16+

Ркаил Зәйдулла: «Апрель ае - Тукай ае ул»

15 апрель - бөтен татар милләте ятим калган, Тукай җирләнгән көн. 1913 елда Тукайның җеназасына бөтен Казан халкы җыелган булган. Ун меңләп халык урамнардан ташкын булып агылган. Мәдрәсәләрдә укулар, завод-фабрикаларда эшләр туктатылган. Халык Тукайны яратуын шулай белдергән.

Ркаил Зәйдулла: «Апрель ае - Тукай ае ул»

15 апрель - бөтен татар милләте ятим калган, Тукай җирләнгән көн. 1913 елда Тукайның җеназасына бөтен Казан халкы җыелган булган. Ун меңләп халык урамнардан ташкын булып агылган. Мәдрәсәләрдә укулар, завод-фабрикаларда эшләр туктатылган. Халык Тукайны яратуын шулай белдергән.

Хәзер дә ел саен 15 апрель Тукайны искә алу көне буларак билгеләнеп үтелә. Менә быел да язучылар, сәнгать эшлеклеләре һәм, гомумән, Тукай иҗатын хөрмәт итүче милләтпәрвәрләр татар зиратына Тукай кабере янына җыелды. Һәркемнең кулында - кызыл канәферләр. Бу искә алу чарасын  гадәттәгечә Татарстан Язучылар берлеге рәисе башлап җибәрде. Быел бу вазыйфада яңа кеше -  Ркаил Зәйдулла. Ул иң башта ук сүзне Тукай бүләге иясе Харис хәзрәт Саматовка бирде. Унынчы дистәне ваклап килүче хәзрәт авызыннан Коръән кәрим  аятьләре  зиратта бик  аһәңле  һәм мәгънәле  яңгырады. Һәркем Тукаебыз рухына кулларын догага күтәрде.

Тукайны яд итәргә Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгыннан да килгәннәр иде.  Тукай кабере өстендәге һәйкәл  янында халык шагыйрьләре  Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, язучы Камил Кәримов, җырчы, Тукай  премиясе лауреаты Идрис Газиев  чыгыш ясады. Аларның һәрберсе шагыйрьнең безнең заман  кешесе һәм аның безгә һәрвакыт кирәк  булуын ассызыклады, киләчәктә дә халкыбыз янәшәсендә булуына өметләрен җиткерде. Һәр чыгыштан «Без - Тукайлы халык!» дигән горурлану сизелеп торды.

Тукайга чәчәкләр салганнан  соң  да төркем зираттан тиз генә чыгып китмәде.  Язучы Фатих Кутлу Тукайның мәхәббәте булган, аңа шактый шигырьләр багышланган Чистай кызы Зәйтүнә Мәүлүдованың каберен эзләп тапкан. Белгәнегезчә,  Зәйтүнә ханым  язучы Атилла Расихның әнисе. Кабер ташына 1957 елда вафат булган дип язылган. Тукайдан  әллә ни ерак та түгел. Аңа да чәчәкләр салдык. Тукай кадәр Тукайны яраткан, илһамландырган, әдәбиятыбызга  талантлы язучы бүләк иткән милләтебезнең бу анасы зуррак хөрмәткә дә иядер. Быелдан башлап Тукайны искә алган көннәрдә аның кабере дә чәчәкләргә күмелер, иншалла.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading