16+

Рәхмәт яратучы Рәйсә Муллагалиева: «Савыгуыма чәчәкләр ярдәм итте»

Гомерлеккә сайлаган һөнәремне гыйбрәтле язмышлы кызыклы кешеләр белән очраштырганы өчен дә яратам. Булачак язмаңның герое белән якыннан танышкач, моңарчы, аны белгәнче, ничек яшәдем икән дип уйлап куясың. Андыйлар белән бер дөньяда гомер сөрү рәхәтрәк тоела башлый, җан офыклары киңәя. Бу язмам да шундый: киң күңелле, гаҗәеп юмарт кеше турында.

Рәхмәт яратучы Рәйсә Муллагалиева: «Савыгуыма чәчәкләр ярдәм итте»

Гомерлеккә сайлаган һөнәремне гыйбрәтле язмышлы кызыклы кешеләр белән очраштырганы өчен дә яратам. Булачак язмаңның герое белән якыннан танышкач, моңарчы, аны белгәнче, ничек яшәдем икән дип уйлап куясың. Андыйлар белән бер дөньяда гомер сөрү рәхәтрәк тоела башлый, җан офыклары киңәя. Бу язмам да шундый: киң күңелле, гаҗәеп юмарт кеше турында.

Яшел чыршы, басып торчы...

Левченко бистәсендә яшәүче Рәйсә Муллагалиеваның өен табу авыр булмады миңа. Тукталышта ук күзем ерактан төрле утлары белән балкып утырган чыршыга төште дә туп-туры шунда киттем. Якынлашкан саен, ул чыршының матурлыгына таң калдым. Ботакларына төрле уенчыклар, мандариннар эленгән. Янына һава өреп кабартылган Кар бабай да бастырып куелган. Кыш бабай белән Кар кызы сыны да кеше буйлык. Берәр авыл мәдәният йорты каршында куелганнардан бер дә ким түгел бу чыршы, артыграк та булмаса әле. Ә бит ул Муллагалиевлар гаиләсенеке генә. Күпләребез тиенләп акча санаган бер чорда, башкаларга бәйрәм бүләк итәргә яратучы бу юмарт гаилә, әниләре Рәйсә ханым җитәкчелегендә, менә алтынчы ел инде урамда күңелле чара үткәрә. Быелгысы да олысы-кечесе сагынып сөйләрлек булган, миңа да шул чыбыксыз телефон аша килеп иреште. Лаеклы ялда булса да, үзе хуҗалык мөдире булып эшли торган 381нче «Карлыгач» балалар бакчасыннан Кыш бабай белән Кар кызын чакыртып, хәләл акчасын түләгән Рәйсә ханым. Самавырны өйдән ишегалдына алып чыгып кайнатканнар, бәрәңге кыздырганнар (фри), печенье-кәнфит кебек тәмнүшкәләр дә мул булган. Барысы да бушлай. Җырлаганнар-биегәннәр, рәхәтләнеп күңел ачканнар. Алты ел рәттән шулай. Беркем дә әйтмичә, бары җан кушуы буенча гына урам сабыйларына (һәм аларга гына да түгел) Яңа ел бәйрәме оештыра Рәйсә ханым. Аларның истәлеге булып, ишек башына киләсе ел уенчыгын элеп куя аннары. Әлеге рәт еланнан башланган, инде менә маэмай да үз урынын алган.
– 12 җәнлекне дә җыйганчы уздырырга уйлыйбыз, – ди Рәйсә ханым. – Аннары да, исән булсак, туктап булмас инде. Рәхмәт ишетү – рәхәт бит!

Әби фатихасы

Хәер, рәхмәт аның бу дөньяда беренче ишеткән сүзләренең берсе булгандыр. Мамадыш районының Рәхмәт Алан авылында күп балалы гаиләдә иң беренче бала булып дөньяга килгән ич ул. Авылдагы авыр тормышны ябык иңнәрендә кечкенәдән тартырга туры килгән кызга: биш балага – олы апа. Шуңа да, мәктәпне тәмамлау белән, шәһәргә киткән. Укырга. Ләкин керә алмаган.

– Әти нык ачуланды, – дип елмаеп искә алды Рәйсә апа ул яшьлек елларын.
Авылдан бер чыгып киткәч, кыз кире кайтмый инде, укуын завод каршындагы училищеда дәвам итә. Әнисенең бер туганнарында тора. Аннары язмыш аны яхшы күңелле карчык белән таныштыра. Бер күрүдә бер-берсен үз итәләр. Карчыкка кызның тырышлыгы, чиста-пөхтә булуы ошый. Ә кызга әби янында яклаучысы барлыгын тою рәхәт була. Аннан соң тулай торакка күчеп яши башлагач та, аралары өзелми, бер-берләренә ярдәм итешеп торалар. Рәйсә тулай торактан каткан ипи кисәкләрен җыеп, әбинең тавыкларына ташый. Ә инде соңрак бу ышанычлы кызга йортын да яздырып калдырырга карар кылып, бергә яшәргә тәкъдим итә изге күңелле карчык. Бу вакытта инде Рәйсә, Әтнә ягы егете гармунчы Рөстәм белән никахлашып, гаилә корып җибәргән булалар. Балалар тугач, әбинең ярдәме тагын да ныграк тия. Ул оныкларыдай күргән кызларга – Гөлназ белән Динәгә – буыннар чылбырын өзмәскә ярдәм итәрлек тәрбия биреп калдыра. Берсе – югары белемле экономист, икенчесе табиб булган кызлар инде хәзер үзләре икешәр кыз әнисе. Әби биргән халык тәрбиясен үз балаларына тапшырып, яраткан ирләре белән бәхетле гаилә булып яшәп яталар.

Муллагалиевларның бөтенләй чит-ят карчык белән 16 ел буе шулай бер түбә астында бер җан булып дус-тату гомер сөрүләре кемнәрне генә сокландырмый ул вакытта. Фани дөньяда алыш-биреше бетеп, бакыйлыкка китәр вакыты җиткәндә дә, карчыкның баш очында – Рәйсә, аяк очында Рөстәм утыра. Шуңадыр инде әби дә тыныч күңел белән, ихлас хәер-фатихасын биреп, күзләрен йома. Хәзер каберен карап, гөлләр үстереп торалар.
– Бүгенгә кадәр шул фатиханың көчен тоеп яшим, – ди Рәйсә ханым. – Менә шул көннән бәхетебезнең күк капусы ачылгандай булды. Институтка укырга кердем. Үз эшемне башлап, кибетләр ачып җибәрдем. Өйләрне яңартып чыктык. Машина йөртергә укыдым, руль артына утырдым. Тормышыбыз гел үргә таба менә башлады. Ә бит мин калага бер куртка белән генә килгән гади авыл кызы идем. Халык арасында дәрәҗәм дә артты, район советына депутат итеп тә сайландым хәтта. Акчалы депутат түгел инде, шулай да, халык ышанычы.

Диннәр төрле – Аллаһ бер

Левченко бистәсендәге беренче мәчетне төзетүдә дә башлап йөргәнен әйтми калсам, язмам тулы булмастыр. Күршедәге урынның буш торганын күреп: «Әйдәгез, шунда мәчет корыйк», – дип, мәчет салырга тәкъдим итә. Каршы килүче булмый. Мәскәү районында беренче мәчет башта шулай Рәйсә ханым хыялында туа. Аннары айлы манарасын күккә терәп, биш вакыт намазга чакырып, изге азан тавышын яңгырата. Ләкин гомере озын булмый бу Аллаһ йортының. Ике ел дигәндә, ут чыгып, ул көлгә әйләнә. Хәзер инде аның урынында – бистәнең яңа «Сөләйман» мәчете. Күзләре начар күрүчеләр өчен беренче дин дәресләре үткәрүче буларак билгеле ул, хәзер бу изге эшне «Ярдәм» мәчете үз өстенә алды. Ә бит Рәйсә апаның әтисе – керәшен, әнисе – татар. Балачактан ук милләтләрнең һәм диннәрнең дуслыгын күреп үскән кыз бүген дә, Аллаһ бер, дип яши. Һәм бөтен игелеген Ходай ризалыгы өчен дип эшли.


Ләкин тормыш күге гел кояшлы гына тормый, аның болытлары куерган чаклар да шактый була. Йөгертеп эшләп йөргән шофер ирен 50 яшендә инсульт бәреп еккач, аяз көнне яшен суккан кебек була Рәйсә ханымны. Тик ул авырлыклар алдында куркып кала торганнардан түгел. Ирен кабаттан аякка бастыру өчен барысын да эшләргә тырыша һәм мәкерле авыру чигенә. Хәзер инде Рөстәм абзый урын хастасы түгел, таяк ярдәмендә булса да, үз аягында йөри. Иренең кисәк авырып китүе Рәйсә ханымны да аяктан ега. Хәрәкәтсез яткан тормыш иптәшен күтәргәндә, билен авырттыра, аяклары йөрмәс була. Катлаулы операцияләр ясатырга туры килә. Менә шунда, авырлыклар килгәндә, зур гаиләнең, туганлы булуның бөтен рәхәтен татый Рәйсә ханым. Яннарыннан китмичә, чиратлап карыйлар. Аннары аякка баскач, Рәйсә ханым үзе туганнарына ярдәм кулы суза, әнисен карап соңгы юлга ул озата.
 
Гөлләр сихәте

– Савыгуыма чәчәкләр ярдәм итте, – ди Рәйсә ханым. – Үзем ябык – авыз ерык, күңелне төшермәдем, үрмәләп булса да, бакчага чыга идем. Яз көне чәчәкләр утырттым. Алар чәчәккә күмелә башлагач, күңелләрем сөенде. Турыбыздан узучылар да аерыла алмыйча озак карап торалар иде бу матурлыкка. Аларның соклануы көч бирдеме, көннән-көн тәнемдә егәр артты. Тагын да матуррак чәчәкләр үстерергә тотындым. Савыктырганнары өчен рәхмәт әйтеп, «Карлыгач» балалар бакчабызны да гөлгә күмдем.

Әйе, тормыштан – ямь, яшәүдән тәм табучылардан Рәйсә ханым. Елап утыручылардан һәм кул сузып соранып торучылардан да түгел. Нинди генә авырлыклар килсә дә, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә торганнардан. Инде 70не вакласа да, күңеле яшь булган бу ханым каты авырган елларында да ишек төпләрендә Чыршы бәйрәме уздырмый калмаган. Култык таяклары белән чыкса чыккан, әмма балаларны сөенечтән мәхрүм итмәгән.
Түбәсен танылган Тинчурин артисты, гаилә дуслары Хәлил Мәхмүтов ябышырга булышкан өйләренең тәрәзә каршына урманнан чыршы үсентесе алып кайтып утыртканда ук шушы бәйрәмнәрне күздә тотканнардыр инде Муллагалиевлар.

«Нәселебез шундый»

– Безнең нәсел «булмый» дигән сүзне белми. Бездә бары «була!» гына бар. Рәхмәт инде әти-әнигә, шулай максатчан итеп үстергәннәре өчен. Әтием, агач басып, бик иртә гүр иясе булгач, тәрбия эшен әни үз кулына алды. Бер минут та эшсез торганыбызны хәтерләмим. Аның каравы алты баланың алтысы да – үз эшенең осталары. Бер сеңелем – «Майский» совхозында галим, биология фәннәре кандидаты. Шәһәр халкын ел буе витаминлы яшелчә белән тәэмин итү юллары турында китап та язды хәтта. Бер энем – Мамадышта тире эшкәртү белән шөгыльләнүче эшмәкәр, бер сеңелем – Түбән Камада «Рәхмәт» кафелары хуҗасы. Тагын берсе – төзелеш эшләре остасы, – ди Рәйсә ханым, туганнары өчен горурлану һәм сөенүен яшермичә.
Аннары оныклары белән хаклы мактана башлый, алар да шул булдыра торган нәселдән бит. Әнә Камиләсе нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Спорт мастерлыгына кандидат. Һәр ярыштан медаль алып кайта. Сөенечен иң башта әби-бабасы белән уртаклашырга җае бар – бер түбә астында яшиләр. Медальләрен инде чутлап кына бетерерлек түгел, стена тутырып эленеп торалар. Тагын бер оныгы рәсем ясау сәләтенә ия. Йортның диварын аның картиналары да бизи.
Орхидеяләр шау чәчәктә утырган тәрәзәдән төрле төсләрдә балкып янган чыршы утларына карап, Рәйсә апаның гыйбрәтле тормыш хикәясен тыңлап, үзе ясаган как белән тәмле чәй эчеп утырганда, ул миңа тагын бер серен ачты.

– Мин дә сабыйлар шикелле ич, могҗизага ышанам. Һәр Яңа ел алдыннан Бөек көчкә – Аллаһка хат язам, үземнең максат-теләкләремне бәйнә-бәйнә җиткерәм. Үземә күрә, ел буе барыр юлымны билгелим. Ә максат ул, караңгы төндәге якты йолдыз кебек, ерактан ук балкып, сине чакырып тора. Туп-туры шунда барасыңны белгәч, урап-адашып йөрмисең...
Аннары ул хатны ел азагында бергәләп гаилә белән укыйлар, эшләгән эшләргә нәтиҗә ясыйлар икән. Быел да язган Рәйсә ханым хат. Аны күбрәк белгән саен, быелгы хатында да: «Кешеләрне сөендерерлек яхшылыклар эшләргә исәнлек, гомер бир!» – дигән юллар булуына бер шигем дә юк минем.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афин, Классташы м! )???

    Мөһим

    loading