16+

Рәхәт яшәгәнбез, рәхәтлекнең кадерләрен генә белмәгәнбез...

Безнең татарда көймәсе комга терәлгәч әйтелә торган бер әйтем бар. Килеп кердек таш астына, ахырын язып-әйтеп тормыйм, дәвамын үзегез дэ беләсез. Хужа Насретдин әйтмешли, белмәгәннәрегез белгәннәрдән сорагыз, инде бер дә белүче булмаса, үземнән сорагыз, әйтермен колагыгызга гына. Менә шулай, дуслар, теге әйтемне әйтер вакытлар килеп житте нәкәнис.

Рәхәт яшәгәнбез, рәхәтлекнең кадерләрен генә белмәгәнбез...

Безнең татарда көймәсе комга терәлгәч әйтелә торган бер әйтем бар. Килеп кердек таш астына, ахырын язып-әйтеп тормыйм, дәвамын үзегез дэ беләсез. Хужа Насретдин әйтмешли, белмәгәннәрегез белгәннәрдән сорагыз, инде бер дә белүче булмаса, үземнән сорагыз, әйтермен колагыгызга гына. Менә шулай, дуслар, теге әйтемне әйтер вакытлар килеп житте нәкәнис.

Нәрсә турында әйтәсең дип, шул инде, бөтен дөньяны кайчаннан бирле дер селкетеп торучы шул тажлы вирус турында. Әмма дә рәхәт яшәгәнбез икән дөнья йөзләрендә шул афәт килеп чыкканчы. Рәхәтләнеп урамда йөргәнбез, күршегә кергәнбез, кибеттә күптән күрешмәгән авылдашың белән хәл-әхвәл сорашканбыз. Рәхәт яшәгәнбез икән лә, рәхәт яшәгәнбез, рәхәтлекнең кадерләрен генә белмәгәнбез. Ә менә хәзер, уйлап карасаң... уелып китәрсең.

Ул үзе кулга да беленми, күзгә дә күренми, ата каз түгел, итәккә ябышмый, эт түгел, боттан тешләми.

Шуңа тажлы вирус дигән булдылар да, йөри ул әнә аркылыга-буйга адәм жанын кыеп, исеме белән масаеп. Әллә шуның исемен алыштырып карыйк микән, җәмәгать? Мәсәлән, палач вирус дип, бәлки гарьләнеп жир планетасын ташлап китәр иде, ә? Сез ничек уйлыйсыз? Алайса, кая барып җитәр бу дөнья, белгән юк бит.

Шул күзгә күренмәгән афәттән куркып, капкаларыбыз биктә, ишекләребез йозакта, авыз-борыннарыбыз маскада. Мескен җир-әнкәбез дә аптырашта, миллион еллар яшәп дөнья тулы маскалы халыкны күргәнмени ул?!

Шулай, тиз генә якты дөньядагы йомыш-юлларыңны башкарасың да, ишекләреңә бик салып, телефоннан гына күрше-күлән, туган-тумачаның хәл-әхвәлен белешәсең. Аннары шул инде, нәрсә, телевизор дисезме дуслар? Юк, аны карамыйм, бер юньле хәбәр юк анда да. Аннан килеп шул инде, торам-торам да... хатынның колагын борам дигәндәй, шул интернет кала инде, шул яшәсен. Виртуально гына дусларның яңалыклары белән танышып чыгасың. Аннан инде, тукта минем язмаларны кемнәр укыды микән диеп кызыксынып алам инде мин. Эһе, дуслар, авылдашлар укыган, йөрәк тә куйган, ничектер күңелгә рәхәт булып китә, синең хезмәтеңне бәяләү бит инде ул. Менә монда бер таныш түгел кеше дә лайк куйган әле. Хатын-кыз кызыксынучан бит инде ул, тукта, сәхифәсенә кереп танышып чыгыйм әле дисәң, ие менә, кереп китмә тагын. Сәхифәсе йозакта. Мәрхүмә күршебез Галия апа әйтмешли, менә гаеш кайда ул. Язып куясы килә дә, үз сәхифәңә йозак салып, кешенекендә нәмә диеп киләп сарып йөрисең диеп. Язып булмый, чөнкиен-чөнкиен, ул йозакта.

Дуслар, алай-болай ишеткәнегез юкмы, бу вирус интернет аша да иярә диеп? Юкмы? Ату мин генә ишетмичә калдыммы дим? Булыр да, калырсың да, безнең урам чукрак урамы бит ул. Алайса монда капкалар биктә, ишекләр йозакта, авыз-борын маскада, сәхифәләр йозакта. Менә шундый эшләр, тора-бара нишләр.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading