16+

«Риза Фәхреддингә таба атлаган һәр адымыгыз изге, Аллаһ рәхмәтеннән ташламаячак»

16 гыйнварда көне буе буран котырды. 17се көнне Әлмәт шәһәрендә Ризаэддин Фәхреддиннең 160 еллык юбилее уңаеннан үткәреләчәк тантанага барасы идек. Кич җитте, буран һаман тынмый.

«Риза Фәхреддингә таба атлаган һәр адымыгыз изге, Аллаһ рәхмәтеннән ташламаячак»

16 гыйнварда көне буе буран котырды. 17се көнне Әлмәт шәһәрендә Ризаэддин Фәхреддиннең 160 еллык юбилее уңаеннан үткәреләчәк тантанага барасы идек. Кич җитте, буран һаман тынмый.

Кичке тугызынчы яртыларда Риза Фәхреддин музее директоры Диләрә Гыймранова шалтырата:
– Иртәгә киләсездер бит инде. Буран дип бөтенләй борчылмагыз, ялт иткән көн булачак, Риза Фәхреддингә таба атлаган һәр адымыгыз изге, Аллаһ рәхмәтеннән ташламаячак, – дип, бөтен шикләнүләрне таратты да куйды.

Чыннан да, иртән торышка буран да беткән иде. Хәер, буран тынмаган булса да, без, мөгаен, юлга чыккан булыр идек. Диләрә ханымга сокланып әйтүем, безнең арабызда менә шушындый ышандыру көченә ия кешеләр бар. Әлеге очракта аның нәкъ менә Риза Фәхреддин музеенда эшләве – үзе бер байлыктыр. Башкаладан шактый читтә урнашкан музеейны яшәтү-таныту өчен ихтыяр көче дә, тырышлык та бермә-бер артык кирәк.

Күренекле галим, мәгърифәтче, дин эшлеклесе, тарихчы, журналист һәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Ризаэддин Фәхреддинның тууына – 160 ел! Бер карасаң, 160 елдан соң менә шулай итеп зурлап, әдәби мирасын барлап, туган көн билгеләп үтелә икән, моны зур бәхет дип тә әйтеп буладыр. Шул ук вакытта ул калдырган мирасны без тиешенчә бәяләп тә бетермибез кебек. Кайчакта уйлап та куясың, әле дә ярый Риза Фәхреддин нефтьчеләр төбәгендә туган. Аның эшләрен халыкка җиткерү, тарату өстендә эшләүчеләр дә – нәкъ менә нефтьчеләр. «Рухият» фонды ярдәме белән 11 исемдәге китап, барлыгы 24000 тираж белән басылып, республика китапханәләренә бушлай таратылды. Кичүчат авылында урнашкан мемориаль музей да нефтьчеләр ярдәме белән төзелгән.
– Музейга нигез салуга Самдун Фәрхетдинов бик күп көч куйды. «Татнефть» компаниясе, аның эшен хуплап, ярдәм итте. 1995 елда Минтимер Шәймиев катнашында музей ачылды. Бүгенге көндә Диләрә Гыймранова Риза Фәхреддиннең мирасын халыкка җиткерү буенча әйтеп бетергесез зур эш алып бара, – диде үзенең чыгышында «Татнефть» компаниясенең генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.

Музейда бүген 5 мең экспонат саклана. Соңгы вакытта яңа комплекс төзү турында тәкъдимнәр бар. Әлеге идеяне «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов та хуплаган. Кем белә, бәлки Риза Фәхреддиннең 165 еллык юбилее әлеге яңа бинада үткәрелер.
– Риза Фәхреддин музее зур эш алып бара һәм мин аларның үзләре башкарган эшләренә тиң зур бинага ирешүләрен теләр идем. Музейның кечкенә генә коллективы бөтен илгә, Европага шаулый. Аларны Мәскәүдә дә музей җәмәгатьчелеге арасында беләләр. Эшләре тагын да активлашсын өчен, аларга бинаны киңәйтергә кирәк. Бу хакта сүз башлаган нефтьчеләргә зур рәхмәт. Музей хезмәткәрләре билгеле шәхесләрне барлап, аларның мирасын халыкка җиткереп, үз төбәкләрен дә данлыйлар, – диде Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.


Риза Фәхреддиннең мирасын бүгенге көндә тиешенчә бәяләү дә, аны өйрәнү, халыкка җиткерү дә тиешле дәрәҗәдә түгел, әлбәттә. Сер пәрдәсен ачып, аның тормыш юлына, башкарган хезмәтенә аз гына күз саласың да күңелне үзгә бер горурлык хисе били. Нинди укымышлы, зыялы шәхесләребез бар лабаса.

Ризаэддин Фәхреддин гыйбарәләре

Ризаэддин Фәхреддин исән вакытында тәрбия, тарих, дин гыйлемен яктырткан 148 китап бастыра. Галимнең кайбер хезмәтләре кат-кат басылуы аның мәртәбәсен күрсәтә. Аның китапларындагы гыйбрәтле сүзләр алтын бәһасенә тиңләшерлек фикерләр булып кала бирәләр.

1. Тәрбиядән яраладыр тәрбия.
2. Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр.
3. Тәрбия акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер.
4. Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.
5. Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз.
6. Бала тәрбияләү ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора.
7. Тәрбиялелеккә өйрәтмәү тәрбиясезлеккә өйрәтү буладыр.
8. Балаларны гүзәл тәрбияләүдә иң мөһим булган шарт – тәрбияләүче ата вә ананың вә яки болар вазифасын башкаручыларның (опекуннарның) үзләре тәрбияле булуыдыр.
9. Халыкларны да, аерым затларны да бәхет мәйданына алып чыга торган юлларның иң тугрысы – гүзәл холык белән яхшы тәрбиядер.
10. Тәрбиянең асыл чоры картлык түгел, бәлки яшьлек заманыдыр.
11. Бала тәрбиясе хакында булган хезмәтләрнең иң бөеге – аналар өстендәдер.
12. Адәм баласы үзен үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен үзе тәрбияли ала.
13. Бала тәрбияләү кара күңеллелек вә катылык белән түгел, бәлки йомшаклык, сабырлык, шәфкатьлелек, аңлылык белән буладыр.
14. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас.
15. Тәрбия итүченең тырышлыгы нәтиҗәсендә, балаларда булган көч-куәтләр, табигый булган сәләтләр эш эшләргә хәзерләнер.
16. Дөньяда алтын булырлык кешеләрнең күбесе, кирәк булган тәрбия күрә алмыйча, туфрак булып җирдә калалар.
17. Гүзәл холык әдәп, гыйффәт, сабырлык, түземлектән гыйбарәт.
18. Тумышында кәкре булган нәрсә тәрбия белән генә төзәлми.
19. Гыйлем тарату, халыкка ярдәм бирү өчен тырышу – иң гүзәл гайрәттер.
20. Укытучы тәрбиясеннән күреләчәк файда, фәкать гыйлем булдыклылыгыннан гына булмыйча, бәлки болар белән бәрабәр, аның шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булуыннан да күренеп тора.
21. Дөнья байлыгы туплауда олуг бер көч куеп тырышырга кирәк булганы кебек, гыйлем өйрәнүдә яки өйрәтү гамәлендә исә тагын да артыграк тырышырга кирәктер.
22. Җимеш агачы – җимешләре белән, укый-яза белгән кеше гыйлемле булуы белән файдалы.
23. Билгеле бер вакыты җитмичә, алдан йөк тартып, атын имгәтеп эштән чыгару кебек вакыты җитмәстән сабак укыту да баланы имгәтеп калдыра.
24. Укытучы булган кешенең һәр мөгамәләсендә игътибарлы булуы тиеш булган кебек, гыйлем тарату һәм мәгърифәт үзләштерү мәсьәләсендә гадәттән тыш игътибарлы булуы – иң гүзәл бер вазифадыр.
25. Милләтләрнең әсирлекләренә, бетүләренә сәбәп булуның иң көчлесе – наданлыктыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading