16+

Россия буенча поездда сәяхәт итүче Альбина: «Әле моның өчен акча да түлиләр»

Балык Бистәсенең чая кызы Альбина Муткина поезд белән бөтен Россия­не ураган. Алай күп йөрмәс иде дә, эше тимер юллар белән бәйле. Җәйге ялларында студент, проводник булып эшләп, сезонына 70-80 мең сум акча эшли икән. 

Россия буенча поездда сәяхәт итүче Альбина: «Әле моның өчен акча да түлиләр»

Балык Бистәсенең чая кызы Альбина Муткина поезд белән бөтен Россия­не ураган. Алай күп йөрмәс иде дә, эше тимер юллар белән бәйле. Җәйге ялларында студент, проводник булып эшләп, сезонына 70-80 мең сум акча эшли икән. 

– Альбина, ничек проводник булып эшкә урнаштың?
– III курста укыган вакытта бер дустым Россия буйлап поездда сәяхәт итүе хакында сөйләде. Җитмәсә әле аңа сәяхәте өчен акча да түләгәннәр. Җәй көне өйдә утырып булмый бит, эшләргә кирәк дидем дә, студентлар хезмәт отряды аша, проводник булып эшкә язылдым. Һәр эшне башкарыр өчен башта аның серләренә төшенергә кирәк. Берничә ай әзерлек курсларына йөрдем. Имтиханнарымны яхшы билгеләргә тапшыргач кына эшкә алдылар. Проводникларның саулыгы да «бишле»лек булырга тиеш.

– Хезмәт отрядлары аша башка һөнәрләргә дә укымадыңмы соң?
– Гел бер тирәдә кайнагач, отряд синең өчен гаиләңә әйләнә. Бер кереп киткәч, аннан китүе авыр. Шуна күрә провод­никлардан тыш бер отрядта да булмадым.
– Эшең бик тынгысыз, гел ерак юлларда йөрисең. Япь-яшь килеш әти-әниең бу эшкә ничек җибәрде?
– Беренче елны бик борчылдылар, җибәрәселәре килмәде. Дус егетем белән барам бит, ул миңа булышачак, дип, бик озак үгетләгәннән соң гына җибәрделәр. Эшләп кайткач, мине отряд командиры итеп билгеләделәр. Икенче елны инде командир буларак үземнекеләрне калдыра алмаганга киттем. Шулай йөри торгач, ияләнделәр. Хәзер кая чыгып китсәм дә, ул кадәр нык борчылмыйлар. Телефоннан хәбәрләшеп, хәл белешеп торабыз.

– Хәзер Россия буйлап поездларда сәяхәт итүчеләр күп. Хәтта чит ил кешеләре дә сәяхәт итә. Наталия Орейро заманында тулы бер тур оештырган иде. Эш дәвамында нинди кызыклы кешеләр белән таныштың?
– Быел Футбол буенча ­дөнья чемпионаты булганлыктан, бик күп чит ил кешеләре белән аралашырга туры килде. Безнең һөнәрнең бер яхшы ягы бар – кешеләр белән аралашып, бик күпкә өйрәнәсең. Хәзер кызык­лы вакыйгаларны аерып әйтә алмыйм инде.

– Поезд белән сәяхәт итәргә җыенучы кешеләргә нинди киңәшләр бирер идең? Үзең белән нәрсә алырга кирәк, ә нәрсәне алмасаң да була?
– Иң беренче булып поездда сәяхәт итәргә курыкмаска кирәк. Иң кирәкле әйбер – паспорт һәм билет! Башка әйберләрсез дә яшәп була. Ә менә паспорт белән билетсыз ерак китеп булмый. Барлык әйберләрне җыеп ераккарак яшереп куйсагыз, аларга берәү дә тимәячәк. Һәрхәлдә, минем эшләү дәверендә кеше әйберенә кул сузучылар булмады. Вакытны тизрәк уздыру өчен, дуслар белән сәяхәт итәргә, башка пассажирлар белән аралашырга кирәк. Китап уку да булыша.

– Отышлырак билетны ничек алырга?
– Билетны бер ай алдан алып куйсаң, очсызракка төшә. Әлбәттә, сезонына карап, билет бәяләре дә үзгәрә. Бәйрәм көннәрендә билет очсызрак була. Яңа өйләнешкән парларга, туган көне булган кешеләргә дә ташламалар бар.

– Илнең бик күп шәһәрләрендә булганың бар. Иң ошаганы кайсы булды?
– Гомумән, мин һәр шәһәрнең үз матурлыгын, архитектурасын, мохитен тоярга тырышам. Үзенчәлекле итеп төзелгән биналарны барлыйм. Ләкин иң ошаган шәһәрем – Санкт-Петербург булды. Мин барган иң ерак нокта – Якутск. Кайбер шәһәрләрне вокзаллары аша гына өйрәндек. Минемчә, Россиянең иң уңайлы вокзалы – Новороссийскида. Казан вокзалы да яхшы, ләкин бездә касса бик ерак урнашкан.

– Бер кеше ничә вагонга хезмәт күрсәтә?
– Бер кеше бер вагон өчен җаваплы. Кайвакыт бер урынга ике кешене дә куялар. Билгеле бер эш тәртибебез юк безнең. График буенча кизү торабыз. Ашарга да үзебез пешерәбез. Мин поездда бик тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәндем.

– Проводникларга янаган, аларга бәйләнгән очраклар турында бик еш хәбәрләр килеп тора. Сез андый очраклардан ничек сакландыгыз?
– Аллага шөкер, безнең белән андый хәлләр булганы юк. Студентлар булгач, безне пассажирлар ярата. Көтелмәгән хәл килеп чыкса, без поезд җитәкчесенә хәбәр итәргә тиеш.

– Бу һөнәрең сиңа нинди тәҗрибә бирде?
– Иң беренче булып бу эш мине кеше белән аралашырга һәм сабыр булырга өйрәтте. Киләчәктә нинди генә эшкә тотынсам да, студентлар хезмәт отрядында алган тәҗрибәм миңа ярдәмгә киләчәк. 

Белеме: Казан федераль университеты, Экология һәм табигый байлыкларны куллану институты.
Уңышлары: 2015 һәм 2017 елларда Альбина җитәкләгән «Жара» отряды Россиянең «Иң яхшы студентлар отряды» исеменә лаек була.
Буш вакытында чигәргә ярата.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading