислам Әхмәтҗанов, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, фәкать, җылы сүзләр белән генә искә алып сөйләделәр.

Рәфикъ Юнысовның беренче хатыны Асия ханым:”Үпкәм юк, бергә яшәгән 35 ел матур истәлегем”,-диде. Икенче һәм соңгы хатыны Дания ханым:”Бәгырькәем, якты күңелле, татар җанлы кеше идең”,-дип, кочаклап, ире Рәфикъ белән бәһилләште.
Хушлашу мәрәсимен Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов алып барды.
Рәфикъ Юныс улы Юнысовның җәсәде Арча районының Кәче авылында җирләнә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading