Шәһри Казан

Роспотребнадзор грипп белән авырып китмәс өчен киңәшләрен бирде

Узган елда грипптан авырып китүчеләрне сентябрь ахырында ачыклаган булсалар, быел йоктыру очраклары әлегә  ачыкланмаган әле.

Татарстанда гриппның эпидемия сезоны башланмаган әле, әмма Роспотребнадзор белгечләре алай да профилактика чараларын сакларга киңәш итә.

Матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республикада элеккечә барлык куркынычсызлык чаралары - битлек режимы, социаль дистанция, кулларны еш юу саклана, дип билгеләде.

Реклама

Моннан тыш, белгечләр профилактикалау максатларында борын һәм йоткылык өстенә оксолин мазе сөртергә һәм диңгез суы нигезендәге чаралар сиптерергә тәкъдим итә. Бигрәк тә балаларга. Моны урамга чыгар алдыннан, шулай ук кешеләр күп җыелган урыннарга барганчы һәм өйгә кайтканнан соң, эшләргә киңәш итәләр.

Көзге чорда витаминнар эчә башларга, саф һавада күп йөрергә һәм урамда спорт белән шөгыльләнергә киңәш ителә. 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: