Шәһри Казан

Роберт абый!

Гел шулай кояш кебек елмаеп, күшеккән күңелләрне җылытып, җырлатып яшәр шикелле тоелган иде...

Урамда кояш. Инде  суы кәүсәләрдән яфракларга  менә башлаган бугай,  каеннар  сизелер-сизелмәс   яшелләнеп килә.Туган якларын сагынып кайткан кошлар да  шатланып үз җырларын суза. Чын яз. Мондый көнне гел сөенечле шатлыклы хәбәрләр генә ишетәсе килә. Ләкин соңгы араларда дөньябыз тоташ  югалтулардан гына тора диярсең.  Каләмдәшләребез: Хөсәен Вәлиәхмәтов,   Госман Гомәр, шыга-ашыга китеп бардылар. Олуг остазыбыз, хөрмәтле  мөгаллимәбез  Резеда апа Ганиева белән хушлашканга бер атна да юк бит әле. Бүген тагын бер  кара кайгылы хәбәр көтеп торган - татарның яраткан үз шагыйре Роберт абый Миңнуллин  бакыйлыкка күчкән. Изге шәгъбан аенда, изге җомга таңында.

    Роберт абый. Мин аңа беркайчан да  әтисенең исеме белән әйтмәдем.  Мөгаллим улы икәнен белсәм дә. Бу аны хөрмәт итмәүдән түгел, ә  мин ялгыз үскән кызның абыйлы буласы килүеннән.   Рәхмәт шагыйрьнең нечкә  сизгер күңеле моны аңлады һәм ул миңа Роберт абый дип кенә әйтергә рөхсәт итте. Ә бит ул озак еллар минем җитәкчем булды. «Сабантуй»да мин шактый еллар аның кул астында эшләдем. Ачуланганын оялтканын  хәтерләмим.

   Балачак хыялымны тормышка ашырган кеше дә ул.  Университетны тәмамлап, Биектау район газетасында бераз  чирканчык алгач,  кыяр-кыймас кына «Яшь ленинчы» редакциясенең  ишеген ачтым.  Анда Роберт абый утыра иде. Мин аңа ашыга-кабалана үземнең балачак хыялым “Яшь ленинчы»да эшлисе килүем турында сөйләдем. “Эшкә алмассызмы икән?!”-  дип тә әйтеп куйдым.  Ул мине игътибар белән тыңлап торды да: “Белмим шул, Йолдыз. Әле үзем дә бер атна гына эшлим бит монда”, -  диде. Ләкин канатларымны кисмәде,  өметләндереп миңа  бирем биреп җибәрде. “Менә шуны шәп (шәп дигән сүзне әйтергә ярата иде ул. Үзенә генә хас итеп, тирән мәгънә салып әйтә иде) . -   итеп язып килсәң, карарбыз, ” -  диде.

  Мин бик тырышып яздым ул мәкаләне. Бер атнадан соң алып килдем. Роберт абыйга да ошады ул. Эшкә алды. 1986 елның 26 сентябре иде бу. Аннары мин аның ышанычын аклар өчен, һәр язмаманы тырышып, күңелемнең дә бер кисәген салып яза башладым. Җаннан чыккан гына җанга барып җитә. Журналистика мәктәбен аңарда узуым белән бәхетлемен. Кайбер сүзләре әле дә колагымда яңгырый. “Сез нинди генә хәбәр ишетсәгез дә, я булмаса  укысагыз да, “моны безгә  (“Яшь ленинчы”(Сабантуй”га ) ничек биреп була икән?” дип башыгызны эшләтергә тиешсез.“ Кияүгә чыккач, бер-бер артлы дүрт баланың әнисе булгач та, яңа фатирга күчкәч тә  беренче котлаучым Роберт абый булды.

   Балалар шагыйре булып китүемдә дә аның роле биниһая зур. “Яшь ленинчы”  шигъри учак иде ул чакта. Роберт абый, Госман Садә, Илдар Юзеев  белән бергә эшлибез. Көн саен диярлек Шәүкәт ага Галиев килеп китә.  Бергәләп гөр килеп мәктәпләргә очрашуларга йөрибез. Нәкъ менә шул чорда мин балалар өчен шигырьләр яза башладым. Аларны оялып кына шушы остазларыма күрсәттем. Алар моңа туганнарымча сөенделәр. Фатихаларын бирделәр.  Татарстан язучылар берлегенә керергә тәкъдимнәмәне дә Роберт абый үз кулы белән язып бирде. Яшел кара белән язылган бу кулъязма  миндә әле дә  кадерле истәлек булып саклана. Аннары аны Роберт абый “Шагыйрь генә булып калалмадым” дигән  китабына да кертте. Бу миңа иҗатыма канатлар куйды.

Реклама

Минем тагын да шәбрәк шигырьләр язасым, Роберт абый шикелле балаларның яраткан шагыйре буласым килде. Яңа Дөнья күргән һәр яңа  китабымны  мин аңа “Хөрмәтле остазыма  шәкертеңнән”  дип култамгамны  куеп биреп бардым. Ул аларга гел игътибарлы булды. Очрашканда бәясен бирми калмый иде. Шулай кирәк чагында мактап үсендереп, тиешле җирендә бераз тәнкыйтьләп тә  миннән балалар шагыйрәсе ясады ул. Моның өчен рәхмәттән башка сүзем юк. Минем белән бергә ул рәхмәтне   шигырьләремне яттан сөйләүче балалар да әйтәдер дип уйлыйм.  Тукай кулыбында узган юбилеемда да иң ихлас, иң җылы сүзләрне Роберт абый  әйткән иде.

      Гел шулай кояш кебек елмаеп,  күшеккән күңелләрне җылытып, җырлатып  яшәр шикелле  тоелган иде. Узган көз авырганын ишетеп бик борчылдык. Ләкин аның яшәүгә омтылышын күреп, дөрес хәбәр түгелдер дип  уйладык. Инстаграмм битенә көн саен  диярлек яңа шигырь язып  элде ул. Очрашуларга да гел йөрде. Соңгы тапкыр мин аның белән  21 февраль Туган тел  көнендә узган “Әдәби марафон”да  очраштым. Ул хәле бик әйбәт булмаса да, әдәби китап  киләчәгенең  кемнәр кулына каласын үз күзләре белән күрергә теләгәндер инде.  Тамашачының  да аны тиз генә үз яныннан җибәрәсе килмәде ул көнне. Фотога төшү генә дә  берәр сәгатькә сузылды.

    Язмамны Роберт абыйның үз шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә. “Кеше гомерләре бигрәк кыска”  Ләкин кыска булса да, яхшылык эшләргә дә,  тирә-юньдәгеләр күңелендә  якты эз калдырырга да, бик күп рәхмәтләр ишетергә дә өлгерергә җитәрлек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: