Шәһри Казан

Рифат Фәттахов: “Гомергә бер тапкыр ярыйдыр бит?!”

Бүген танылган продюсер Рифат Фәттаховның гаиләсендә зур бәйрәм. Шул уңайдан ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә пост урнаштырган. ⠀

“Мин гомумән шәхси тормышны, гаилә тормышын интернет битләрендә чайкарга яратмыийм. Чөнки УЛ- шәхси, бары тик синеке генә, башкалардан сакланган, ябык булырга тиеш, дип саныйм. Шулай да бүген искәрмә ясарга булдым. Чөнки... Бүген хатыным Диләрәнең  туган көне- юбилей, 50 Яшь!

...Бервакыт бер дустым (университетның журналистика кафедрасы мөдире, профессор Васыйл Гарифуллин) хатыныма шалтыраткан да сорый икән: " Әйт әле, Диләрә, син Рифат белән ничә ел торасың инде?"- дигән. Ну Диләрә әллә ни уйламый - нитми ;"5" дигән. " Ооо, сиңа бит, Диләрә, һәйкәл куярга, һәйкәл куярга кирәк!"- дигән профессор. (Бу хәлгә дә 25 ел үткән инде). ⠀

Менә шул һәйкәлгә лаек кешенең бүген Туган көне!

Реклама

Чыннан да, профессор хаклы! Мин бу дөньяда ниндидер уңышка ирешкәнмен икән - монда хатынымның роле әйтеп бетергесез зур булды. Өй, гаилә, балалар өчен күңелем һәрвакыт тыныч булды.  “Ныклы тыл" дигәннәре шушыдыр инде.

Бик зур рәхмәт сиңа, Диләрә! Юбилеең котлы булсын! Киләчәктә дә матур итеп, исән- сау булып, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар яшәргә насыйп булсын!”, - дип яза Рифат әфәнде. (Автор орфографиясе сакланылды).

Без дә бу теләкләргә кушылабыз! Бәйрәмегез белән, Диләрә ханым! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: