16+

Рәфинә Ганиуллина: «Әниебезнең хәле әйбәт – без бирешә торганнардан түгел!»

Бүген - Əниләр көне. Зөлфия ханым бүген иң бәхетле әниләрнең берсе, чөнки аны берьюлы биш кызы тәбрик итәчәк! Тормыш юлында күп авырлыклар күргән ананың хәле ничек икән? Өлкән кызы Рәфинә Ганиуллина белән сөйләштек.

- Рәфинә, әниегез ни хәлләрдә?
- Аллага шөкер, әйбәт. Без бирешә торганнардан түгел. Бу сыйфат безгә әнидән күчкән. Ул үзе һәрвакыт позитив рух саклап кала торган кеше. Хәлләребез бик начар чакта да төшенкелеккә бирелмибез.

Табиблар фаразлавынча, әниебезнең хәле алдагы 1-2 елда күзгә күренеп яхшырырга тиеш. Ни дәрәҗәгә кадәрен генә белмибез. Сөйләшә һәм йөри алмаса да, ул барын да аңлый, хәтерли. Китап чыгару турында ул күптән хыялланган иде. Бу көннәрдә ул хыял тормышка ашарга тиеш. Китап басылгач, иң сөенгәне ул булачак.

Нәкъ бер ел элек авыр инсульт кичергәннән соң, бүгенге көнге кебек халәтенә килер дип, уйламаган да идек. Октябрьдә 65 яшьлек юбилеен бөтен туганнарыбыз, дусларыбыз белән ресторанда билгеләп үттек, әниебезнең моның кадәр биегәне юк иде әле дип, узебез дә шаккаттык. Əниебез 1 төркем инвалид булуына карамастан һәр тәнефес саен уртага чыгып биеп, мәҗлес ахырына кадәр аруын курсәтмичә, барыбызны да тагын бер кат әсир итте! Əниләребезгә исән чакта кадер-хөрмәт курсәтеп яшәсәк иде, соңга калмыйк!.. Барлык әниләрне дә бәйрәм белән!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading