16+

Ркаил Зәйдулла: «Фолк халык булудан саклап калырга иде татарны»

Вакыт бигрәк тиз үтә инде. Әле кайчан гына Татарстан Дәүләт Советына халык илчеләрен сайлаган идек. Кай арада дүрт ел узып та киткән. Быел көзен тагын сайлаулар көтә безне.

Ркаил Зәйдулла: «Фолк халык булудан саклап калырга иде татарны»

Вакыт бигрәк тиз үтә инде. Әле кайчан гына Татарстан Дәүләт Советына халык илчеләрен сайлаган идек. Кай арада дүрт ел узып та киткән. Быел көзен тагын сайлаулар көтә безне.

Узган чакырылыш халык вәкилләренең кайберләре бу юлы үтә дә җаваплы эштән баш тарткан, булачак сайлаулар праймеризында катнашмаган. Алар урынына депутатлык кәнәфиенә танылган сәнгать әһелләре, язучылар килер төсле. 233 фамилиядән торган исемлектә – Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов, Камал театры артисты Рамил Төхфәтуллин, Татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Тәбрис Яруллин, «Белем җәүһәрләре» аша танылган Раил Гатауллин. Араларында трибун-шагыйрь, талантлы әдип-драматург, Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла да бар.

Ркаил белән без биш ел буе бер төркемдә укыдык. Аны сабыйларча ихлас күңелле, эчкерсез, туры сүзле, ут һәм мут егет итеп беләм. Соңрак аның белән талантлы язучы буларак горурландым. Инде аның милләт өчен җан атып йөрүче депутат булуын да күрергә язсын. Бүген ул – редакциябездә кунакта.

– Ркаил сабакташ, сәясәт бик чиста урын түгел бит ул. Нигә соң син шундый талантың, оста каләмең була торып, бу өлкәгә керергә уйладың? Узган сайлауларда да чирканчык алган идең дип беләм. Сиңа бит дан да, мал да кирәкми. Алар синдә болай да җитәрлек.
– Праймеризда катнашу ул әле кандидатлыкка кандидат дигән сүз генә. Депутатлыкка бик ерак диюем.

– Газета укучыларыбызга праймериз дигәнен дә аңлатып кит инде.
– Америка сайлаулары тәҗрибәсе бу. Сайлаулар алдыннан һәр кандидат үзенең программасы белән таныштырып, сайлаучылары белән очрашуны бездә дә шундый катлаулы, колакка ятышсыз сүз белән атаганнар. 26 майда безнең кандидат булу-булмау хәл ителәчәк. Сәясәттән ничек кенә ерак торырга теләсә дә, чын язучы моны булдыра алмый, чөнки ул болай да халыкның каләмле вәкиле бит инде. Аның уйларын, теләкләрен, борчу-шатлыкларын кәгазь битенә төшереп, кабат халыкка кайтаручы. Язучы депутатлар безнең әдәбият өчен яңалык түгел. Туфан абый Миңнуллинны гына алыгыз. Аның Дәүләт Советы мөнбәреннән милләт сагына басып, туган телебездә сөйләгән чыгышлары хәзер дә бик актуаль. Аларны бүген дә дулкынланмый гына тыңлап булмый. Бигрәк тә соңгы чыгышын. Әле быел яз аның туган авылы Олы Мәрәтхуҗага кайткач та, үзенең шушы чыгышы белән Туфан аганың тасмага язылган тавышы һәммәбезне тагын бер тапкыр уйланырга мәҗбүр итте. Инде күптәннән депутат булган Разил Вәлиевнең дә милләткә күрсәткән хезмәте бик зур. Башкаларның да. Аннары тарихта гасыр башында ук язучыларның депутат булулары гайре табигый күренеш булмаган.

– Алары турында тәфсилләбрәк сөйлә әле.
– Без гасыр башындагы әдәби һәм сәяси тормыш хәлләрен Тукай аша беләбез. Ул һәр вакыйгага үзенең фикерен белдереп барган, бу хакта матбугатта да язып чыккан. Дөрес, Тукай депутат булмаган. Аның моңа сәламәтлеге җитмәгәндер. Гомере дә кыска булган. Садри Максуди Думада торган. Тукай да бит «Кисекбаш» әсәрендә «Садри Максуди барыр, мәсьәләне Думага салыр» – дип әйтә. Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый кебек талантлы каләмле шәхесләребезне, сәясәт юлына бастырмас өчен, юк гаепне бар итеп хөкемгә тарталар. Хөкем ителсә, депутат булырга хакы юк. Алар, бу сәясәткә керергә карар кылган милләтебезнең кыю уллары, депутат мөнбәренең халык аңына барып җитү өчен шактый үтемле ысул булуын яхшы аңлаганнар.

– Димәк, син дә шуны аңлап, бу юлдан узарга исәплисең инде алайса.
– Әйе. Тик мин бит теге юлы да үзем теләп тотынмадым. Уемда да юк иде. Беренче тапкыр кандидат булырга Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзе тәкъдим итте. Ләкин кемнәргәдер билгеле, ә миңа билгесез сәбәпләр аркасында исемлектән төшереп калдырдылар.
 
– Бу юлы да шулай булыр дип уйламыйсыңмы?
– Быел җитәкчеләр һәм каләмдәшләрем сүзен тыңлап алындым мин бу эшкә. Тик бер тырмага ике тапкыр басмыйлар инде... тәҗрибәм зуррак.

– Син «Бердәм Россия» партиясенең исемлеге буенча барасың. Бу партиядә әгъза булып торасыңмы соң?
– Юк. Чөнки әлеге партиянең кайбер эш-юнәлешләре белән мин һич кенә дә килешә алмыйм. Кайбер маддәләргә дәгъвам да бар. Әйтик, партия программасында Федераль милли мөнәсәбәтләргә тиешенчә игътибар бирелмәгән. Милли мәгариф турында да шуны ук әйтергә була.

– Әгәр син депутат булсаң...
– Разил Вәлиевнең атаклы шигырендә мондый юллар бар: «Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм». Шуны укып үскән буын ич без. Кайсысы авыррак икән аның: дөньяны үзгәртүме, әллә инде үзең үзгәрүме? Мөгаен, икесе дә бер чамадыр. Әйе, күңелдә шундый теләк. Шушы теләк булмаса һәм мин аңа ышанмасам, бу юлдан барып торырга да җыенмас идем. Андый вакытлар узып бара бит инде. Дөрес, бу юл җиңел дип уйламыйм. Чөнки безнең парламентта чыгарылган кануннар Федераль законнар белән тәңгәл булырга тиеш. Бу җәһәттән һич тә киртә сикереп булмый. Ләкин Дәүләт Советының закон тәкъдим итү хокукы бардыр дип беләм. Шул мөмкинлектән файдаланырга исәп. Үзебезнең мәдәният өлкәсендә ышанычлырак адым белән атларга мөмкин булмасмы дип өметләнәм. Суга кереп карамыйча, йөзәргә өйрәнеп булмый. Үзем өчен түгел, милләтемә ярдәм итәсем килгәнгә тәвәккәлләдем. Җырлап-биеп йөрсәк тә, бетеп бара бит милләтебез. Аның хәле бүген бик аяныч. Фолк халык булудан саклап калырга иде татарны.

– Фольклор белән бер тамырдан бугай бу сүз.
– Әйе, теле, әдәбияты булмаган, җыры һәм биюе генә калган халыкны шулай атыйлар. Тиздән аның җыры да бетә аннары.

– Сәбәп нидә дип уйлыйсың?
– Сәбәпләр төрле. БДИның рус телендә генә тапшырылуы аларның иң зурысыдыр, мөгаен. Кайсы илдә дәүләт телен сайлау юлы белән гариза язып кына укыталар икән? Мин үзебездән кала, башка андый дәүләтне белмим. Сайлауга калгач булмый инде ул. Үзе авылда рус телен такы-токы гына белгән әти-әни, баласын зур кеше итәргә теләп, мәктәптә өйрәнер өчен, туган тел итеп рус телен сайлый. Аның бу гамәлендә хаклык та бар, билгеле. Чөнки БДИны татарча биреп булмый. Депутат була калсак, барыбыз бергә тырышып, БДИны милли телләрдә дә бирү хокукын яуларга кирәк. Киресенчә булганда, милләт буларак югалу куркынычы яный безгә. Халык сиңа ышаныч күрсәтеп, депутат иткән икән, югары мөнбәрдән аның таләпләрен җиткерергә тиешмен дип саныйм. Халыкның үсүенә, матди һәм рухи хәленә хилафлык китерә торган законнарга мин дә каршы килергә уйлап торам. «Ләббәйкә» дип, барысына да риза булып утыра торган депутат булмам, Алла боерса.

– Бер ярмадан ботка пешми, диләр бит...
– Әйе, анысын да аңлыйм. Ләкин анда минем фикердәшләр булыр дип өметләнәм. Язучы Ләбиб Лерон да шул юлда.

– Гадәттә, халык аңында депутатлар акча күп ала дигән фикер яши. Көнләшүчеләрең артыр дип уйламыйсыңмы?
– Андыйлар булса, тынычландырырга ашыгам. Мин акчасыз депутат булачакмын. Алар ике төрле. Беришесе, үз хезмәтләреннән азат ителеп, Дәүләт Советы комитетларында эшли, алар уч тутырып хезмәт хакы ала. Ә инде сессияләргә, утырышларга гына йөрүчеләре – гади депутатлар, андый байлыктан мәхрүм. Мин шул төркемдә булачакмын Хәер, эш акчада түгел. Мин – каләм хакына яши ала торган сирәк язучыларның берсе. Әйткәнемчә, максатым зуррак.

– Ркаил каләмдәш, тагын бер җайсыз сорау: депутатлыгың иҗатыңа зыян салмасмы соң, укучы, татар әдәбияты Ркаил Зәйдулла дигән талантлы әдибен югалтмасмы?
– Юк, югалтмас дип беләм. Дөньядан китәргә җыенмыйм ич. (Үзенә генә хас ихласлык белән көлә.) Исән булсам, әдәбияттан да китәргә уйламыйм. Медальнең ике ягы булган кебек, монда да ике яклы. Иҗатка бераз зыяны булыр инде башта. Вакыт азрак калыр. Ләкин файдасы да булыр дип уйлыйм. Язучыга үзе ачкан яңа дөнья иҗатына яңа сулыш, яңа образ-геройлар алып килә. Миндә дә шулай булыр дип ышанам.

– Алайса, депутатлар турында, ул даирәнең сәхнә арты турында кызыклы мавыктыргыч әсәрләр укыйбыз, Алла боерса. Халык язучысы булуыңны ишетеп, барыбыз да бик шатланган идек. Халык язучысы булдың инде, тиздән халык вәкиле дә булырга язсын үзеңә.
– Амин. Рәхмәт бик зур!

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X