16+

Рифат Зарипов, Данир Сабиров һәм Энҗе Шәйморзинага Салават концертында дәүләт бүләкләре тапшырылды

Кичә популяр җырчылар Рифат Зарипов, Данир Сабиров һәм Энҗе Шәйморзина “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнде.

Рифат Зарипов, Данир Сабиров һәм Энҗе Шәйморзинага Салават концертында дәүләт бүләкләре тапшырылды

Кичә популяр җырчылар Рифат Зарипов, Данир Сабиров һәм Энҗе Шәйморзина “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнде.

Җырчылар өчен әлеге күңелле вакыйга Салават Фәтхетдиновның концертлары вакытында булды.
Рифат Зариповны без дә котлап шалтыраттык.

- Без үзебезнең концертларыбыздан тыш, Салават Зәкиевичның иптәше Ләйсән Рәсимовна җитәкчелегендәге “Салават” яшьләр үзәге оештырган хәйрия чараларында да еш чыгыш ясыйбыз. Ул Мәдәният министрлыгы канаты астында эшләп килә. Мондый дәүләт бүләге алу күңелле булды инде. Эшебезне читтән булса да күзәтүчеләр бар икән. Шуларны күргәннәре өчен зур рәхмәт. Шушы бүләк алга таба тагын да ныграк тырышып эшләргә стимул булдырды, - диде ул.    

Инстаграммдагы сәхифәләрендә яшь җырчыларны котлаучылар да, “сезгә мондый бүләкләр алырга иртәрәк түгел микән әле” дип язучылар да бар.
Әлеге сөенечле вакыйгага карата Энҗе Шәйморзина да үз сәхифәсендә комментарий калдырган.
 
- Бик күп котлаулар кабул итеп алдым, барчагызга да бик зур рәхмәт. Мине җырга-моңга гашыйк итеп үстергән, төпле, ныклы белем алырга ярдәм иткәннәре өчен әти-әниемә мең рәхмәт. Барчабыз да сау-сәламәт, озын гомерле булыйк. Амин. Алда әле зур үрләр яуларга насыйп булсын, - дигән ул.

Матбугат очрашуында бу турыда Салават Фәтхетдинов әйтеп узса да, сер капчыгын чишеп бетермәгән иде. Ул чагында җырчы: “Берничә кешене зур бүләкләр көтә. Үзем өчен түгел, бүләк аласы кешеләр өчен чын күңелдән сөенәм”, - дигән иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading