16+

Ришвәт үзеңнән башлана

12 апрель көнне КФУда мәгариф өлкәсендәге ришвәтчелек мәсьәләләре буенча сөйләшү өчен югары уку йортлары вәкилләре, шушы юнәлешне алып баручы белгечләр җыйналган иде.

Ришвәт үзеңнән башлана

12 апрель көнне КФУда мәгариф өлкәсендәге ришвәтчелек мәсьәләләре буенча сөйләшү өчен югары уку йортлары вәкилләре, шушы юнәлешне алып баручы белгечләр җыйналган иде.

Бүген республиканың 44 эре вузында 147 меңгә якын студент белем ала. Шуларга 7 меңгә якын профессор-укытучы хезмәт күрсәтә. Һәрбер вузда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе эшләп килә. Уку йортларының кайбер факультетлары эчендә хәтта аерым шундый комиссияләр төзелгән.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча төрле укытулар, сораштырулар оештырыла. Укытучылар белән генә түгел, студентларның үзләре белән дә актив эш алып барыла. Хәзер замана яшьләре бу хакта лекция тыңлап утырырга гына риза түгел. Имтиханнар тапшыру, укырга керү, тулай торакка урнашу буенча да төрле гаделсезлекләр белән очрашырга туры килергә мөмкин. Шуңа да төрле темаларга квест-тренинглар да үткәрелә.  Вузның сайт, башка рәсми һәм рәсми булмаган төркемнәре аша да интерактив аңлату эшләре дә киң җәелдерелгән. Төрле иҗади бәйгеләр дә ришвәтчелек темасын киңрәк ачарга ярдәм итә. Аннан кайбер вузлар, мәсәлән, сораштырулар, ректорның почтасы аша да кайбер ришвәт очракларын ачыклый алуларын әйтә.

Мәсәлән, КАИ проректоры Алексей Лопатин әйтүенчә, респондентлар берничә тапкыр бер үк укытучының исемен телгә алалар икән, ул укытучы эштән җибәрелә.  КФУда юридик факультетта “Гадел сессия” дип аталган сессия гамәлдә, Казан дәүләт энергетека университетында ректорның электрон почтасы төрле зарлы аноним хатларны кабул итә. Гомумән алганда, 2015 елгы саннар белән чагыштырганда, вузларда ришвәтчелек 6 процентка кимегән. Бу вузларда алып барылган төрле чараларга да, БДИ  имтиханнары белән укырга керүгә дә бәйледер, мөгаен.

Ришвәт бирмә, ришвәт алма, казна акчасын урлама, дип күпме сөйләсәк тә, ришвәтчелек очраклары ачыкланып тора. Прокуратура вәкилләре төрле хәлләрне булуын искәртә, хәтта ялган эш берничә елдан соң да билгеле булырга мөмкин. Ришвәт биреп куйдыртылган зачет киләчәктә сезне дипломыгыздан да  колак кактырырга мөмкин, диләр. Гомумән, барлык ришвәтчелек очракларының 5-10 проценты мәгариф өлкәсендәге хәлләр белән бәйле.  Моңа югары уку йортлары гына түгел, мәктәп, балалар бакчалары да керә. Вазифаи затларга бүләк, чәчәк алып бирсәк, үзебез һаман ришвәт дип сөйләшсәк, дөрес булырмы икән? Гарчә 3 меңгә кадәр бүләк ришвәт булмаса да, аның нияте төрле булырга мөмкин шул.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading