Ришат Төхвәтуллин: «Өйләнүем хакында кычкырып йөрергә җыенмыйм»
Узган ел Ришат Төхвәтуллин өчен уңышларга бай ел булды. Мәсәлән, ул тәүге тапкыр «Татар җыры»нда катнашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Узган ел Ришат Төхвәтуллин өчен уңышларга бай ел булды. Мәсәлән, ул тәүге тапкыр «Татар җыры»нда катнашты.
“Болгар радиосы милли музыкаль премиясе”н тапшыру тантанасында җырчының коллективы “Иң иҗади төркем” исеменә лаек булды. Аннары, Ришат фатир алган дип тә газеталарда яздылар. Ə иң кызыклысы – популяр сайтларның берсендә тавыш бирүләр буенча җырчының кандидатурасы "Иң көнләшерлек буйдак егет" номинациясендә җиңү яулаган. Инстаграм хәбәр итүенчә, бу исем Ришатның үзенә дә бик ошаган.
Тик менә Ришат әле озак еллар буйдак булып йөрерме икән?! Халык аны кем белән генә «димләмәде». Гөлназ Асаева белән дә, Алия Карачурина белән дә. Интервьюлар вакытында Ришат бик «ачылмый».
- Миңа калса, өйләнгәч, кызларның Ришат дип башка башлары әйләнмәс. Хатынлы булгач, популярлыгың төшәр дип курыкмыйсыңмы?
- Əмма өйләнүне белдертмәскә дә мөмкин бит. Бу хакта кычкырып йөрергә җыенмыйм. Безнең милләт халкына алай йөрү килешми дә.
- Əле өйләнмәгәнсеңдер бит?
- Юк.
- Нинди кыз эзлисең соң?
- Əнигә охшаган. Үзем бик бәхетле гаиләдә үстем. Талашып, аерылышып яшәргә теләгем юк. Шуңа да булачак хатынымны сайлауга зур әһәмият бирәм.
- Йөргән кызың бармы соң?
- Анысын әйтмим әле...
Ришат Төхвәтуллин: «Балаларымны тәрбиялисем, яраткан башка бер эш белән шөгыльләнәсем килә»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Төрлесе
«Сакаллы байкер белән базарда сатучы апай»ның телефон мәхәббәте
-
#Кыскача яңалыклар
«Фәнни код: җәйге лекцияләр» циклының дүртенче очрашуы үтте
-
#Кыскача яңалыклар
КФУ талантлы абитуриентларны янә акча белән кызыктыра
-
#Җәмгыять
«Чигенергә ярамый»: Сәфәров ТР «Динамо» алдында торган бурычларны билгеләде
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының төбәк этабы башланды
Комментарийлар